Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Иран соңгы вакытта 300 чакрым диңгез киңлегендә һәркайсы көймәләрне юк итә алырлык көчтәге яңа коралның сыналуын белдерде.

Иран инкыйлаб сакчылары башлыгы Мөхәмәт Али Җафәри, илгә һөҗүм булган очракта Иранның шулай ук Һөрмүз бугазын да яба алачагын белдерде.

Ислам инкыйлаб сакчылары башлыгы Мөхәмәт Али Җафәри ясаган белдерүендә, сыналган яңа диңгез коралының дөньяда тиңе булмавын әйтде.

“Бу корал тулысынча Иранда ясалды, мәгълүматларга Караганда, әле дөньяда бу технологияне сынап караган ил юк, ул тиңсез”, диде инкыйлаб сакчылары башлыгы.

Иранның бу белдерүе әлеге илнең көнбатыш илләре белән уран баетыну туктату мәсәләсендә барган сөйләшүләре вакытына туры килә.

Көнбатыш илләре Тәһранга, атом программасын туктаткан очракта икътисади һәм иминлек өлкәсендә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән иде. Әлеге тәкъдимгә карата үз фикерен җиткерде. Ләкин Брюссельгә җибәрелгән хатның эчтәлеге турында тәфсилле мәгълүмат юк.

АКШ белән Израил әлеге киеренкелекне сәяси юллардан чишәргә омтылуларын белдергән иде. Ә сәясәт ярдәм итмәгән очракта, хәрби һөҗүм белән бергә нинди яңа альтернатив чаралар күреләчәге турында әйтелмәде.

Иран ихтимал һөҗүмнәргә каршы үз сугыш коралларын һәм юлларын барлап чыга башлады. Шул исәптән Иран һөҗүм булган очракта Иранның фарсы култыгыдагы һөрмүз бугазын тоткарлый алачагын белдерде. Һөрмүз бугазы зур күләмдәге нефтьне читкә чыгаруда кулланыла. Әлеге бугаз ябылган очракта, Иран дөньяда нефть бәяләренең артып китәчәге турында кисәтте.

Җафәри, илгә һөҗүм булган очракта, Иран һөрмүз бугазын озак вакытка тоткырлый алачагын белдерде.

АКШ Энергия мәгълүмат идарәсе белдерүнчә, дљньяда диңгез аша үткәрелгән нефтьнең 40 % әлеге бугаздан үтә. Һөрмүз Оман белән Иран арасында тар бугазның исеме.

Халыкара хәрби билгечләр арасында бу белдерүгә шикләнеп караучылар да бар. Израилле белгеч Әпраим Кам, Иран һәрвакытта үз хәрби көче һәм технологияләре хакында арттырып сөйләргә ярата, ләкин чыңлыкта шул кадәр мактанган кораллар баксаң аларның гади хәрби кораллар булуы гына ачыклана дип әйтте.

Хәрби технологияләр турында макаләләр язган журнал мөхәррире Доуг Ричардсон исә, Иран сынап караган коралның Русиядән сатып алган кораллар булуы ихтимал, дип белдерде.

"Дөньяда сугыш көймәләренә каршы кулланыла алачак бик күп кораллар булса да, 300 чакрым eраклыкка оза алачак кораллар алар арасында бик сирәк. Белүебезчә, Иран 2005 eлда Русиядән шул ук сыйфатта Clup дип аталган корал соратканы турында хәбәр булган иде. Һәм әгәр дә шул 2005 һәм 2008 eлларда Иран сораткан җиһазлар әле яңа китерелгән булса, Иран бәлки шуларны сынавы бик ихтимал", диде ул.

Иран шулай ук узган айда, 2 мең чакрым киңлеккә җибәрелә алырлык eрак-ара Шаһап рaкеталарын сынавын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG