Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:13

Атом низагын дипломатик юл белән чишү тырышлыклары дәвам иткәндә, Иран хакимияте уранны югары дәрәҗәдә баета башлавы турында белдерде. Аның бу адымына халыкара җәмәгатьчелек зур каршылык белдергән иде. Иранга яңа санкцияләр кертү тәкъдиме тагын көн тәртибенә менде.

Халыкара җәмәгатьчелек озак вакыттан бирле Иран белән булган атом низагын чишәргә тели һә бу хакта төрле тәкъдимнәр ясады.

Иран атом программын тыныч максатта кулланачагын алга сөрсә дә, бу хакта көнбатышны ышандыра алмады. Иран энергия җитештерү исеме белән атом коралы әзерләргә тырышуда гаепләнә.

БМО Иминлек шурасының 5 даими вәкиле һәм Германия бу низагны чишү юлында тәкъдим белән чыкты. Алар Иранга уранны үзендә түгел, ә Франция яисә Русиядә баетуны тәкъдим итте. Узган атнада әлеге тәкъдим белән килешүенә ишарә ясаган Әхмәдиниҗат, көтелмәгән дә Иранның уранны югары дәрәҗәдә баета башлаячагын игълан итте.

Тәһран уранны 20%ка баетуын белдереп игътибарны янә үзенә җәлеп итте.

Иран рәсми ТВ каналында чыгыш ясаган Иран атом идарәсе башлыгы Гали Әкбәр Салихи дә бу хәбәрне раслап, уранның Натанз корылмаларында югарырак дәрәҗәдә баетырга фәрман бирүен, ләкин килешү өчен әле мөмкинчелекнен дәвам итүен белкдерде.

Уран баетуның күләме арта бара

Иран уранны баету турында Халыкара атом энергия идарәсенә рәсми рәвештә белдерде. Бу күләм атом коралы җитештерү өчен кирәкле булган 90% азрак. Ләкин Иранның соңгы белдерүе халыкара җәмәгатьчелектә борчылуны арттыра.

Иран хәзергәчә уранны үз тырышлыклары белән 3.5%ка гына баета ала иде. Ләкин Тәһран медикал изотопы җитештерергә теләвен белдерә. Медикал изотоп реакторы өчен исә 20%ка баетылган уран кирәк. Белгечләр уранны 20%ка баетуның бер елга сузыла алачагын, әлеге процесста Натанздагы корылмадагы 2 мең центрафуганың кулланачагын белдерә.

АКШ Тәһранның уран баету программын көчләндерү адымына каршы. Вашингтон Иранга санкцияләрне кертүдән башка сайлау мөмкинчелеге булмавын белдерә.

АКШ саклану министры Роберт Гатес, Иранга басымнарны арттыру өчен халыкара җәмәгатьчелектән ярдәм сорады.Моңа өстәп Пентогон сүзчесе Геоф Моррел: "Яңа БМО санкцияләрен игълан итү айга сузылмаячак, берничә атнадан билгеле булыр", дип хәбәр итте.

Русия һәм Кытай реакциясе

Русия һәм Кытайның яңа чикләүләрне бик өнәп бетермәве билгеле.

Кытай Тышкы эшләр министры Ма Җаушү бүген ясаган белдерүдә, Иран белән сөйләшүләрне арттырырга, мәсьәләне диалог һәм килешеп чишү ягын карауны тәкъдим итә.

Русия, Иранны уран баету тырышлыкларын чит илдә алып барырга чакырa.

Германия саклану министры Карл-Теодор Гуттенберг исә, Иранга карата "түземлекнең кими баруына" басым ясаган иде.

Ләкин соңгы сүз Иранның үзеннән килде. Иран Тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Рамин Мәһманпәрәс, Франция һәм АКШның яңа санкцияләр кертү адымының ялгыш булуын, Иранның бу карардан бер адымга да булса инде кире чигенмәячәген әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG