Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат азәриләр тавышына өметләнә


Азәриләр күпләп яшәгән Тәбриз каласы
Азәриләр күпләп яшәгән Тәбриз каласы

Иранда президент сайлавы якынайганда сәяси көндәшләр арасында көрәш кыза бара. Әхмәдиниҗат сайлау алдыннан төрек теленең Иран университетларында укытылачагын әйтте.

Иран телевидениесендә барган бәхәс вакытында, икенче мөддәткә янәдән сайланырга теләгән Әхмәдиниҗат гадәттәгечә көндәшенә гаепләүләр белдереп, сүз көрәштерде.

Ләкин бәхәс вакытында Әхмәдиниҗат көндәше Хөсәен Мөсәвинең үзенә генә гаеп ташлау белән чикләнмәде, аның хәләл җефетен дә тәнкыйтьләде. Сайлау алды чараларында, Мөсәви белән бергә аның хатыны еш күренгән иде.

Әхмәдиниҗат чыгышын ил мәсьәләренә тукталудан күбрәк шәхесләрне гаепләү белән дәвам итте. Ул үз чиратында дәүләт хезмәтендә эшләү белән бер ук вакытта, ничек итеп ике дипломга ия була ала дип, исемен әйтмичә генә Мөсәвинең хатынына сүз төрттерде.

Эчке һәм тышкы сәяси низаг

Мөсәви исә үз чыгышында, Әхмәдиниҗатның маҗаралы, экстремист һәм тотрыксыз сәясәте нәтиҗәсендә иза чиккән Иран халкы өчен борчылуын телгә алды.

"Чыннан да халыкара мөнәсәбәтләргә караганда, без үз илебезнең абруена шактый зыян китердек. Бу оят һәм безне бик борчый. Ул гына түгел, эчке сәясәттә дә шактый проблемаларыбыз бар. Ягъни без илебездә һәм дөньяда низаг тудырабыз”, ди ул.

Чәршәмбе көнне эфирда барган бәхәс, сайлау алдыннан президент белән көндәш нәмзәтләр арасында булган икенче програм.

Төрек теленә көтелмәгән ихтирам

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат, илнең төньягындагы азәри азчылыгының тавышын җыю өмете белән төрек теленең Иран университетларында укытылачагын хәбәр итте.

Азәри асыллы Мөсәви азәриләр күп яшәгән Тәбриз шәһәрендә хатыны Зәхра белән
Иран президенты төрек теле һәм әдәбиятының университетларда укытылуы өчен, мәдәният шурасында карар кылынуын белдерде. Төрек телен Иранның мәдәният мирасы буларак атаган Әхмәдиниҗат, төрекчәнең Иран һәм ислам мәдәнияте өчен мөһим тел булуын әйтте.

Илнең төньягында яшәгән 25 миллионга якын aзәринең тавышы, сайлау өчен мөһим роль уйный. Әхмәдиниҗатның иң зур көндәше -реформачы Хөсәен Мөсәви дә асылы белән азәри милләтеннән.
XS
SM
MD
LG