Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом программасы кабат көн үзәгендә


Иран атом программасы турында cөйләшүләргә бу юлы Америка да үз вәкилен җибәрәчәген ачыклады. Иран исә "атом технологиясе көнен" бәйрәм иттe.

Берләшкән милләтләр иминлек шурасының 5 даими әгъзасы һәм Алмания, атом тырышлыклары мәсьәләсендә ачыктан-ачык сөйләшү өчен Иран хакимиятенә махсус чакыру җибәреләчәген белдерде.

Бу тәкъдимне Тәһранга Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана ясар дип көтелә.

Вашингтон хакимияте Иран белән атом сөйләшүенә кушылачагын белдерде. Бу хакта рәсми белдерүне АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон ясады.

Американ вәкилләренең дә катнашуы әлеге сөйләшүләргә уңай нәтиҗә өстәргә мөмкин дигән караш бар.

АКШның сөйләшүләрдәге роле

Вашингтондагы кайбер белгечләр АКШның Иранга карата сәясәте Гыйрак һам Әфганстандагы кебек ачыктан-ачык бәян ителмәсә дә, аның әкренләп гамәлгә аша башлавы турында сөйли.

Иран АКШ сәясәтендәге үзгәрешгә сак карый. АКШның бу тәкъдименә карата Әхмәдиниҗат: "АКШ моны сүз белән генә түгел, гамәлгә ашырып күрсәтергә тиеш", ди.

"АКШ тарафы Иран халкына кулын сузарга әзер булуын әйтә. Әгәр дә аның бу нияте ихлас, гадел һәм хөрмәткә лаек икән, Иран халкы бу ярдәм кулын тотарга әзер", диде Әхмәдиниҗат.

АКШның соңгы адымы, Буш хакимияте вакытындагы Иран сәясәтенең үзгәрә башлавына бер ишарә дип бәяләнә.

Иранда "милли атом технологияләре көне"

Ләкин АКШның бу якынаю ниятенә карамастан, Иранда бүген "милли атом технологияләре көне" зурдан бәйрәм ителде. Бәйрәм уңаеннан ясаган чыгышларында рәсмиләр илдәге атом программасының уңышы турында мактанды.


Ил башлыгы Әхмәдиниҗат Исфәхан атом корылмасында ясаган чыгышында, атом программасында зур уңышларга ирешелүен игълан итте.

Чарада чыгыш ясаган илнең атом оешмасы башлыгы Гуләмриза Агазадә, Натанз корылмасында 7000-нән артык сантрафюга ясалуын әйтте.

"Иранның атом программасында зур уңышка ирешелүен игълан итәм, болар уран баету технологиясендә яңа чор башлануын күрсәтә", диде Агазадә.

Aтом программасына карата борчу арта

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Американың Иранга карата сак сәясәт алып барачагын һәм Тәһранны атом коралланудан баш тартырга күндерү эшенең бик әһәмиятле булуына тагын бер кат басым ясады.

Иран белән БМО иминлек шурасы вәкилләре арасында барган сөйләшүләргә Буш хакимияте вакытында Америка дәүләт секретаре ярдәмчесе Виллиам Бөрнс бер тапкыр гына катнашкан иде. Ул да тулы вәкил исемлегеннән булмады.

Американың сөйләшүләргә катнашу карарын БМО Иминлек шурасындагы 4 даими вәкил белән Алмания хуплап каршы алды.
XS
SM
MD
LG