Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран яшелләр харәкәте дөнья сәхнәсендә


Чехия башкаласында "Бердәм дөнья - 2010" дип аталган халыкара кино фестивале башланды. Кеше хокукларына багышланган фестивальдә төп кунак - Иран.

10 мартта башланган фестиваль 8 көн дәвам итәчәк. Әлеге фестивальдә Иранга зур игътибар бирелә. Тантананың үзе дә 21 яшьлек Һана Махмалбаф төшергән "Яшел көннәр" дигән документаль фильм белән башланды.

Кеше хокуклары һәм демократиягә мохтаҗлар җәмгыяте Чехия хәйрия төркеме иганәчелегендә оештырылган фестивальдә башка Иран фильмнары да урын ала. Мәгълүм булганча, Иран фильмнары дөньяда болай да мәшһүр, ләкин андагы кеше хокукларын чагылдырган фильм бу юлы күбрәк игътибарны җәлеп итә. Чехиядәге әлеге төркем башлыгы Марек Свабоду моны былтыр узган президент сайлавы белән аңлата. Мәгълүм булганча, сайлаудан соң арткан ризасызлык чарасы дөнья хәбәрләре арасында еш урын алды.

Кеше хокуклары һәм демократиягә мохтаҗлар җәмгыяте башлыгы: "Без кеше хокукларын кайгырткан хәйрия оешмасы һәм Ирандагы президент сайлавыннан соң булган протест чараларына битараф түгел", ди.

Һана Махмалбаф


Былтыр июнь аенда булган президент сайлавы оппозициядә зур ризасызлык уяткан иде. Алар ризасызлыгын каршылык чаралары белән дөньяга ишеттерергә тырышты. Меңнәрчә кеше яшел төсле тасмалар киеп, мәйданнарда үлү, тоткарлану куркынычына карамастан, протест чаралары узды. Шуннан соң яшел төс оппозиция хәрәкәте символына әйләнде.

Европада Чехия хәйрия оешмасы кебек төркемнәр Иран оппозициясен яклап, гаделлек таләп иткән Иран халкына теләктәшлек белдереп төрле чаралар оештыра.

Фестивальдә тамашачыларга тәкъдим ителгән "Яшел көннәр" фильмы директоры Һана Махмалбаф Иранның танылган режиссеры Мухсин Махмалбафның кызы. Һананың сайлаудан соң башлаган каршылык чараларын чагылдырган фильмы сентябрь аенда Вененициядә узган фильм фестивалендә беренчелекне яулаган иде.



"Яшел көннәр" фильмында оппозиция чаралары вакытында мобиль телефоннардан төшерелгән видeолар кулланыла. Шулай ук анда чаралар вакытында үтерелгән 26 яшьлек Нида Агасултанда күрсәтелә.

Махмалбаф бу фильмда меңләгән оппозиция тарафдары күргән фаҗиганы дөньяга күрсәтүне максат итеп куя.

"2009 елның12 июнендә узган сайлау Иран халкының язмышына зур йогынты ясады. Сайлауга ризасызлык белдергән кешеләр төрмәгә утыртыла, кыйнала, төрле җәберләүгә дучар була. Кайберләре хәтта ир булуына карамастан, төрмәдә көчләнә. Кайберләре исә ватан дошманы дип үлемгә хөкем ителде. Минем гаиләм кебек бик күп гаилә илдән качудан башка чара таба алмады. 12 июньгә кадәр кешеләр Иранны Әхмәдиниҗат сүзләре белән генә таный иде. Ләкин хәзер бу күренеш үзгәрде", ди Махмалбаф.

Фестивальдә "Никаб астындагы хатын" дип аталган башка бер фильмда Иран хатыннары дучар булган хәлләр тасвирлана.


Быелгы фестивальдә дөньяның төрле илләреннән 1500 кеше катнаша. Фестивальгә кеше хокуклары турында 101 фильм күрсәтелә. Әлеге фильмнар Чехиянең 29 шәһәрендә тамашачыга күрсәтелә.

Фестиваль Чехиядән соң Европа башкаласы Брюссельдә дәвам итәчәк.

Быел тәүге тапкыр тамашачыларга иң яхшы дип уйлаган фильм өчен тавыш бирү каралган.


Фильмнарның кайберләрен шулай ук 28 мартка кадәр интернеттан карап була.

XS
SM
MD
LG