Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азияда террор куркынычы


Үзәк Азиянең көньягында булган кораллы бәрелешләр террор куркынычын арттыды. Сугышчыларының Әфган Пакъстан җирләреннән кире кайтуы - төбәк иминлегенә яный.

Июнь ахырында Кыргызстан чиге буенда булган хәрби чаралар вакытында кимендә 11 динче сугышчы үтерелде.

Кыргызстан хәрби чаралар белән мавыкканда, Таҗикстан хәрбиләре дә илнең көнчыгышында контрольне арттырды. Хәрбиләрнең чик буенда наркоманиягә каршы көрәш башлавы илдәге элекке сугыш башлыклары белән низагка этәрде.

Элекке сугышчы башлыгы Зияев үтерелде

Узган атналарда Таҗикстанда кораллы төркемнәр белән полиция арасында бәрелешләр булды. Соңгысы 11 июльдә булды. Анда илнең күренекле шәхәсләреннән элекке Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләгән Мирза Зияев үтерелде.

Зияев 1992-97 елларда булган ватандашлар сугышында Оппозиция берлегенең кораллы көчләр башлыгы иде. 1997 елда имзаланган тынычлык килешүеннән соң аңа министрлык урыны тәкъдим ителде.

Мирза Зияев
Зияев 2000 елда талибанга булышырга дип, Әфганстанга киткән радикаль динче сугышчы төркем башлыгы Мулла Абдулланың илгә кире кайтуын ишеткәннән соң Әфган чигенә якын Тавил Дара шәһәренә бара. Ләкин анда бару белән, шәһәр халкы тарафыннан кулга алына. Соңыннан хәрби чаралар вакытында ул үтерелә.

Таҗик рәсмиләре белдерүенчә, Мулла Абдулланың Таҗикстанга кире кайтуына Үзбәк дини хәрәкәт сугышчылары булышкан. Илнең көньягында Әфган чигенә якын Тавил Дара шәһәрендә элекке үзбәк сугышчы төркемнәренең яшәве мәгълүм.

Үзбәкстан дини хәрәкәте әгъзалары Кыргызстанда

Кыргызстан чиге буенда булган хәрби чараларда да әлеге шәһәрдә төпләнгән "Үзбәкстан дини хәрәкәте" сугышчыларыннан 9 кешенең үтерелүе хәбәр ителде.

Пакъстандагы Үзбәкстан дини хәрәкәте лагеры
Кыргызстан чиге буендагы хәрби чаралар турында хөкүмәт сүзчесе Орозали Карасартов болай диде:

"22-23 июньдә чик буенда булган хәрби чараларда Үзбәкстан дини хәрәкәте әгъзалары табылды һәм аларны кулга алу өчен чаралар башланды. Чаралар утлы бәрелешкә әйләнде һәм безнең хәрбиләрнең берсе үтерелде, берничәсе яраланды", диде ул.

Сугышчылар Әфган-Пакъстан чигеннән кача

2001 елда АКШ көчләре Әфганстандагы талибан һәм үзбәк дини хәрәкәтенә каршы алып барган көчле хәрби һөҗүмнән соң, Үзәк Азияда иминлек өлешчә яхшырган иде. Ләкин вакытында Әфган һәм Пакъстан чигенә качкан күпчелеге Үзбәк дини хәрәкәт сугышчыларының яңадан төбәккә кайту ихтималы, төбәк иминлегенә турыдан-туры тәэсир итте.

Мәгълүм булганча, АКШ хакимиятенең Әфганстан һәм Пакъстан чигенә якын җирләрдә хәрби көч һәм чараларын арттыруыннан соң, бер вакытлар талибанга кушылган яисә төбәктә яшеренеп яткан элекке Үзәк Азия сугышчыларын авыр хәлдә кадырды. Шул исәптән аларның хәзер илләренә кире кайтуы төбәк иминлегенә яный.
XS
SM
MD
LG