Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обаманың Нәүрүз котлавы


АКШ президенты Барак Обама, Нәүрүз уңаеннан ясаган видео чыгышында, Иран-АКШ мөнәсәбәтләрендә яңа сәхифә башларга тәкъдим итте.



Обама Иранга дуслык кулын сузуын белдерә. АКШ президенты үзенең чыгышында, ике ил арасында озак еллар дәвам иткән ышанычсызлыкны бетерергә теләвен әйтте.

Барак Обаманың Иран телевидение каналында дөнья күргән Нәүрүз котлавында, ике арада ихтирамга нигезләнгән мөнәсәбәт башларга чакыра:

"Иран халкы һәм ил җитәкчеләгенең безнең, киләчәк планнарыбызны аңлавын теләр идем. Алга таба без, ике ил халыклары арасында сәүдә һәм башка өлкәләрдә зур хезмәттәшлек булдырырга телибез. Булган барлык аңлашылмаучанлыкларны бетереп, дөньяда тынычлык һәм иминлек урнашуын телибез"

Обама үзенең чыгышында ике арадагы каршылыклы мәсьәләләрне телгә алмыйча, хәзер Иран алдында яңа сайлау мөмкинчелеге торуын искәртте:

“АКШ, Иранның халыкара мөнәсәбәтләрдә дөрес юл сайлавын тели. Иранның сайлау мөмкинчелеге бар, ләкин халыкара мөнәсәбәтләрдә җаваплылыкны да онытмаска кирәк. Бу урынга, террор һәм сугыш аша ирешеп булмый. Бәлки Иран халкы һәм аның мәдәниятенең зурлыгын, тыныч юллар белән күрсәтергә кирәктер. Ягъни бер илнең зурлыгы аның ни кадәр көчле зыян салуына карап түгел, ә ниләр башкара алуына бәйле”

Обаманың Иранга ясаган махсус Нәүрүз юлламасы, аның сайлау чаралары вакытында Иран белән мөнәсәбәтләрне диалог аша яхшырту ниятенең бер күренеше булып тора.

Иран Обама юлламасына сак карый

Иран башлыгы Әхмәниҗатның матбугат киңәшчесе Али Әкбәр Җаванфәкр дә мөнәсәбәтләрне яңадан башлау тәкъдимен хуплап каршы алуын белдерде.

Ләкин Али Әкбәр моңа өстәп, АКШ башлыгының бу вәгъдәләрен сүздә генә калдырмыйча, гамәлгә ашырырга кирәклеген әйтте.

ЕБ һәм Русия Обама белдерүеннән канәгать

Брюссельдә чыгыш ясаган Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана, АКШның бу белдерүе бик конструктив эчтәлектә яңгыравын, Иранның бу тәкъдимгә игътибар белән җавап кайтарырга кирәклеген әйтте.

Русия тышкы эшләр министры ярдәмчесе Сергей Рябков та, ике ил арасында диалогның башлануы, Иранның атом программына карата ышанычны ныгытачагын әйтте.

Русия белән Иран атом программысы буенча бергә хезмәттәшлек итә. Иран Русиянең Бушехр атом коралмасын агымдагы ел ахырына кадәр төзеп бетерәчәген белдерә.
XS
SM
MD
LG