Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Иске Казан” кантатасы тәкъдим ителде


С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Иске Казан” дип аталган кантатаның премьерасы булды. Ул Казан ханлыгының башкаласы булган Иске Казан шәһәренә багышлап иҗат ителгән. Зур концертлар залына яшьләр дә, өлкәннәр дә җыелган иде.

“Иске Казан” кантатасының сүзләрен шагыйрь Сөләйман, көен композитор Роза Мөхетдинова язган. Бу – аларның беренче уртак хезмәте һәм беренче кантатасы түгел инде.

2004 елда шушы ук авторлар “Тамырлар” кантатасын тамашачыга тәкъдим иткән иде. Ул Казанның меңъеллыгына багышлап, Татар дәүләт филармониясендә куелды.

Римма Ибраһимова җырлый
“Иске Казан” кантатасын тәкъдим иткәнче Зур концертлар залына килгән тыңлаучы-тамашачылар алдында “Тамырлар” кантатасының кайбер өзекләре куелды. “Шәһре Биләр” өлешен Русиянең атказанган артисты, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев башкарды.

“Тамырлар” кантатасының “Иске зират” дип исемләнгән бүлеген Идрис Газиев Татарстанның атказанган артисты Резеда Галимова белән җырлады.

Кичәдә “Фәридә-Алсу” дуэты да әлеге кантатаның кайбер өлешләрен башкарды.

Роза Мөхетдинова белән Сөләйманның яңа хезмәтләре – “Яшел яфрак” һәм “Ник сорыйсың, телеп йөрәгем?” җырлары белән Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова таныштырды.

Иске Казан үсәр, янә ныгыр, Аң зиһенен татар җыялса...

Иске Казан тарихы авторларның иҗатына этәргеч ясаган. Шагыйрьнең борынгы Казан турында уйлануларын Роза Мөхетдинова музыкада чагылдырган.

Проектның музыка җитәкчесе һәм дирижер – Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов.

Кантатаны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры башкарды. Нәфис сүз өлешен артистлар Илдус Әхмәтҗан белән Фәнис Җиһанша алыр барды.

Оркестр, хор, солистлар һәм нәфис сүз өчен иҗат ителгән “Иске Казан” кантатасы 10 өлештән тора. Ул Болгарның Казанга җан өрүе, Болгар-Казан юлы турында уйланулар белән башлана. Шагыйрь Сөләйман Биектау карурманының югалуына борчыла, аның моң-шавын елга саклый, дип яза.
Илдус Әхмәтҗан

Әсәрдә Бату хан, Алтын Урдага багышланган юллар, Биек тауның татарны, аның хуҗа булып кайтуын көтү турындагы сүзләр дә бар. Кантатаның ике бүлеге “Хәтер” дип атала. Шагыйрь хәтер төшенчәсенә зур әһәмият бирә, “Хәтер яшәтә күкләрне, Җир – хәтер күчәрендә, кеше булып яши кеше, хәтер яшәсә генә” дип яза.

Сөйләман Болгар афәте турында да уйлана, аны Аксак тимер җимерүгә ышанасы килми авторның.

“...Юк ышанмыйм, төрки канын төрки
Койгандыр дип, куркмый Тәңредән...
...Әмма тарих төгәл белә шуны:
Шәхре Болгар сүнгән әрнүдә...”, дип яза шагыйрь.

Кантатада мәҗүсилек һәм ислам диненә кагылган өлешләр дә бар. Автор чиста күңел, изге гамәл, ачык фикер һәм табигатьтән аермаганы өчен Аллаһка шөкер әйтә.

“...Болгавыр чак болгатса да ачы җилләр,
Капласа да татар илен яңгыр-болыт,
Тайгакларда югалтмадың кыйбла юлын,
Тайгакларда таянычың – сабыр холык...”, дип, ул халыкның сабыр холкы турында да әйтә.

“Илкам келәүе” бүлегендә шаманның келәү сүзләре урын алган. Монда Тәңре, Җир-су, Умайга мөрәҗәгать итүләр, төрки ояны эзләп әрнү юллары бар:

“...Күк Тәңре, Җир-су, Умай!
Кыл очында җан бугай,
Буыла, кими тугай,
Күлләргә чумалмый ай,
Йа оя, төрки оя...
Син кая хәзер, кая?
Йа оя, төрки оям...”

“Иске Казан” кантатасы тарихи вакыйгалар белән нык бәйләнгән. Автор Габдулла хан, Алтын-Галим бәкләр, Мулла Хаҗитаз образларына да туктала. Әсәрдә мәхәббәткә багышланган бүлек тә бар. “Туй” дигән өлеш исә Гайшә белән Хаҗитазның туй мәҗлесе турында сөйли:

“...Җыр-бию, сый-хөрмәт,
Ил башы – кодалар,
Иминлек хакында барлык уй,
Иң чибәр – ул Гайшә,
Иң батыр – Хаҗитаз,
Мәхәббәт чәчәге – кызыл туй...”
Кантатада шагыйрьнең әрнүле-иронияле юллары да бар.

“...Татар җаны кыл өстендә бүген,
Татар иле – тузган корт иле,
Йортсыз-җирсез чаба киләчәккә –
Шундый булмыймыни шыр тиле...”, ди ул “Татарга” бүлегендә.

Шунда ук:

“...Былбыл теле – былбыл сайрап, яши,
Татар теле яши – татарда.
Татар телен йотмый дөнья комы,
Татар телен йота татарлар...”, дип тә яза.

Автор бу сүзләрнең агу түгел, татар җанына әче дару булуын билгеләп үтә. Аның бар теләге – “татарның Чыңгызлардан килгән канына яшәү уты салу”.

“Иске Казан” кантатасы татар халкына мөрәҗәгать сүзләре белән тәмамлана.

“...Эчке Казан булып, алтын казык –
Иске азан яши татарда,
Шәһәр түгел элек, татар үзе
Асылына тиеш кайтырга!..”, ди шагыйрь Сөләйман һәм шигарләрдән шөгыльгә күчәргә, гамәлләргә таянып, өметне рух, акыл һәм телдә табарга чакыра.

Кантата тәмамлангач, сәхнәгә авторлар чыкты, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Идея авторы Нурислам Лотфига рәхмәт сүзләре әйтелде. “Иске Казан” белән рухланган тамашачы озак алкышлады. Милләт тарихы турында уйландыручы бу әсәр Казан ханлыгының элекке башкаласы Иске Казанның кадерле ядкарь булуын тагын бер кат искә төшерде.
XS
SM
MD
LG