Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Орда" исемле бер әшәкелек


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
"Орда" фильмына барырга туры килде. Менә дигән режиссура. Искитмәле актерлар. Ә тулаем алганда – сирәк очрый торган әшәке бер нәрсә. Фильмда асылда тарихи хакыйкать дигән нәрсәнең әсәре дә юк, бары тик уйдырмалар гына.

Фильмда вакыйгалар XIV гасырда бара. Ә бу урыс православ чиркәвенең куәте үсә башлаган дәвер. Чөнки нәкъ менә шул чорда православ руханиларын эзәрлекләү бөтенләй булмаган, урыс җирләрендә моңа кадәр күрелмәгән санда чиркәүләр төзелгән. Урыс кына түгел, Алтын Урданың үзендә православ гыйбадәтханәләр корылган. Ә Урда ул вакытта ислам динен кабул итә, шуңа да карамастан анда башка диннәргә мөнәсәбәт уңай була.

Һәм ни дип әле XIV гасырдагы Алтын Урдада заманча татар телендә сөйләшәләр? Фильмның хакыйкыйлыгын раслау өченме? Алай булса фильм геройларын монгол телендә сөйләтергә кирәк булган, хакыйкатькә ныграк туры килер иде. Әйткәндәй, кадр артындагы тәрҗемә коточкыч.

Өстәвенә бу фильм әле бюджет акчасына төшерелгән икән. Тик шул гына аңлашылмый – бу юк-бар кино ни өчен һәм нинди максатта төшерелгән соң? Татарлар белән урыслар арасында низаг-нәфрәт чыгару өченме?

Минемчә, бу фильм бар дөнья буйлап тавыш куптарган "Мөселманнарның сафлыгы" кебек үк бер провокация. Мин аны тыярга чакырмыйм. Тик бер нәрсә шиксез – мондый фильмнарны бюджеттан финанслауны тыярга кирәк.

Ирек Мортазин
"Новая газета" хәбәрчесе, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG