Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

Фонд башлыгы Стросс-Канның җенси җәнҗалдан соң эшеннән китү ихтималы оешманың үзенә дә үзгәрешләр кертү вакыты җитмәгәнме дигән сорау тудырды.

Халыкара Валюта Фонды авыр хәлдә калган илләргә кредитлар бирүче оешма буларак билгеле. Акча өчен хөкүмәтләрнең үз халыкларын никадәр кысарга мәҗбүр булуы бу кешеләрнең үзләренә генә билгеле.

"Мин аена 800 гривня ($100) пенсия алам. Бәяләр арту белән бөтен пенсиям фатирга коммуналь түләүләргә китеп бара. Соңгы арада бу түләүләр кимендә 50% артты", дип сөйләде Азатлык радиосына Киевта яшәүче пенсионер Михайло Линецкий.

65 яшьлек Киев пенсионеры Михайло Леницкий
Киевта коммуналь хезмәтләр өчен түләп акча тагын аз гына калсын өчен пенсия 800 гривнядән кимендә ике мәртәбә күбрәк булырга тиеш. Әмма хөкүмәт аны киресенчә тагын да киметергә тели. Чөнки Халыкара Валюта Фонды Украинага кредит бирү өчен бюджет чыгымнарын кыскартуны таләп итеп куйган. Алар арасына пенсия реформасы да керә. Фонд тәкъдим иткән 15 миллиард долларга якын кредит Украинага бик кирәк.

Фонд башлыгы Доминик Стросс-Канның Нью-Йоркта кунакханәдә эшләүче хатын-кызны көчләве өчен 25 елга кадәр төрмәгә утыру ихтималы Украинаның Фонд белән хезмәттәшлек планнарына бернинди дә киртә була алмый, әлбәттә. Аның каравы Украинада һәм фондтан кредит алыр өчен үз илләрендә чикләүләр кертергә мәҗбүр булган башка илләрдә “Фондта үзгәрешләр кирәк, аның эш юнәлешен көнбатыштан көнчышка таба борырга кирәк” дигән ышаныч арта бара.

Пакстанда халык социаль чикләүләргә чыдамады

Фонд Пакстанга 11 миллиард доллар бирер өчен шартлар куйгач, халык социаль чикләүләргә ризасызлык белдереп урамнарга чыккан иде.

Күпләр фондны проблемаларга көнбатышта табигый булган чишелеш тәкъдим иткән һәм көнбатыш мәнфәгатьләрен алга сөргән оешма булуда гаепләп чыкты.

Фонд белән аның 1944 елда оешуыннан бирле Европа иле вәкиле җитәкчелек итә. Дөньядагы икенче зур финанс оешмасы – Дөнья банкы башлыгы итеп гадәттә АКШ кешесе билгеләнә. Гайре рәсми килешү нигезендә елларча шулай дәвам итә.

Европадагы финанс кризис ашыгыч чишелеш таләп иткәндә халыкара финанс оешмасын кем җитәкли ала дигән сорау куела.

Намзәтләр арасында Европа Берлегенә кермәгән илләр вәкилләре дә атала. Бу көннәрдә Төркия икътисад министры Кемал Дәрвиш һәм Мексика банкы җитәкчесе Агустин Карстенс исемнәре аталды. Шулай ук бу вазифага Кытай, Бразилия һәм Һинстанда да лаеклы намзәтләр бар диелә.

Фондның башлыгы алмашынып кына аның эш ысуллары үзгәрер дип әйтеп булмый. Хәзергә кадәр аның башлыгы булып эшләгән Стросс-Кан болай да фондның Украина, Пакстан һәм Кыргызстан кебек түбән керемле илләргә кредит бирү системын җайлады. Белгечләр аның бу уңышын таный.

Пакстанның Пәнҗәб вилаятендә 80 яшьлек сукыр әби ярдәм сорый - Халыкара Валюта Фонды Пакстанга чыгымнарны кыскартырга куша

Брюссельдә урнашкан фонд эшен күзәтү төркеме башлыгы Нурия Молина исә, оешма барыбер үз таләпләренең Украина пенсионерларының хәлен катлауландыруын яки Пакстанда кешеләрне протест белдереп урамга чыгаруын белергә, мөмкин кадәр моңа җиткермичә эш итәргә тиеш, дип саный.

"Халыкара Валюта Фондының кайбер таләпләре кереме аз һәм әле үсештә генә булган илләрдә кабул ителерлек түгел дип саныйбыз. Икътисади сәясәт өчен бер фонд кына җаваплы түгел. Икътисад өчен ул илләрнең хөкүмәтләре дә, хосусый оешмалар да җаваплы. Әмма үз таләпләрен куйганда фонд илдәге киеренкелек турында хәбәрдар булырга тиеш", диде Халыкара Валюта Фонды эшен күзәтүче Нурия Молина.

XS
SM
MD
LG