Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:01

Татар сынчысы галәмне берләштерә


Күренекле рәссам һәм сынчы Илдар Ханов кулында ташлар үлән-агачларга әйләнә. Аның туган йорты ихатасында төрле диннәр символикасы (“Галәм гыйбадәтханәсе”), сәнгать йорты, рухи һәм физик сәләмәтләнү үзәге төзелә.

Татарстан республикасының Тукай бүләгенә дәгъвачылар арасында рәссам һәм сынчы Илдар Ханов та бар. Тукай-Кырлай авылында куелган “Шигърият агачы”, Чаллы шәһәрендәге “Тормыш агачы” скульптуралары һәм “Ватан-Ана” һәйкәле, Казанның Үзәк паркындагы “Атып үтерү” сәнгать композицияләре соңгы гасырда булган иң зур вакыйгаларны чагылдыра. Аларны иҗат иткән Илдар Ханов бөтен дөньяның төрле илләрендә таныла барган шәхес. Әмма аны белмәүче якташлар да байтак.

Икенче дөнья сугышы елларында Илдарның әтисе Мәснәви, әнисе Әсма апа кечкенә балалары белән Аракчинода җиргә казып эшләнгән өйдә торган. 1943 елда ике энесе ачлыктан вафат булган. Илдар да ачлыктан һушын югалткач, аны күмәр өчен кәфенлек теккәндә, баланың җаны чыкмаганын күргәннәр. Әтисе үзенең аяк киемен сатып сөт алып кайткан һәм 3 яшьлек баланы коткарып калганнар.

Илдар Ханов Казанда сәнгать училищесен тәмамлаган, Мәскәүдә В.Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга кергән. Менә шул вакытта ул бертуган Рерихлар, атаклы рәссамнар Пикассо, Сикейрос, Б.Окуджава, В.Высоцкий кебек билгеле иҗатчылар белән дуслашкан. П. Неруда, Ф. Кастро, А. Куросава кебек шәхесләр белән таныш булган. Сугышка каршы эчтәлектәге әсәрләр, галәмне яулау турында һәм башка бөек вакыйгаларга багышланган 150 рәсем ясаган Илдар институт тәмамлагач та, СССР рәссамнар берлегенә кабул ителгән. Монументаль сәнгать һәм тибет медицинасы аны билгеле шәхесләр белән таныштырган. Үзенең фидакарьлеге, таланты белән ул бик күп кешеләрнең ихтирамын яулаган.

“Шигърият агачы”

Узган гасырның 70 еллары башында ул Казанга кайта. Теләге Кирмәннән хәрби бүлекне чыгару, анда күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музейлар һәм мәчет төзү була. Шул проектны тәкъдим иткәндә, аның белән танышкан бер генерал авторны дәваларга яки атарга, ә проект төшерелгән планшетларны яндырырга кирәк, дип белдергән. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов Чаллыга барып урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясарга кершкән. Андагы скульптуралар, һәйкәлләр ясау тарихы аерым бер кыйсса.

Илдар Хановның бар теләге - бөек максатка ирешү, халык һәм кешелек өчен файдалы эш башкару. Аракчинода төзелгән “Галәм йорты”, сәнгать мәктәбе һәм наркоманиядән дәвалау үзәге дөньяны камилләштерү, кешеләргә ярдәм итү урыны булып тора. Бу проектның төп өлеше хәзер инде башкарылган, аның мәсләге дә аңлашылып тора. Төрле диннәр, кешелек тарихында тупланган тәҗрибә, рухи камиллек - болар барысы да кешелеккә хезмәт итәргә тиеш. Бу проектның асылы һәм дини-дөньяви кыйбласы Миңтимер Шәймиевнын Казан кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение чиркәвен тергезү гамәлләренә бик якын.

Моңа кадәр Аракчинодагы “Галәм йорты”нда, төрле диннәрнең уртак гыйбадәтханәсендә, дәвалану үзәге төзелешендә Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев булып китмәве берничек тә аңлашылмый. Иртәме-соңмы бу корылма һәм Илдар Хановның гамәлләре Татарстанның тарихи истәлекле урынына әйләнәчәк. Хәер, тарихи һәйкәлләрне тергезергә алынган Миңтимер Шәймиев Илдар Хановның фәлсәфәсенә һәм гамәлләренә битараф кала алмый.

Илдар Ханов тормыш иптәше һәм әнисе белән

Быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән сыннар – Илдар Ханов иҗатының кечкенә бер өлеше генә. Тәҗрибәле белгечләр Илдарның дөньякүләм дәрәҗәсендәге шәхес һәм рәссам, сынчы булуын һич икеләнми таныйлар. Киләчәктә аның тормыш мәктәбе, рухи һәм физик камилләшү ысуллары бөтен дөньяга билгеле булачак. Аракчинодагы “Галәм йорты”, Казан Кирмәне, цирк, Прамида кебек үк, шәһәрнең истәлекле урынына әвереләчәк.

Илдарның монументаль әсәрләре һәм тормыш фәлсәфәсе бөек шәхесләргә тәңгәл. Аны аңлау, кабул итү яки дәлилле итеп бәхәскә керер өчен югары дәрәҗәдә фикерләү, тирән белемнәр һәм рухиятнең өстенлеген төшенү сәләте кирәк. Бәлки шуңа күрәдер, Илдар Ханов үзенең якын дуслары, аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авырулар белән күбрәк аралаша. Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән әсәрләрнең берсен генә – “Шигърият агачы” скульптурасын гына күрү дә бу иҗатның һәм Илдар Ханов кебек сынчының табигать баласы, дөньякүләм дәрәҗәдәге рәссам икәнен аңлыйсың.

Таштан ясалган авыр әйберләр һәрвакыт ныклык, дәһшәтле көч энергиясен бөркеп торалар. Ә Илдар Хановның таштан ясаган агач ботаклары бөтелләй башкача. Бу агач җир белән кояш арасында эленеп торган көмеш пәрәвез ятмәсен яки күктә туктап калган зур кошны хәтерләтә. Үсемлекләр, үләннәр, яфраклар гүзәллеген ташта кабатлау өчен табигатьнең эшен дәвам иттерүче һәм тирән моңлы иҗатчы булырга кирәк.


Илдар Хановның иҗаты да, тормыш юлы да бүләккә тәкъдим ителгән сыннарда гына чагылып бетми. Аның фикерләре һәм гамәлләре галәм киңлекләре кимәленә күтәрелгән. Соңгы 16 ел буе ул Казан янындагы Аракчино тимер юл станциядәге туган йортында яши.

Илдар Хановлар торган бура таш бина эчендә торып калган. Йорт һәм ишекалды бәрәңге бакчасы урынында ниндидер могъҗизави шәһәрчек калыккан. Казанга поезд белән кереп барганда, уң якта Идел елгасы фонында сары-кызыл-яшел төстәге гөмбәзләр ялтырап кала. Алар һәркемне гаҗәпләндерә. Бу – Илдар Ханов соңгы 16 ел эчендә төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе" (“Вселенский храм”).

Биредә мөселман мәчете манарасы, православ дине гөмбәзе, католиклар чиркәве, яһүдләр синагогасы, Будда гыйбадәтханәсе һәм башка диннәрнең рухын чагылдырган биналар төзелгән. Мондый сәнгать һәм архитектура шедеврын төзү өчен бик зур иҗат төркеме, берничә төзелеш оешмасы, заманча техника һәм әлбәттә бай спонсор яки дәүләт финанславы кирәк. Ләкин бу могъҗизави шәһәрчекне хасил итүче - Илдар Ханов үзе һәм аның якын дуслары.

Берничә күргәзмә залы, театр бинасы, 16 диннең символлары урын тапкан махсус куышлар, сәнгать мәктәбе, обсерватория, һәм хәтта атеистлар бүлмәсе өчен дә биредә урын табылган. Бернинди экспертиза яки дәүләт оешмаларыннан рөхсәт кәгазьләре хәзергә юк. Барлык корылмаларны да сынчы үзе сызып, дуслары, якыннары белән бергә төзелешне дәвам иттерә.

Илдар Ханов йоглар системасы буенча яши

Тәне яки җаны имгәнә башлаганнарны, наркомания афәтенә юлыкканнарны Илдар Ханов монда дәвалый. Хезмәте өчен ул акча алмый, әмма төзелеш материалы һәм хезмәт белән ярдәм итүне кабул итә. Илдар Ханов йоглар системасы буенча яши, ул вегетариан. Үсемлекләр генә ашап торучы Илдар тәүлегенә 2-3 кенә сәгать йоклый.

Төзелештә эшли, кешеләрне дәвалый, Идел яры буйлап берничә чакырым йөгереп урап кайта һәм йоглар гадәте буенча башы белән идәнгә басып, аякларын өстә тотып “ял итә”. Бу кешенең сәләтләрен һәм яшәү рәвешен белү һәм аңлау мөмкин түгел. Хәтта 15-20 ел дәвамында аның белән якын аралашып та, Илдарның дөнья күләмендә фикерләвен, аның тормыш фәлсәфәсен кабул кабул итәргә һәркем сәләтле түгел.

Катлаулы фәлсәфәне, четрекле гамәлләрне аңлатучы бөек тәрҗемәчеләр – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильдар Ханов иҗат иткән сыннар, ул төзегән биналар – һәр вакыт күз алдында тора. Галәм аның фикерләре, ул тудырган образлар тирәсендә берләшә.

Илдар Ханов соңгы 16 ел эчендә төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе"

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG