Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Орда" фильмындагы хаталар турында кисәттем – тыңламадылар"


“Орда” фильмы Әстерханда, элекке Сарай хәрабәләре янында төшерелгән
“Орда” фильмы Әстерханда, элекке Сарай хәрабәләре янында төшерелгән

20 сентябрь “Орда” кинофильмының премьерасы булачак. Аны җәй көнне Халыкара Мәскәү кинофестивале кысаларында инде күрсәттеләр, ул берничә номинациядә җиңеп чыкты. Фильмны югары бәяләделәр, актер Марат Бәшәров “афәрин” дип кычкырып алкышлады, шул вакытта ул бәхәс тә тудырды.

Азатлык радиосы әле фильм төшерелгән чакта ук бу турыда язып чыккан иде. Алтын Урда чорындагы татарлар ничек тасвирланыр, режиссер, сценарий авторы объективлыкны саклап, берсенә дә таш атмыйча үз тарихын бәян итә алырмы дигән сорау куелган иде. Кинофильмны карамыйча тулы картинаны күзаллау авыр. Шулай да урыс режиссеры үзе дә биргән әңгәмәсендә “Орда” фильмы барысының да, бигрәк тә татарларның күңеленә хуш килмәс дип шиген белдергән иде.

“Орда” нәфис кинофильм буларак төшерелсә дә, төркемдә шактый тарихчылар да эшләгән. Шуларның берсе Алтын Урда чорының археология белгече, тарих фәннәре кандидаты Вадим Рудаков булган. Ул “Орда” кинофильмының тарихи киңәшчесе булып эшләгән, ләкин эшнең яртысына җиткәндә генә режиссер һәм кинематографистлар төркеме белән юллары аерылган. Моның сәбәпләрен, кинофильмның төшерү тарихын, анда эшләве турында ул безгә үзе сөйләде.

– Вадим, “Орда” кинофильмын төшерүчеләр такымына эләгеп китү тарихы нинди булды? Сезгә кем, кайчан мөрәҗәгать итте?

Вадим Рудаков
Вадим Рудаков
– 2009 елның июнь аенда “Православная энциклопедия” киностудиясе “Орда” кинофильмын төшерүен әйтте һәм миннән, Алтын Урда чоры белгече буларак, киңәшләрем белән ярдәм итүемне сорадылар. Июль башында режиссер, куючы рәссам, продюсер, иҗади җитәкче белән очраштык, кызу итеп әңгәмәләштек, алар бу чор тарихы, аның шәһәрләре, яшәеш турында шул кадәр кызыксынып күп сораулар бирделәр, мин “ниһаять, Җүчи Олысы чоры турында сыйфатлы кино төшерәчәкләр! Кешеләрне өркеткән куркыныч әкиятләргә нигезләнгән түгел, ә реаль тормышка якын килгән тарихны тасвирлаячаклар” дип куанган идем.

Алтын Урданың шәһәрләрен өйрәнгән кеше буларак, мин калалар, аларның төзелеше, халыкның яшәеше турында консультацияләр бирергә тиеш идем. Барысын да белеп бетереп булмаганга күрә, эшкә башка тарихчыларны җәлеп итәрбез дип килештек, бу вазифа миңа йөкләнде. Русиянең урта гасыр тарихын өйрәнүчеләр, изге төсләр, чиркәү җиһазлары, хәрби кораллар һәм киемнәр, төрки телләр белгечләрен эзләп табып, эшне оештырып килдем. Кайбер галимнәрне “Православная энциклопедия” үзе таба иде.

– Кинофильм сценарие, аның идеясе ошадымы? Сезгә нәрсәнедер өстәргә яки кыскартырга, үзгәртергә туры килдеме?

– Миңа, тарихчы буларак, сценарийны уку сират күперен үтү белән тиң булды. Кайчак укуны читкә куеп, ярсулыкны тынычландырыр өчен үз-үземә ял оештырырга туры килә иде. Сценарийда Алтын Урда турында башка сыймаслык кыргый уйдырмалар (алардан хәтта XIX гасырда ук тарихчылар үзләре баш тартты) урын алганга күрә, гади генә иттереп әйткәндә, чәчләр үрә торды. Шул кадәр күп хата, ялган, ахмаклык! Бер нәрсәгә дә нигезләнмәгән, сәбәпсез явызлык күренешләре дә шактый очрады. Чынында сценарийны уку авыр булды, күңел кабул итмәде.

Сценарийга төзәтмәләр кертү, аңа аңлатма язмасы сценарий күләменнән ике тапкырга артты. Фильмга карата фикерләремне җиткердем, ләкин күпчелек төзәтмәләрем исәпкә алынмады, читкә этәрелде. Башта режиссер киңәшләргә колак салып, сценарийның үзгәртергә тырышкан, моны ул үзе әйтте, ләкин кинофильмның идеясе гомумән юкка чыга башлый дип, үзгәртү эшен туктаткан.

– Шуңа ачу килеп, юлларыгыз аерылдымы? Үзегез баш тарттыгызмы, әллә сценарийга артык тыкшынуыгызны ошатмыйча читләштерделәрме?

– 2010 елның июль аенда үзем хезмәттәшлектән баш тарттым, чөнки кинофильмның тарихи төгәллеген саклап калу өчен җавап бирә алмаганымны, ялганга каршы торырга көчем булмаганын аңладым.

Апрель аенда ук кинода күрсәтелергә тиеш булган Сарай шәһәре тарихи чынбарлыкка туры килмәгәнен, мин керткән төзәтмәләр исәпкә алынмаганын белдем. Режиссер, рәссамнар белән элемтәдә торыр өчен арадашчы бер кыз булды, ул сораулар бирә, мин җаваплыйм. Кайда язам, кайда сөйләп аңлатам. Аннары минем белән элемтәдә торган ул хезмәткәр эшеннән киткән булып чыкты, телдән әйткән киңәшләрем өлешчә юкка чыккан. Бу эшне яңадан башкарырга туры килде. Июль азагында тагын мөрәҗәгать иттеләр, ләкин башкача консультацияләр бирмәячәгемне әйтеп, режиссер яки икенче режиссерның шалтыратуын сорадым, хезмәттәшлекнең тәмамлануның сәбәпләрен үзләренә аңлатырга теләдем, ләкин берсе дә шалтыратмады. Икенче режиссер белән элемтәгә кереп, Урда чорын тасвирлау бөтенләй тарихка туры килми дип канәгатьсезлегемне белдердем, ул моны бик тыныч кабул итте, аңа кадәр дә ул минем канәгатьсезлек белдергәнемне белә иде. Шуның белән вәссәләм...

– Андрей Прошкин “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә “Орда” фильмын барысы да җылы кабул итмәс дип шик белдерде, ул моны “Татарстанга Алтын Урда чорын күккә чөеп мактау хас, ә урыслар өчен бу вакытлар татарларның кулы астында кол булып яшәү чоры, авыр вакыт”, дип аңлатты. Сез, тарихчы-киңәшче буларак, кинофильмны татарлар, башка төрки халыклар авыр кабул итәргә мөмкин икәнен кисәткән идегезме?
Бу – совет чорында татар-монголларны тасвирлауның иң начар үрнәге

– Әлбәттә. Бер-ике тапкыр гына түгел, бу турыда даими рәвештә аңлатып килдем. Рецензиядә дә җентекләп яздым. Кинодагы татар-монголларда кеше кыяфәте булса да, чынында тамашачылар каршына алар явыз, кыргый, комсыз, аңгыра булып килеп баса. Мәзәкләре дә ниндидер тупас килеп чыккан. Бу – совет заманында татар-монголларны, күчмә халыкларны тасвирлауның иң начар үрнәкләре. Гәрчә, совет киносы, гомумән алганда, шактый югары дәрәҗәдә иде.

– Прошкин белән аралашканда ул кинофильмның иҗади әсәр булуына басым ясады. Ул тарихка нигезләнмәде дип әйтте. Биредә беренчел планда автор идеясе, әкият, риваять, ләкин шул ук вакытта кино төшерү эшендә тарихчыларның зур төркеме эшләвен дә әйтте. Прошкинның кайсы җирдә ялганлаганын аңлау авыр. Бу кинофильм чынында тарихи әсәр итеп төшерелә башладымы, Сезгә ничек аңлаттылар?

– Баштан ук ул тарихи фильм буларак төшерелде дип өздереп әйтә алмыйм. Ләкин алар профессиональ тарихчыларга мөрәҗәгать итте һәм киңәшләребездә төгәллек таләп ителде, ягъни алар безгә тарихи нәфис фильмга булган таләп куйганнар иде. Тик ахырда чынбарлыктан ерак торган сценарийны нигез итеп алып, тәмам әкият төшерү ягына авыштылар.

Прошкин үзе моны тарих-легенда дип атый. Ул сценарий авторы Алтын Урда дип аталган заманны мифик дөнья итеп сурәтләгәнен әйтә. Төп урын мифка бирелә, биредә тарих бары тик декорация буларак кабул ителә. Прошкин барлык җирдә дә “Орда” нигезендә тарих түгел, ә миф, әкият, риваять ята дип әйтәчәкмен дигән вәгъдәсен өлешчә үти. Ул чыннан да шулай дип сөйли. “Культура” каналына шулай дип аңлатты. Ә бер әңгәмәсендә кинода күрсәтелгән Сарай Бату шәһәренең архитектурасы Алтын Урда чорына туры килми, ул Азия, Төньяк Африка архитектурасының җыелмасы, хәтта уйлап табылган шәрык шәһәре дип әйтте.
Фильмдагы татарларны карикатура кебек кабул итәргә кирәк

Вәгъдәсен өлешчә үти дидем, чөнки, сез дөрес әйтәсез, монда тарихчылардан торган зур төркем эшләгәнен онытмаска кирәк. Кино төшерү төркеме үзләре күптөрле тарихи китаплар, чыганаклар, фәнни әдәбият укыганын әйтә. Тарихчылар киңәшләре булды, ләкин бу очракта кинематографистлар аларны ничек кулланганы сорау тудыра. Нәтиҗәдә кино төшергәндә XIV гасырның тарихи материалларын түгел, ә аңа кадәр 100 ел элегрәк булган вакыйгаларны нигез итеп алганнар булса кирәк. Алар тасвирлаган вакытлар Җүчи Олысы барлыкка килгән, татар-монголларның һөҗүмнәре башланган чорга туры килә. Ул вакытта икътисад та, мәдәният тә түбән дәрәҗәдә була. Яисә нигез итеп алынган тарихи мәгълүмат үзгәртелгән. Шуңа күрә әзер продуктта реаль тарихи Урда түгел, ә иҗат төркеме уйлап чыгарган бер дәүләт. Кинодагы татарларны да карикатура кебек кабул итәргә кирәк.

– Уйдырмага нигезләнгән нәфис фильм төшергәч, режиссер, сценарий авторына, рәссамнарга шул кадәр күп тарихчыларның киңәше нәрсәгә кирәк булган соң?

– Бу сорауны сез генә түгел, башка тарихчылар да бирә. Режиссерга ни өчен галимнәр киңәше кирәк булганын аңлатып була. Кино яхшы килеп чыксын, ул чорны бераз булса да күзаллар өчен тарихчылар ярдәме кирәк. Режиссерга Алтын Урда дәүләте нинди, анда яшәгән татар-монголларның яшәеше, Җүчи Олысы шәһәрләрен, Русь нинди булганын күзалларга кирәк, моны тарихчылардан башка эшләү авыр. Русь буенча аларның белемнәре бар, ләкин күпчелек өчен Алтын Урда – ул “терра инкогнито” дәүләте, билгесезлек белән уратып алынган җир, чор. Тарих китапларында Җүчиләр дәүләте гел канкоешлар белән искә алына, татар-монголлар бертуктаусыз яу белән килүче, славяннарны буйсындыручы, ясак түләттерүче итеп тасвирлана, Куликово сугышы телгә алына.

Тарихчыларның киңәшләре режиссер, сценарий авторларына үз әкиятләрен тудырыр өчен этәргеч, нигез буларак кулланылды.

– “Орда” киносы Әстерханда, элеккеге Сарай хәрабәләре янында төшерелгән. Декорацияләрне анда урнаштыруны сез тәкъдим иттегезме?

– Әйе, бу урыннарда, чынын да кала булган җирләр, аннары табигате бик матур, дала да, калкулыклар да күп. Бихисап тозлы күлләр бар, көзен аларның ярлары аеруча матур була. Шунда Актүбә елгасы ага, аның тирәсендә сарык, елкы, ат, дөя көтүлекләре йөри. Аннары хәрабәләр ерак булмаганлыктан, анда җәй айларында археологлар эшли, кирәге чыкканда киңәшләшеп алу да уңайлы. Бу урынның тагын бер өстенлеге – Селитренный авылыннан 15-20 чакрым ераклыктагы гына чын чүл – Рын-пески башлана. Кино төшерер өчен идеаль урын! Ләкин башта режиссер хезмәттәшләре белән тәкъдимемне кире кагып, Оренбур далаларын карап кайттылар. Анда зур елга булмаганлыктан Әстерхан якларында туктарга карар иттеләр.

– Кинодагы Сарай каласы чынбарлыктагы Алтын Урда башкаласына охшатып төзелгәнме? Мәсәлән, трейлердан күренгәнчә, аның комнан ясалганы күзгә бәрелеп тора?

“Орда” фильмы декорацияләре
“Орда” фильмы декорацияләре
– Кино өзекләрен карап кына нәтиҗә ясау авыр, ләкин мин күргәннәрдән бу Алтын Урда шәһәре түгел икәнен әйтә алам. 2009 елның ахырында булачак декорацияләр моделе белән таныштым, тарихи дөреслеккә туры килгән бер генә бина да, корылма да юк икәненә гаҗәпләндем. Бу турыда әйттем. Шәрык шәһәре турында стериотиплар нинди була, шул рәвешле декорацияләр төзелгән булып чыкты: кәкре һәм тар тыкрыклар, балчыктан ясалган корылмалар, яссы түбәләр, кысрыкланып, бер-берсенә өеп дигәндәй төзелгән йортлар... Урда шәһәрләрендә йортлар бер катлы булган, ләкин күпчелек монументаль иҗтимагый биналар биек итеп төзелгән һәм йортлар бер-берсеннән аерым торган, һәрбер йортның үз коймасы булган.

Рәссам белән бу турыда озаклап сөйләшергә, аңлатырга туры килде, ниндидер компромисска да киленде кебек, бераз булса да тарихи Сарай булсын иде дигәнгә ул да риза булды.Тик моны эшләмәс өчен йөз сәбәп табылды: биналарның катларын кечерәйтеп булмый, чөнки күрше декорацияләр уңышсыз күренәчәк, йортларның бер-берсенә ябышып торуын да үзгәртеп булмый, чөнки декорациянең мәйданын берничә тапкырга арттырырга кирәк булачак, ә бу, билгеле, акчага барып тоташа. Шуңа күрә режиссер нидер үзгәртүгә катгый каршы чыкты. Ахырда мин бу кинофильмда чынбарлыктагы Сарай тасвирланмаячагын, режиссерның да моңа битараф караганын аңладым.

Кино өзекләрендә Актүбә ярындагы биналар компьютер графикасы белән эшләнгәне күренә. Алар төсе, структурасы буенча, чыннан да, комнан эшләнгән корылмалар кебек күренә (гәрчә бу ярлар балчыктан һәм балчыксыл туфрактан тора). Сүз дә юк, рәссамның иҗаты ихтирамга лаек, ләкин аның хезмәте Сарайга бернинди дә катнашы юк, тамашачыга балчыктан ясалган гади корылмалар күрсәтелә. Чынында Алтын Урда чоры шәһәрләренең иҗтимагый биналары бик затлы итеп төзелгән, купшы итеп бизәлгән, мозаика, майолика белән чуарланган.



Сарай декорациясенең моделен караганда куючы-рәссам миңа турысын әйтте: “Вадим, сез мине үтерерсезме, белмим, ләкин сезнең киңәшләрегезгә туры килмәгән гомумән башка шәһәр ясадым” диде. Карадым, бер генә Алтын Урда чоры бинасы юк иде! Комиссиягә моны әйттем. Берничә ай үтү белән куючы-рәссам матбугатка интервью биргәндә моның гел киресен сөйли башлады.

Кинофильм рәссамы әңгәмәләрендә кулдан килгәнче чынбарлыктагы Сарайны гәүдәләнедерергә тырыштым дип әйтте. Бу авыр, чөнки мәгълүмат юк, тарихчы-кинәшчеләрнең дә мәгълүматлары бер-берсеннән аерыла дип сөйләде. Бу – ялган. Беренчедән, ул чор шәһәрләре кирәк күләмдә өйрәнелгән, фәнни хезмәтләр җитәрлек, шуңа күрә Сарайны 100% булмасын, ләкин 90%ы нинди булганын күз алдына китереп, аны декорациядә гәүдәләндерергә мөмкин, теләк кенә кирәк иде. Аннары бу өлкәдә бер-берсен инкарь иткән, каршылыклы фикердә булган тарихчыларны белмим, рәссам да аларны әйтә алмады.

Ул журналистларга берничә тапкыр “археологлар Алтын Урда башкаласының тирәсендәге җирнең бары тик 2% мәйданын гына казып, тикшергән” диде. Һәм моны үз фантазияләрен аклар өчен контраргумент итеп кулланды. Ләкин 2% - ул 30 мең квадрат метр мәйдан дигән сүз! Моңа өстәп Сарайдан башка монголлар чорындагы дистәләгән шәһәрләрне, анда уздырылган казу эшләрен исәпкә алырга кирәк, ә бу дистәләгән мең квадрат метр дигән сүз. Археология фәне өчен бу зур мәйданнар! Шуңа күрә археологлар Җүчи Олысының чоры шәһәрләре нинди булган, аларның планнарын, архитектурасын күз йомып та әйтеп бирә ала.

Рәссам минем тарихи киңәшләремне бу бары тик бер кеше фикере, күзаллавы дип әйтергә тырышты. Ләкин үз сүзләремне дәлилләр өчен төрле тарихчылар тарафыннан язылган, инде күптән исбатланган күптөрле мәкалә, китаплар тәкъдим иттем. Чынында булган фактларны инкарь итеп булмый.

Белмәгәнемне шунда ук әйтә идем яки ниндидер сорауда мәгълүматым җитми икән, башка галимгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә идем. Рәссамның бу сүзләре бары тик үзе уйлап тапкан фантастик Сарайны аклар өчен генә кулланылды.

– Узган чордагы вакытларны күзаллар өчен вак детальләр дә мөһим роль уйный. Рәссамнар татарларның матди мирас, мәдәният үрнәкләрен дөрес тасвирлый алганмы? Мәсәлән, кием, хәрби кораллар, савыт-сабалар?

“Орда” фильмы декорацияләре
“Орда” фильмы декорацияләре
– Тулы картина булсын өчен киноны башта карарга кирәк. Кием буенча белгеч түгелмен, бу өлкәдә аларга Юрий Кулешов ярдәм итте. Ул да киемнәр, кораллар чынбарлыкка туры килмәгәненә зарланган иде, аның да киңәшләре әллә ни исәпкә алынмаган. Үземнән шуны әйтә алам, татар илчеләре бик затлы киенгән, аларның киемнәре парчадан тегелгән, җиләннәре алтын, көмеш җепләр белән эшләнгән. Кыйммәтле ефәктән күлмәкләр, затлы зәркән эшләнмәләр, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән каешлар... Ә кинода күренгәнчә, илчеләр гап-гади халаттан йөри, бу гади кешеләрнең көндәлек киемнәре булган. Хан илчеләрен көтүче киеменә киендерергә ярамый!

Тарихи чыганакларда билгеле булганча, Алтын Урда ханнарына ризыкны көмеш яки алтын, алтын йөгертелгән савытларда китергәннәр. Урдада ялтыравык йөгертелгән савыт-сабалар киң таралган, хәтта бай булмаган гаиләләр дә алар белән кулланган.
Фильмда нигездә кыргый Урда тасвирлана

Кинода нигездә кыргый Урда тасвирлана. Ул вакытта кыргыйлык, явызлык җитәрлек булган, бу бит Урта гасырлар. Вәхшилек Европага да хас булган, күбрәк кылыч белән эш иткәннәр. Дөрес, Алтын Урда чорында тәхет өчен дә сугышканнар, үтергәннәр, шәһәр, авыл халкын кырганнар, яндырганнар, коллыкка да алганнар. Ләкин шул ук вакытта бу нечкә шигърият үсеш алган чор икәнен дә онытмаска кирәк. Искиткеч зәвыклы, мозаикалар белән бизәлгән биналар, сарайлар, затлы киемнәр, савыт-сабалар, шагыйрьләрнең үзара осталыкларда көч сынашуы, галимнәр, дин белгечләренең бәхәсләре, шәһәрләрдәге киң урамнар, инде гап-гади җәмәгать бәдрәфләрен алыйк – болар барысы да Алтын Урдада тулы канлы яшәеш системы, цивилизация күрсәткечләре. Мисал өчен, Европа ул вакытта җәмәгать бәдрәфләре турында хыялланмаган да...

– Бүгенге татарларның күпчелек өлеше үзен Алтын Урда варислары дип атый. Алтын Урда заманы татар дәүләтенең чәчәк аткан чоры дип саный, шуңа да кайбер тарихчылар, язучылар, режиссерлар тарафыннан бу чор негатив яктан тасвирлаганга күрә, йомшак иттереп әйткәндә, татарларның ачулары килә. Кыргый татарларның кул астында урысларның интегеп яшәүләре, православ дине кысылуы турында язмалар мәктәп дәреслекләреннән киң экраннарга да күчте. Бу авыр кичерелә. “Татар-монгол иго”сы өчен күсәкнең авыр өлеше татарларның башына төшә. Ник татарлар гына бу күренешне йөрәгенә якын ала соң, үткәннәр өчен акланырга, киресен исбатларга тырыша? Алтын Урда чорындагы татарлар белән бүгенге чор татарлары белән уртаклык никадәр?

– Якын алмас өчен тарихны укырга, өйрәнергә кирәк. Сәясәтне алгы планга куйган урыс яки татар тарихчылары объектив була алмый. Тарихчылардан кала, киң җәмәгатьчелек Җүчи Олысы чорында кемнәр яшәгәнен белми. Дәүләттә татар яки монгол яки татар-монгол исемендәге гибрид халык булган дип күзаллана. Ләкин татар этнонимы ул җыелма сүз. Ул вакытта азчылыкны тәшкил иткән монголларны да, төрки кавемнәрне дә татар дип атаганнар. Татар-монгол варислары бер татар гына түгел, ә башкорт, нугай, комыклар һәм казакъ, каракалпак, үзбәкләрнең күп өлеше дә.

Мин сценарий авторларына бер диалогка “Биредә төрле халык яши, ләкин, сез, урыслар, безне барыбызны да татар дип атыйсыз” дигән сүзләрне кыстырып җибәрергә тәкъдим иттем. Шул рәвешле бу сорауда аз гына булса да ачыклык керер, тамашачы аңлар иде.

“Орда” фильмы декорацияләре
“Орда” фильмы декорацияләре
Татар-монголларның мирасы бүгенге татарга терәлеп калуында татарлар үзләре гаепле. Беренчедән, гади бер әйберне аңларга кирәк, милләтнең килеп чыгышы һәм аның исеменең барлыкка килүе төрле булырга мөмкин. Этнонимнар очраклы була ала һәм алар халык этногенезы белән уртаклыгы юк дисәң дә була.

Мәсәлән, румыннар (романнар). Хәзерге Румыния (Романия) урнашкан җирләрдә яшәгән валах халкы XIX гасырда борынгы римлылар исемен ала. Аларның Римга мөнәсәбәте бармы? Өлешчә генә. Бүгенге Румыния территориясенең бер өлеше – Дакия – Урта диңгез империясенә безнең эраның II гасырында кергән һәм III гасыр ахырында аннан чыккан. Ләкин бу вакыт эчендә бу җирләрдә латин (роман) теле киң таралган.

Икенчедән, татар зыялылары аркасында татарларны Җүчи Олысы варислары дип атыйлар. Алтын Урда татар-монголлары белән бүгенге татарлар арасында тигезлек билгесен кую – наданлык, сәяси девидентлар җыю теләге. Әйтәм бит, җыелма бер исем, Русия империясендә хакасларны да, шорларны да, карачайларны да, азәрбайҗаннарны да, хәтта Тын океан ярында яшәүче нивх халкын да татарлар дип атаганнар.

Татар зыялылары Алтын Урда варислыгын үзенә алып, халыкны уңайсыз хәлдә калдыра. Күпчелек Идел буендагы татарларны Монголиядән килмешәк халык дип саный, димәк, алар һөҗүмче, яулап алучылар итеп кабул ителә. Бик азлар гына болгар, кыпчак, фин-угырлар турында белә, ә аларның каны казан, мишәр, һәм башка татарларда ага. Хәтта татар белән урысның да килеп чыгышлары бер-берсенә бик якын. Татарда да, урыста да фин-угыр каны ага. Моны урысларга да, татарларга да кабул итү авыр. Бу турыда гомумән белмиләр яки белергә теләмиләр, ләкин генетика моны раслый. Европаның көнчыгыш урман һәм урман-далаларында бүген тарихта юкка чыгып барган фин-угырлар хуҗа булган, аннары гына бирегә төркиләр белән славяннар килеп утырган. Фин-угырлар ул җирләрдә күпчелекне тәшкил иткән, ләкин славяннар һәм төркиләр (ә алар азчылык булган) тарафыннан ассимиляцияләшкән. Шуңа да мин "Поскреби русского, найдёшь татарина" дигән әйтемне тарихка якынрак булган: "Поскреби русского, найдёшь финно-угра" дигәнгә әйләндерер идем.

– Андрей Прошкин биргән әңгәмәсендә митрополит Алексий яшәгән чор аз өйрәнелгән дип әйтә. Бу чынбарлыкка туры киләме?

– Өлешчә ул дөрес әйтә. Европа илләре белән чагыштырганда, әйе, аз өйрәнелгән. Урта гасырның Көнбатыш Европасын алганда, анда, мәсәлән, меңләгән, бәлки, миллионлаган документ сакланган. Ләкин шул ук вакытта Алтын Урда турында аз беләбез дип тә әйтеп булмый. Бер журналист кинематографистлар сүзенә нигезләнеп, “Алтын Урда чорындагы тормышның күренешләрен күрсәтү авыр, бернинди дә тарихи чыганаклар калмаган, мәгарәдә яшәүчеләр заманасы турында кино төшерү күпкә җиңелрәк” дип язып чыкты. Бу – китап укымау билгесе.

– Ничек уйлыйсыз, “Орда” фильмы уңышка ирешәчәкме?

– Иҗадилык һәм драматизм ягыннан уңышлы булыр дип уйлыйм, чөнки аның сюжеты кызык, кешеләрнең, төп каһарманның кичерешләре күңелгә ятышлы. Шуңа күрә киң катлам кешеләре аны кызыксынып карар дип саныйм.
Татарларның үзләренә күптән Алтын Урда чоры турында фильм төшерергә кирәк иде

Татарларның үзләренә инде күптән Алтын Урда чоры турында нәфис фильм төшерергә кирәк иде. Ләкин татар кинематографистлары бу эштә объектив булырга тиеш, мисал өчен, Җүчи Олыс чорын артык купшылап күрсәтергә кирәкми, шулай ук бүгенге татарлар белән турыдан-туры аналогия үткәрүдән баш тарту хәерлерәк. Кызганычка каршы, милләт дип күкрәк какканда, сәясәтне алгы планга куйганда чын тарихка урын калмый, объективлык аксый. Шуңа күрә реаль Алтын Урда турында тарихи чынбарлыкны тасвирлаган кинофильмны озак көтәргә туры килер кебек.


Белешмә: Вадим Рудаков (татар исеме Ринат) – тарих фәннәре кандидаты, Дәүләт тарих музееның археология һәйкәлләр бүлегенең фәнни хезмәткәре булып эшләгән. Бүгенге көндә Русия дәүләт сәүдә-икътисад университетында һәм МЧСның янгынга каршы хезмәтенең Академиясендә тарих укыта. 25 фәнни хезмәт авторы. 1970 елда Мәскәүдә туган. Әтисе рус, әнисе татар (мишәр), чыгышы белән Нижгарның Ырбишча авылыннан. Вадим үзе әйтүенчә, аның ике исеме бар: берсе – Вадим, икенчесе Ринат. Ринат исемен аңа авылда мулла чакыртып әби-бабасы кушкан. Алты яшенә кадәр ул үзен Ринат дип кенә белгән. Татар теле аның туган теле. Татар мәктәбендә укымаса да, татарча укый, сөйләшә, ә әдәби телне үзлегеннән өйрәнгән.
XS
SM
MD
LG