Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: "Гел чакырып тормабыз!"


Клинтон, Американың тышкы сәясәтендәге яңа юнәлешкә басым ясап, Иран белән сөйләшүнең әһәмиятенә тукталды.

Обама хакимиятенең тышкы сәясәт фәлсәфәсе һәм аның киләчәк планнарына багышланган сөйләшүдә катнашкан АКШ дәүләт секретаре Һилари Клинтон Иранны соңгы тапкыр кисәтте. Ул, ике яклы сөйләшүләр башлау максатында ясалган чакыруларның ахырда бер чиге булуын, моннан соң якынаю өчен Иранның теләктәшлкек белдерү кирәклегенә басым ясады.

Обама хакимияте, Иран белән булган каршылыкның чикләүләр аша түгел, ә ике яклы диалог белән чишелә алачагына ышана.

Һиллари чәршәмбе көнне ясаган чыгышында, шулай ук соңгы вакытта Ирандагы сайлауга ризасызлык белдерү уңаеннан узган протестларның көч белән бастырылуы, түземлегебезне киметте, дип әйте.

"Без Иранда сайлауда халыкның зур кызыксыну күрсәтүенә хәйран калып күзәтеп тордык, ләкин соңыннан хакимиятнең ризасызлык белдергән кешеләрне көч белән бастыруы безне шаккатырды. Шулай ук хакимият илдәге каршылыклар турындагы хәбәрләрне бастыру өчен технология мөмкинчелеген тоткарлап, көнбатышны гаепли башлады. Һәм без “Зур 8-лек” саммитында моның кабул ителгесез булуын ачыкладык", диде ул.

Клинтонның бу чыгышы Обаманың киеренкелек заманында әйткән сүзләренә бары тик кайтаваз буларак кына яңгырады. Ул шул ук вакытта Иран белән утырып диалог башлауның кирәклегенә дә басым ясады.

"Мин һәм президентыбыз Иран белән бер генә тапкыр сөйләшеп, барлык проблемаларны чишеләчәгенә ышанмыйбыз. Ләкин без Иран җитәкчелегенә сайлау мөмкинлеге бирергә телибез. Ягъни алар халыкара җәмәгатьчелеккә кушылып, үз җаваплыгы белән дәвам итәргә телиме яисә үз эченә бикләнеп калыргамы? Шул уңайдан аларның теләген белү өчен турыдан-туры сөйләшү бик мөһим", диде.

Обама хакимияте тышкы сәясәтен игълан иткән көннән бирле диалогны башлау өчен форсат туган саен Иранга чакыру ясый. Ләкин Иран ягы әле моңа җавап бирмәде. Иран, халыкара җәмәгатьчелек өчен куркыныч тудырган атом тырышлыкларын дәвам итә. Һәм ул моның тыныч максатта булуын алга сөрә.

Ләкин халыкара җәмәгатьчелек аның максаты тыныч була алачагына ышана алмый. Бу уңайдан Клинтон ясаган чыгышында: "Тыныч максат белән энергия җитештерү өчем атом програмын үстерү аңлашыла, ләкин башта халыкара җәмәгатьчелеккә моны ачык итеп аңлатырга һәм алар ышанычын яуларга кирәк”, диде.

Клинтон ясаган чыгышында Иранның җавапсызлыгы аркасында, АКШның диалог өчен ясаган чакыруларын үзе яисә президент тарафыннан туктатыла алыначагына ишарә ясау белән генә чикләнми. Ул шул ук вакытта АКШның тышкы сәясәттәге яңа сәясәт фәлсәфәсен искә төшерде. Ул - саклану, дипломатия һәм алгарыш. Клинтон бу өч принципны "акыллы көч" буларак атады.
XS
SM
MD
LG