Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иранга каршы санкцияләр халык иминлегенә яный"


Иске очкычлар халык иминлегенә яный
Иске очкычлар халык иминлегенә яный

Бу ай Иран юлчы очкычының казага очравы иранлылар арасында санкцияләргә каршы ризасызлыкны арттырды.

Санкцияләр сәбәпле яңартылмаган иске очкычлар ватандашлар тормышын куркыныч астына сала.

9 гыйнварда Иран һава очкычының илнең төньягында казага очравы нәтиҗәсендә очкычтагы 77 кеше һәлак булды.

Көчле кар бураны сәбәпле, Урумия шәһәре якыннарында ашыгыч рәвештә җиргә төшәргә мәҗбүр булган әлеге очкыч кисәкләргә таралды. Казадан соң әлеге "Boeing-727" очкычының инде 37 ел кулланылышта булуы мәгълүм булды.

Искергән булу сәбәпле, җиһазлары инде Иранның кара базарында гына табыла алган яңартылмаган очкычларының берсе иде бу. Соңгы вакытта искергән очкычларда каза очраклары еш күрелә.

Иске очкычлар халык иминлегенә яный

Белгечләр Иранга булган санкцияләр нәтиҗәсендә очкычларның яңартыла алмавын әйтә.

"The New York Times,” газетасы язуынча 2005 Халыкара цивиль һава оешмасы бу хакта инде кисәткән булган. Хисапта, "АКШның Иранга каршы санкцияләре сәбәпле илдәге очкычларның яңартылмый. Бу тыныч халыкның тормышын куркыныч астына сала", диелгән.

Бу хәлгә каршылык белдергән иранлылар, халыкара аралашу челтәре Facebookта "Гади халыкка каршы санкцияләрне туктатыгыз, халык имин очсын" дигән исем астында яңа акция башлады.

Анда фарсы һәм инглиз телендә хатлар язылган, онлайн протест чарасында халык үз редакцияләрен язып кала.

Хатларның берсендә, "Кешеләрне имин шартларда курыкмыйча теләгән җиренә, рәхәт сәяхәт итү хокукыннан мәхрүм итмәсеннәр иде " диелгән.

Санкцияләр кемгә каршы?

Чараны оештырганнардан тагын берсе 28 яшьлек Сагыйть Сүһәйли Лондонда яши.

Facebookтагы протест рәсеме
Сүһәйли, "АКШ рәсмиләре санкцияләр Иран хакимиятенә каршы гына юнәлдерелгән, гади халыкка каршы түгел. Ә бу чикләүләр иран ватандашларының тормышын куркыныч астына сала, режимның түгел!" ди.

Якшәмбедән башлап чарага катнашкан Facebook кулланучылары профильләрендәге рәсемнәрен ак һәм кара төстә өстендә "санкцияләрне туктат" дигән очкыч рәсеме белән алыштырды.

Санкцияләрнең зыяны гади халыкка

Онлайн чараны оештыручыларның берсе Швециядә яшәгән 31 яшьлек Мәрьям Тәһрани. Ул протестның максаты - халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын бу мәсьәләгә җәлеп итү дип аңлата.

Тәһрани, "Санкцияләр сәбәпле Иранда гади халыкның үлүенә беркем дә игътибар итми кебек, ә акыллы сакцияләрнeң максаты бу булырга тиеш идеме?" дип сорау куя.

Тәһрани, Facebooктагы акциягә Иран эчендәге ватандашларның зур кызыксыну күрсәтүен һәм алардан күп санда хатлар килүен әйтә.

Анда килгән хатларның берсендә Ираннан катнашкан кеше, санкцияләр өчен Тәһран хакимиятен гаепли. Ләкин аның зыяны "гади халыкка" булды дип өсти ул.

"70тән артык кеше һәм күп санда бала үлде. Иран җитәкчеләре кылган гамәлләрдә бу сабыйлар җаваплымы? Әхмәдиниҗат башкарган эшләр өчен мин җаваплы буламы хәзер?" дип сорый ул.
XS
SM
MD
LG