Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Грузия президентын кисәтә


Грузиянең "Имеди" каналында ясалган сәяси фаразлар яңа сугыш чыга дигән коткы таратты. Цхинвал халкы өйләрен ташлап китә башлады, бензинга чиратлар артты. Европа Комиссиясе киеренкелекне арттырмаска чакыра.

Узган шимбә көнне Грузиянең "Имеди" телевидение каналында күрсәтелгән хәбәрләр тапшыруы Грузиядә коткы таратты. Бу коткы Русиягә дә җәелә, бүген хәтта Европа Берлеге Грузияне Русия белән мөнәсәбәтләргә киеренкелек өстәгән адымнардан тыелырга чакырды.

Шимбә көнне эфирга чыккан тапшыруда хәбәрләрдә Грузиядә җирле сайлауларда оппозиция җиңелеп фетнә күтәрә, Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты үтерелә, Русия гаскәрләре Грузиягә бәреп керә, дип күрсәтелгән булган. Шулай ук грузин хәрби көчләренең бер өлеше Русия ягына күчә, Грузия президентына һөҗүм була, кебек фаразлар яңгыраган. Туры эфирга чакырылган кунаклар да бу тапшыруның уйдырма булганын белмәгән, эфирны ташлап чыгып китүчеләр булган. Җирле вакыт белән кичке 10да шимбә көнне халык иң күп телевизор караган вакытта бу тапшыру башлану белән "Имеди" телевидениесенең телефоннарына шалтрата башлаганнар. Әле ел ярым гына сугыш зонасы булып әле дә бу кайнар выкыйгаларны онытмаган Цхинвал халкы өйләрен ташлап китә башлаган, бензин станцияләрендә чиратлар җыелган, кешеләр йөрәкләре авыртып ышыыч ярдәм чакырткан.

Көньяк Осетия президенты киңәшчесе Коста Дзугаевка да шалтыратучылар булган.

“Бездә дә халык "Имеди" күрсәткәннәргә ышанучылар булды. Чыннан да шулаймы хәлләр дип шалтраттылар миңа да. Аларны тынычландырдым, бу мөмкин түгел, борчылмагыз дидем. Киләчәктә дә була ала торган хәл түгел”

Журналистлар, сәясәтчеләр һәм халык "Имеди" хәбәрләренә ачу белдерде. Медиа белгече Звиад Коридзе тапшыруны әзерләүчеләрне кискен тәнкыйтьләде һәм аны пропаганда дип атады. "Имеди" – хосусый акчага эшли, әмма күпчелек очракта хөкүмәт карашларын алга сөрә, дип санала.

Мондый хәбәрләрне тапшырганда экранда аста – бу чынбарлык түгел, бары тик фараз гына дигән язу торырга тиеш, дип саный белгечләр. Һәм бу язу экранда яхшы күренергә тиеш, чөнки хәбәрләрне чыгарылышның теләсә кайсы вакытында кабызучылар бар.

"Имеди" каналы тапшыру барганда ук аның эчтәлеге өчен гафу үтенгән. Канал җитәкчелеге мондый хәбәрләрнең кирәклеген хәлләрнең чыннан да киеренке булуы белән аңлатты.

Оппозиция һәм юристлар Имеди каналының эшләү рөхсәтен алуны һәм акчалата җәза түләтүне таләп итә. Әмма канун нигезендә Грузиянең тапшыру һәм мәгълүмат чаралары комиссиясе каналга кисәтү генә ясарга мөмкин.

Бүген Грузия премьер-министры Ника Гилаури Брюссельдә. Анда ул Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозу белән очрашып, Имединың хосусый канал булуын белдерде. Аның җитәкчесе – Георгий Арвеладзе – Грузиянең элекке икътисад министры һәм президент Михаил Саакашвилига якын кеше.

Европа Комиссиясе президенты Грузияне Русия белән киеренкелекне арттырмаска чакырды һәм "Имеди" тапшыруы тараткан коткы уңаеннан борчылу белдерде. Юристлар рухи зыян күргән халыкны "Имеди"ны мәхкәмәгә бирергә киңәш итә.

Каналга нинди дә булса җәза билгеләнерме-юкмы, бусы билгесез, әмма журналистлар һәм аларның артында торучылар максатка иреште – халык яңадан паникада, ди Көньяк Осетия президенты киңәшчесе Коста Дзугаев.

“Хокукый яктан дөресме бу-түгелме – бу турыда шактый бәхәсләшер идем. Әмма хакимиятләр илнең бөтенлеге өчен көрәшкә булган карашын халыкка ачып салды. Аларның бу омтылышы ачу чыгарса да, күренде. Һәм моның грузин-осетин мөнәсәбәтләренә ни кадәр зыян китергәне аңлашылды”.

Цхинвал болай да көн саен Тифлистан куркыныч яный дип шикләнеп яши иде. Күпләр "Имеди"нең ялган хәбәрләреннән соң моңа чыннан да ышана башлады. Кайбер чыганаклар Көньяк Осетия чиге янына грузин гаскәрләре җыела дип хәбәр итте, әмма бу хәбәр расланмады.
XS
SM
MD
LG