Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау Шамакайлары


Иранда президент сайлау көне якынлашканда, намзәт булу өчен көрәш кызганнан кыза бара. Нaмзәтләр, 20-22 майда инкилаб сакчылары тарафыннан расланачак.

28 яшьлек яшүсмер, 85 яшьлек бабай һәм авыл кешесе. Бу кешеләрне нәрсә берләштерә ала?

Алар Иранда июнь аенда узачак президент сайлавында нәмзәтлеккә дәгъва иткән 475 кешенең берничәсе генә. Кайберләү аларны "сайлау шамакайлары" дип тә атый. Чөнки бу кешеләрнең сәяси тәҗрибәсе булмавы бер хәл, аларның сайлану мөмкинлеге дә юк диярлек.

Һәр 4 елда бер тапкыр сайлау вакыты җитүгә нәмзәтлеккә күп кеше дәгъва белдерә.

Аларның чыгышларына дәүләт каналында урын бирелә, төрле төстә һәм фикердәге нәмзәтләрнең фотолары һәм вәгъдәләре илнең мәгълүмат чараларында дөнья күрә.

Президент сайлавына катнашу өчен 18 яшь тулырга тиеш. Дәүләт канунларына караганда, нәмзәтнең сәяси һәм дини кеше булуы да шарт.

"Мин президент булсам...."

Ләкин нәмзәт сайланганда барлык шартларга да игътибар җитмәгәнлектән, сайлау алды чаралары гел сәер күренешкә бай була.

Әйтик, 28 яшьлек Шарам Мәһраби борынында тату, муенында сәер муенса һәм эшләпә белән кеше алдына чыгып Иран халкына сәяси максатын болай аңлата: "Минем максатым халыкка хезмәт күрсәтү, 7 мең еллык тарихыбызны торгызырга кирәк. Безнең бай тарихыбыз бар", ди.

86 яшендәге бер бабай исә, сайланган очракта 12 яшьлек оныгын төзелеш министры булып билгеләячәген әйтә. Чөнки аның оныгында Израильне Һаваигә күчерү планы бар икән.

75 яшьлек бер авыл кешесе исә һәрбер шәһәрдә кимендә 4 кунакханә төзергә вәгъдә итә. Ул бу ниятен гади иттереп аңлата. "Кешеләр шәһәрләргә йөргәндә, бушлай отельдә яши алачак".

Проблемнардан котылу чарасы

Сәясәт белгече һәм адвокат Нимәт Әхмәди исә, бу кешеләрне "сайлаү шамакае" дип атый.

Ләкин ул шулай да кайбер нәмзәтләрнең илдәге сәяси мәсьәләләрне, ягъни эшсезлек, сүз иреклеге кебек җәмәгатьчелекне борчыган проблемаларны да телгә алуын искә төшешерә:

"Чыннан да бу чыгышлар, хөкүмәтнең башкара алмаган халык өметен чагылдырырга, алар дучар булган проблемаларны күтәрергә мөмкинчелек бирә", ди ул.

Ләкин кем нәрсә вәгъдә итмәсен, дәгъвә белдергән кешеләрнең ни бары 1 % гына сайлана ала.

Җитди намзәткә урын юк

Сәясәт белгече Әхмади ТВ каналларының нәмзәтлектән төшеп калган җитди сәясәтчеләр турындагы белдерүләрне өстен ябыр өчен мондый кешеләргә күбрәк урын бирүен әйтә.

Әхмади: “Безнең мәгълүмат чаралары, алдау өчен күбрәк каршылыклы кешеләрне күрсәтергә тырыша. Икенче яктан исә, тавышларның бер өлешен үзенә җәлеп итә алачак җитди шәхәсләргә урын бирми. Бу инкыйлаб шурасындагыларның мәнфәгатенә туры килә. Элекке хөкүмәт вакытында нәмзәт булу шартларын үзгәртү турындагы тәкъдим алар тарафыннан кире кагылган иде", ди.

Иран мәгълүмат чаралары дәгъва белдергәннәp арасында бары тик 4 кешенең генә җитди нaмзәт булa aлaчaгын белдерә.
XS
SM
MD
LG