Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда кулга алынганнар көчләнгән


Иранда президент сайлавыннан соң кабынган ризасызлык чараларына ике ай вакыт тулганда, протест чараларында кулга алынганнар язмышы борчу оята.

Каршылык чараларыннан соң кулга алынган Бәһзад Мөхаҗир 15 июньдә гаиләсе белән бер тапкыр телефон аша гына сөйләшә. Шул көннән соң 47 яшендәге оппозиция тарафдары Мөхаҗир турында гаиләсе бернинди мәгълүмат ала алмый.

Соңыннан борчулы гаиләгә бер табиб шалтыратып, табылган бер мәетне тану өчен хастаханәгә килергә чакыра. Мөхаҗирнең гаиләсе мәет янына килгәч, аның 21 июньдә итерелүе турында мәгълүматны күрә. Ләкин аның ничек үлүе турында мәгълүмат бирелми. Мөхаҗернең гаиләсе мәет гәүдәсендә яра һәм йөрәге янында ядрә эзе булуын искә төшерә.

"Мөхаҗер сайлаудан соң чыккан каршылык һәм протестләр чараларында Иран хакимияте тарафыннан кулга алынган. Соңыннан юкка чыккан сәяси корбаннарның берсе иде ул", ди аның гаиләсе.

Хакимияттән халыкка кисәтү

Аның туганы Нима Намдари Мөхаҗирнең үлеме хакимиятькә каршы чыккан кешеләр өчен ачык бер юллама иде дип уйлый:

"Без аны җирләгәннән соң тагын аның язмышын кабатлаган 3 кешенең каберләрен дә зыярәт кылдык. Аларның үлеме сәясәт белән бәйле иде, ягъни аларны үтерү белән хакимият халыкка ачык юлла күрсәтте. Сайлау нәтиҗәләрендә бернинди үзгәреш булмаячак", ди Мөхаҗернең кече туганы Намдари.

Бу хакта кеше хокукларын яклаучы оешмалар да сөйләде. Алар бастыру чараларының хәзергәчә күренгәннән көчлерәк булуына басым ясады.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Иранда сайлаудан соң чыккан каршылык чараларында 30-дан артык кеше үлгән. Кеше хокуклары төркемнәре исә һәлак булучылар санын 100-дән артык булуын әйтә.

Kөч куллану турында гаепләүләр

Президент сайлавында ярышкан реформачы намзәтләрдән Мәһди Карруби кулга алынган кешеләргә каршы көчләү булуы турындагы гаепләүне тикшерүне сорады.

Элекке президентлардан һәм гуләмалар мәҗлесе башлыгы Али Әкбә Хашими Рәфсаҗанигә махсус хат җибәргән Карруби, бу "оят мөгаләмә" турында тикшерү уздыруны сорады.

Карруби кулга алынган хатын-кыз һәм яшь ир-атларның көчләнүен ,кайберләренең авыр яралы булуын язды. Ул Рафсанҗанигә бу хакта дини башлык Хамәни белән киңәшләшергә сорады.

Карруби вакыйга турында хатында, "Каршылык чараларында кулга алынган кайбер кешеләр үзләренең вәхшиләрчә көчләнүен алга сөрә. Хәтта кулга алынган яшь егетләр дә көчләнгән. Аларның кайберләре физик һәм психологик яктан бик авыр хәлдә өйләреннән тышка чыгалмый", дип язды.

Протест чараларыннан соң 200-дән артык кешенең кулга алынуы фаразлана.
XS
SM
MD
LG