Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда aзчылык халыкларга игътибар арта


Төрекмән хатын-кызлары төрки асыллы Хөсәен Мусәви каршы ала
Төрекмән хатын-кызлары төрки асыллы Хөсәен Мусәви каршы ала

Иранда 50% азчылык халыклар тәшкил итүен искә алганда, 12 июньдә булачак президент сайлавында аларның тәэсире шактый көчле булачак.

Иранда президент сайлавына санаулы көннәр калганда, Ирандагы азчылыклыкларга хәзергәчә күрелмәгән игътибар күрсәтелә башлады. Ил халкының яртысын диярлек азчылык халыклар тәшкил итә һәм аларның сайлаудагы тәэсирен яхшы аңлаган намзәтләр хәзер илдәге азәри, көрд, гарәп, төрекмән һәм башка азчылыкларның яклавын алырга тырыша.

Шунысы кызык, намзәтләрнең өчесе чыгышы белән азчылык халыктан. Әхмәдиниҗатның иң зур көндәше реформачы намзәт Хөсәен Мусәви азәри булса, калган ике намзәт Мәһди Карруби һәм Мөһсин Резаи - лур милләтеннән.

Нәмзәтләр үзләре сайланган очракта илдәге фарси телле булмаган азчылык халыкка үз туган телләрен куллану өчен күбрәк хокук бирергә ягъни азчылык телләрен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә вәгъдә итә.


Азәриләр күпләп яшәгән Тәбриз шәһәрендә чыгыш ясаган Әхмәдиниҗат, азәричәне иң камил тел дип атап, үзенең дә бу телдә бик яхшы сөйли алуын алга сөрде.

Азәриләр ил халкының 24% тәшкил итә һәм иң танылган кешеләренең дә күбесе азәриләр.Аларның ил эчендә тәэсире шактый көчле. Иран рухи башлыгы Хамәнәи моңа мисал.

Бәйсез Иран сәясәт белгече Мәсүд Сафири соңгы вакытта азчылыкларның сәяси сәхнәдә үзен күрсәтә башлавына басым ясый:

"Этник төркемнәр Иранда шактый тәэсирен арттыра башлады. Чөнки узган елларда булган басымнар һәм чикләүләр аларны әүземрәк хәрәкәт итәргә этәрде. Шулай да азчылыклар арасында: "бер төркем фарси илдәге бөтен сәяси көчне үз кулында тота һәм аны азчылыклар белән бер кайчан да бүлешергә теләми" дигән караш әле дә яши" , ди.

Иран Ислам җөмһүрияте кануннары нигезендә, ил ватандашлары кайсы милләт кешесе булуына карамастан, тигез хокукка ия. Моңа өстәп канунда "һәрбер азчылык халыкның үз телендә белем алу хокукы бар" диелгән.

Ләкин азчылыкларның зур сәяси көчкә ия булачагы куркынычы рәсмиләрнең аларга карата мөнәсәбәтен үзргәртә.

Илдәге азәри, көрд, һәм башка милләт вәкиле активистлары Иранда сепаратизм идеяләрен таратуда һәм ил именлегенә зыян китерүдә гаепләнеп кулга алынды.

Канун нигезендә, илдә азчылыклар телен саклау каралса да, рәсми мәгариф тә бары тик фарси телендә генә укытыла. Иранда соңгы вакытларда гына мәктәпләрдә азчылык телләренә игътибар бирелә башлады.
XS
SM
MD
LG