Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран сайлавында сакчылар тәэсире


Иран президентлык ярышында көрәшкән ике реформачы нәмзәт Хөсәен Мөсәви һәм Мәһди Каррубинең сайлауның гадел уздырылуын күзәтү өчен уртак шура төзү таләбе кире кагылды.

Президент нәмзәтләренең алдагы көннәрдә булачак президент сайлавын күзәтү өчен уртак махсус шура булдыру тәкъдиме, инкыйлаб шурасы һәм эчке эшләр министры тарафыннан кире кагылды. Ике тараф та кире кагу сәбәбен, тәкъдимнең рәсми сайлау тәртибенә туры килмәве белән аңлатты.

Иран рухани башлыгы Аятулла Хамәнәи исә бу хакта ясаган чыгышында, кайбер кешеләрнең "дошман ялганын кабатлап, сайлау бердәмлегенә зыян китерүен" әйтте.

Инкыйлаб сакчылары тәэсере

Тарафдар: Фәкать Әхмәдиниҗат!
Иранда рәсми сайлау тәртибе турындагы бәхәсләр беренче түгел. 2005 елда булган президент сайлавында Мәһди Карруби Әхмәдиниҗатка каршы җиңелгәч, аның "алдан оештырылган булуы һәм оешмалар тәэсире астында узуы" турында зарланган иде.

Иран инкыйлаб сакчылары хәрби көченең бер бүлеге булган Бәсиҗ яшьләр берлегенең сайлауда нинди роль уйнавы билгеле түгел. Ләкин 2005 елгы сайлауда Әхмәдиниҗатның җиңеп чыгуында Бәсиҗнең зур тәэсире булуы мәгълүм.


Бәсиҗ яшләре

Бәсиҗ шул ук вакытта 2008 елда узган мәҗлес сайлавында алып барган җитди чаралар нәтиҗәсендә, үзләрен “принципчы” дип атаган сәясәтчеләрнең сайлануында зур роль уйнаган иде.

Иран инкыйлаб сакчыларының сәяси чараларда катнашу хокукы булуына басым ясаган Бәсиҗ башлыгының, хәтта бервакыт элекке күзләү идарәсе башлыгына "без сәяси контроль өчен инкыйлабчыларга булыштык" дип әйтүе мәгълүм.

Инкыйлаб
сакчыларына ярдәм

Әхмәдиниҗат хакимияте вакытында инкыйлаб сакчыларының хәрби сәясәте зур үсеш алды. Һәм аның тәэсире Әхмәдиниҗат хакимиятендә генә түгел, шул ук вакытта ил мәҗлесе һәм вилаят хакимиятендә дә сизелә.

Инкыйлаб сакчылары конституциянең 150 маддәсе нигезендә сәясәткә катнаша алалар. Анда бу оешма ислам инкыйлабының сакчылары дип ачыкланган. Шул исәптән дәүләтнең нигезен тәшкил иткән инкыйлаб сакчылары, дәүләтне саклау өчен үзләрен сәясәттә катнашуда җаваплы күрә. Сакчылар әмерләрне турыдан-туры Иран рухи башлыгы Хамәнәидән ала.

Хамәнәи-Әхмәдиниҗат мөнәсәбәте

Хамәнәи исә моннан ике атна элек Көрдестан вилаятендә ясаган чыгышында, Әхмәдиниҗат хөкүмәтен мактап, халыкны "илне дошманнарга сатып, аның абруен төшерергә тырышучыларга тавыш бирмәскә" чакырган иде.

Хамәнәи, халыкка сайлауда кемгә тавыш бирү турында нәмзәт исемен телгә алмаса да, күзәтүчеләр аның Әхмәдиниҗатны яклавы ачык күрелә дип әйтә. Хамәнәи белән якын мөнәсәбәттә торган Әхмәдиниҗат, инкыйлаб сакчыларын һәм аның яшьләр бүлеге Бәсиҗны финанс яктан ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG