Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:51

Дөнья Банкы чыгарган яңа хисабында, глобаль икътисадның икенче дөнья сугышыннан бирле иң җитди дәрәҗәдә зыян күрүен алга сөрә.

Кайбер икътисад белгечләре дөнья икътисадында киләсе айларда аз да булса алга китеш булыр дигән өметтә тора иде. Ләкин Дөнья банкы игълан иткән яңа хисап аларның бу өмеден юкка чыгарды. Хисапта киресенчә, 2009 ел уртасында сәнәгати җитештерүдә былтыр белән чагыштырганда, 15 % артка китеш көтелә диелгән.

Шул уңайдан банк, соңгы 80 елда дөнья сәүдәсе иң түбән дәрәҗәгә төшә дип кисәтә.

Әлеге куркыныч исә башта читкә мал сатучы Көнчыгыш Азия илләренә яный.

Бу дөньядагы инвестиция, сәүдә һәм бурычка акча алып проект башлау кебек мөмкинчелекнең кими башлавына бәйле нәтиҗә. Бу хәл бигрәк тә, кризис шартларында, икътисади үсүен дәвам итү өчен бурычка мохтаҗ илләрне уңайсыз хәлдә кала. Чөнки бу илләр алган бурычларын арттырылган процент белән кайтаруы сорала.

Ярлы илләр кризиска каршы көчсез

Дөнья банкы башлыгы Роберт Зөллик та соңгы чыгышында әлеге темага тукталды: “Читкә мал сата алмау һәм акчаның ил эчендә генә калуы, инвестицияләр табу мөмкинлегенә балта чаба. Икътисад өлкәсендәге вәзгыятьнын торышын бәяләгән белдерүләр халыкара сәүдәгә турыдан-туры тәэсир итә. Бу ахырда зур югалтуларга китерә ала. Кайбер илләр моңа алдан ук әзерләнеп чара күргәндә, ярлы илләр моңа каршы көрәшә алмый", диде ул.

Дөнья банкының икътисад торышы хакында чыгарган хисабында, кризис вакытында икътисади үсешен дәвам иткән 116 илнең 94-е зур зыян күрәчәге әйтелә. Шул уңайдан 43 илдә фәкыйрьлекнең артачагы, кризис сәбәпле быел дөньяда 46 миллион кешенең хәерче дәрәҗәсенә төшәчәге әйтелә.

Дөнья банкы бурыч бирү күләмен арттыра



Шул ук вакытта икътисады зыян күргән илләрнең тышкы ярдәмгә күбрәк мөрәҗәгат итә башлавы белдерелә. Дөнья банкы шул уңайдан бурыч бирү күләмен 3 тапкырга арттырачагын игълан итте.

Ләкин Австрия һәм Ирландия кебек икътисады алдынгы илләрнең дә кризис шартларында, Халыкара акча фонды İMFдән акча сорый башлавы ярлы илләрне борчуга сала. Чөнки бу ярлы илләр өчен аерылган казнадагы акчаның кимүенә китерәчәк.

Халыкара җәмәгатьчелекне борчыган бу дилемма, 13-14 мартта оештырылачак, 20 ил катнашындагы икътисади саммиттта каралыр дип көтелә. Җыенга катнашкан илләр, Халыкара акча фонды İMF-дән үзләре өчен аерылган бурыч күләмен 500 миллиард долларга арттыруны сорый.

XS
SM
MD
LG