Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда "Гаиләне саклап калу" кануны бәхәс уята


Иранда ир-атлар урамда үзләре теләгенчө көнбатыш модасында киенә ала, хатын-кызларның исә бик сайлау мөмкинчелеге юк
Иранда ир-атлар урамда үзләре теләгенчө көнбатыш модасында киенә ала, хатын-кызларның исә бик сайлау мөмкинчелеге юк

Иран парламенты гаилә хокуклары турында яңа канун өлгесен карый. "Гаиләне саклап калу" карары нигезендә Иранда ирләр беренче хатыны ризалыгы булмыйча да, икенче хатын-кызга өйләнә алачак.

Канун өлгесе гаиләне саклап калу максаты белән парламентка тәкъдим ителгән булса да, ул киресенчә гаиләләрне таркатырга мөмкин.

Хатын-кыз хокукларын яклаучы активистлар 2007 елда президент Әхмәдиниҗат тарафыннан тәкъдим ителгән канун өлгесенең Иранда хатын-кыз хокукларын кысуга китерә алачагын белдерә.

Канун өлгесен яклаучылар исә, бу карарның Ислам принципларын ныгытачагын алга сөрә. Парламент әгъзасы Мөхәммәт Деган фикеренчә, монда кияүгә чыга алмаган хатын-кызларның хокуклары яклана.

Дини кануннар нигезендә, Иранда бер ир дүрт хатынга өйләнә ала. Шулай да Иранда күпхатынлык популяр түгел. Халык моңа каршы тора.

Бу карар өлгесе 2008 елда каралган иде, ләкин хатын-кыз хокукларын яклаучы оешмаларның көчле тәнкыйть һәм басымы нәтиҗәсендә ул кичектерелде. Парламент карар өлгесен яңадан карап чыгу өчен аны җаваплы шурага кире юллады.

Бу күренеш хатын-кыз хокукларын яклаучы активистлар өчен үзләренә күрә җиңүгә тиңләнде. Ләкин аларның бу шатлыгы озакка сузылмаска охшый.

Бу юлы оппозициянең тавышы элекке кебек көчле түгел. Парламентта карарны яклаган консерваторлар өстенлек итә. Элек парламентта бу карарга каршы торган оппозиция тарафдарларының кайберләре хәзер төрмәдә яисә чит илдә яшәргә мәҗбүр.

Карар өлгесе парламент тарафыннан комиссиягә кире җибәрелсә дә, аңа әллә ни зур үзгәреш кертелмәгән. Хәттa кайбер өлеше хатын-кызларның хокукларын тагын да кыса.

"Исламдагы күпхатынлык ялгыш шәрехләнә"

Зәһра Раһнавард
Оппозициядәге сәясәтчеләрнең берсе Зәһра Раһнавард "Гаиләне саклап калу" карары өлгесен парламетта карауны туктатуны сорады.

Оппозиция башлыкларыннан Мир Хөсәен Мусавиның хатыны булган Раһнавард исламда телгә алынган күпхатынлыкның әлеге канун өлгесендә ялгыш шәрехләнүен әйтте.

Соңгы үзгәрешләр белән, хатын-кыз гаиләсенә зыян китерә алачак берәр начар әйбер белән шөгыльләнә башласа, 6 ай өенә кайтмаса, бала таба алмаса, яткан урыныннан тора алмаслык хәлдә авыру булса, ире хатыны ризалыгын сорамыйча, башка хатын-кызга өйләнә алачак.

Ирләр хокуклары гына кайгыртыла

Норвегиядә яшәгән Иран хатын-кызлары хокукын яклаган Асия Амини карарда бары тик ирләр хокуклары гына кайгыртылуына ризасызлык белдерә. "Гаиләне саклап калу" максатында чыгарылган канун өлгесендә хатын-кызларның хокуклары каралмый, алар киресенчә кыерсытыла", ди ул.

"Әгәр бу санап үтелгән шартлар хатын-кыз өчен түгел, ә ир-ат өчен булса? Әйтик, ул хатынын җенси яктан канәгатьләндерә алмаса, кысыр булса, хатынын карамыйча өйне ташлап китсә, аның баласы һәм хатыны нишли ала?", дигән сорау куя Асия Амини.

Хатын-кызлар хокукын яклаучы Асия Амини фикеренчә, гаиләне саклап калу өчен тәкъдим ителгән канун өлгесе бары тик гаилә эчендәге ир-атның җенси һәм намус өстенлеген генә истә тотып язылган. Бу исә демократик хокукларны яклау өлкәсендә шактый авырлыклар кичергән оппозициядә тагын да ризасызлык тудыра.
XS
SM
MD
LG