Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Моссад шпионнарын кулга алды


Шпионлыкта гаепләнгән кешеләрнең документлары
Шпионлыкта гаепләнгән кешеләрнең документлары

Иран телевидениесе Израил күзләү идарәсе Моссад файдасына эшләгән 10 кешенең кулга алынуын белдерде.

Иран дәүләт телевидениесе Израил файдасына кеше үтерүдә гаепләнгән 28 яшьлек Мәҗид Җәмали турында хәбәр күрсәтте. Җәмалинең 28 ноябрьдә башкала Тәһранда Иран атом галименең үтерелүенә бәйләнеше булуы белдерелде.

Җәмали Иран күзләү идарәсе тарафыннан Израил мәнфәгатендә Иранда шпионлык кылуда гаепләнеп, кулга алынган 10 кешенең берсе.

Җәмали, Иран Press TV каналына биргән әңгәмәдә, Израилгә ничек баруын һәм ничек күнегүләр узуын аңлатты.

Израил рәсмиләре исә аның бу чыгышын киpе кага.

Атом програмына каршы гамәлләр

28 ноябрьдә башкала Тәһранда булган бомбалы һөҗүм нәтиҗәсендә бер Иран атом галиме үлгән, икенчесе бер галим яраланган иде.

Иран рәсмиләре бу һөҗүмнең илнең атом програмына каршы махсус оештырылган булуын белдергән иде. Иран бу һөҗүм өчен шулай ук Израил күзләү идарәсе белән АКШ һәм Британияне гаепләде.

Иран күзләү идарәсе һөҗүм сәбәпләрен тикшергәндә аның Моссадка килеп тоташуын аңлавын әйтте. Иран рәсмиләре фикеренчә, Израил шпионнары Иранга күрше илләрдән генә түгел, АКШ һәм Европа кебек илләрдән Иранның атом программасына каршы планнар ясавын белдерә.

Атом галимнәренә каршы булган һөҗүмнән кала, былтыр Иранның атом корылмаларында да зур техник кыенлыклар барлыкка килгән иде.

Корылмадагы мөһим җиһазларны идарә иткән санак системасы тоткарланган, корылманың эшчәнлеге вакытлыча туктап калган иде. Проблеманы озак вакыт чишә алмаган Иран рәсмиләре Көнбатышны гаепләгән иде.

Иран үзендәге атом програмы сәбәпле 4 тапкыр БМО һәм Башка Халыкара оешмаларның санкциясенә дучар калган иде.

"Иран 2015 елга кадәр атом бомбасы ясый алмас"

Күптән түгел Израилнең элекке күзләү идарәсе хезмәткәре Иранның 2015 елга кадәр атом бомбасы төзи алмаячагын белдергән иде.

Һөҗүмдә яраланып исән калган Фәрудин Аббаси 2007 елда БМОның Иран алып барган яшерен атом програмына бәйләнеше булганнар исемлегенә кертелгән иде. Аңа чит илгә сәяхәт итү тыелган булган.

Иранда хөкүмәт яклы хәбәр агентлыклары мәгълүматларына караганда, Аббаси Ирандагы иң югары атом белгечләреннән берсе булган.
XS
SM
MD
LG