Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер ханлыгы башкаласында җыен узды


Бу көннәрдә Себердә “Искәр Җыены” дип аталган фестиваль үтте. Ул Тубыл шәһәреннән ерак түгел Иртыш елгасы буендa, Себер ханлыгының башкаласы булган Искәр шәһәре урынында уздырылды.

Милли фестивальгә Тубыл, Төмән, Омски, Ялутор, Новосибирски, Томски, Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләреннән тыш, Казакъстаннан да вәкилләр катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Искәр җыены” инде өченче тапкыр уздырыла һәм Себер татарларының яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Аны Төмән өлкәсенең “Мирас” дип аталган төбәк татар оешмасы үткәрә.

Ике көнгә сузылган бу милли җыенда халык үзенең борынгы тарихы белән таныша, дин әһелләренең вәгазен тыңлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, тамаша карый.


Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу юлы да бәйрәмгә җыелган халыкны котларга җирле җитәкчеләр, бөтен тирә-як авыл-шәһәрләрнең дин әһелләре, тарихчы-галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде.

Җыен Тубыл шәһәре мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Суховның вәгазь-фатыйхасы белән башланып китте, аннан сүз Казаннан килгән тарихчы-галим, профессор Альберт Борһановка бирелде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының сәламнәрен җиткерде һәм “Мирас” оешмасы җитәкчеләре Луиза Шәмсетдинова белән Зәйтүнә Тычинскихларга конгрессның рәхмәт хатларын тапшырды.

“Искәр Җыены”нда катнашкан язучы-галим, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова халыкка Себер татарларның борынгы тарихына бәйле яңа мәгълүматлар бирде, аларның бүгенге проблемаларына тукталды, милләттәшләребезне төрле шартларда да мөселман-татар булып калырга чакырды һәм “Мирас” оешмасына үзенең “Туран Иле” дип аталган яңа китабын бүләк итте.

Казакъстанның Семипулат шәһәреннән килгән милли хәрәкәт җитәкчесе һәм мәдәният хезмәткәре Габделхак Ахунҗанов Омски шәһәренең милли-мәдәни мохтәрият рәисе, “Умырзая” татар фольклор ансамбле җитәкчесе Гафия Алиева һәм башка чыгыш ясаучылар да татарларны бердәмлеккә һәм үз хокуклары өчен көрәшергә чакырды.

Ике көн дәвамында Иртыш буенда барган фестиваль-бәйгедә исә бөтен Себердән җыелган милли ансамбльләр, үзешчән башкаручылар көч сынашты, әмма Омскидан килгән 35 кешелек “Умырзая” ансамбленә һәм Ялутор шәһәре фольклор ансамбленә тиңнәр табылмады, Тубылныкылар үзләре дә яхшы чыгыш ясады.

Фестиваль Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда гала-концерт белән тәмамланды, аны карарга бик күп татарлар килгән иде.

Шулай ук “Искәр Җыены” кысаларында түгәрәк өстәл утырышы да уздырылды, анда Тубыл районы хакимият җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчы-галимнәр катнашты.

Утырышта төп сүз Искәр җирендә салыначак мәчет-мемориаль комплексы төзелеше турында барды, аны башкарып чыгу өчен бөтен Себер татарларын тартырга кирәклеге әйтелде.

Шушында ук күптән түгел Тубылда Казанның Мәрҗани исемендәге тарих институты ярдәме белән оештырылган “Себер татарларының тарихын өйрәнү үзәге”нең эш планнары белән дә таныштырып киттеләр. Шулай ук бу җыелышта җәмәгатьчелек тәкъдиме белән, “Мирас” оешмасының Габдрәшит Ибраһимов исемендәге бүләге булдырылды, аны Себер татарларының тарихын өйрәнгән һәм җәмәгатьчелеккә җиткергән галимәргә бирергә дигән карар чыгарылды.

Язучы-галим һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең “Күчем хан” һәм “Туран Иле” китаплары өчен бертавыштан Габдрәшит Ибраһимов исемендәге премия белән бүләкләнде.

XS
SM
MD
LG