Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарип калдырган мәхәббәт


Мәҗид яратып йөргән кызының йөзенә кислота сипкән. Кызның йөзе эреп бозылган, күзләре сукыр калган. Мәҗидне дә шундый ук җәза көтә.

Кайчaндыр Әминә Баһрами исемле түгәрәк йөзле, кара кашлы яшь кыз универститетта укыган. Артыннан Мәҗид Моваһеди исемле егет йөргән. Ирандагы кызларга хас булган тәрбия алган Әминә егетнең артыннан йөрүен ошатмаган.

Бүгенге көндә Әминәнең йөзе дә түгәрәк түгел, күзләре дә ачылмый. 2004 елның көзендә ул чакта 26 яшьлек кызның гадәттәгечә кич эштән кайтып килүе булган. Тукталышта янына Мәҗид килгән. Егет белән Әминә инде ике ел чамасы таныш булган. Яшьләр бергә укыган, Мәҗид сыйныфта ук кызга бәйләнә торган булган, никахлашуны таләп иктән. Кыз кияүгә чыгарга риза булмаса аңа үлем белән янаган. Кыз егетне кире каккан.

Шулай бер көнне aвтобус тукталышында егет кызның битенә нәрсәдер сипкән.

..


Аның йөзен ашап, күз кабакларын эретеп кислота аккан. “Битем ут кебек яна, коткарыгыз, янам, дип кычкырдым,”- дип сөйли Әминә журналистларга.

Мәҗид качкан. Әмма ике атна узгач полициягә үзе килгән. Соңгы 4 елны ул төрмәдә уздырган.

Бу гамәлне Мәҗид үзен ни көткәнен яхшы белеп кылган. Европа илләрендә мондый җинаять өчен гoмерлек төрмә җәзасы бирелсә, Иранда Мәҗидне битен кислота белән яндыру җәзасы көтә. Тарафлар акча түләп тә килешә ала. Әмма бу очракта Әминә Мәҗиднең чын җәза алуын тели.

Кыз үч алу өчен түгел, бәлки башкаларны саклап калыр өчен аңа шундый җәза бирелүне теләвен әйтте.

Мәҗидкә белдерелгән хөкем карарында :“Kислота белән ике күзен дә сукырайтырга”,- диелгән. Бу карар якын арада гамәлгә керер, дип хәбәр ителә.

Сезнеңчә, гаделме бу карар? Фикерләрегезне көтеп калабыз.
XS
SM
MD
LG