Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта - мөселман мәдәнияте көннәре


Мөселман илләреннән килгән 300-дән артык артист Нью-Йоркта узучы 10 көнлек "Ислам авазы" фестивалендә катнаша. Чара динара диaлогны ныгытуны максат итеп куя.


Ислам авазы дип аталган чара Бруклин акамедик музыка бинасы каршында уза. Монда килүчеләр төрек рызыкларыннан авыз итеп, шамаильләрнең ничек язылуын күзәтеп, гарәп көйләрен тыңлый ала. Фестивалне оештырган академия җитәкчесе Карен Һопкинс, бу чараны булдыру фикере инде күптәннән булса да, 11 сентябрь вакыйгасы һәм аның тәэсиренең моңа күләгә төшерүен әйтә. Һопкинс әлеге чараның шулай да ислам мәдәниятенә карата тискәре карашны үзгәртә алачагына ышана.

"Без кешеләргә бер-берсең күбрәк аңлау һәм мәсьәләрне турыдан-туры бәхәсләшү өчен уртак платформ булдырырга теләдек. Минемчә, дошманлыкны киметү, мантыйк кысаларында мәдәниятара диалог башлау өчен мөмкинлек тудырачак", ди ул.

5-14 июнь көннәрендә Нью-Йорктагы фестиваль ислам дөньясында танылган артистларны да бергә җыя.
Чарада катнашкан Ясер Халифа, гарәп биювен заманча сәхнәләштергән театр төркеменең американ тамашычыларын үзенә тартуын әйтә:


"Монда халык бар нәрсәне дә кызыксынып карый. Чөнки бу алар өчен яңа күренеш. Америкада төрле мәдәният кешеләре яшәгәнлектән, кешеләр икенче мәдәниятне бик тиз үз итә ала. Хәзер мондагы кешеләр бер-берсен яхшырак аңлар өчен мәдәният турында күбрәк өйрәнергә тырыша. Чөнки безнең мәдәнияттә төрлелек бик күп. Без монда террорчы түгел, артистлар. Үз сәнгатебез, фикерләребез һәм мәдәниятебезне танытабыз", ди ул.

Фестиваль АКШта ислам дөньясына карата игътибар арткан чакка туры килә. Фестивальне оештыруга өлеш керткән Нью-Йоркта урнашкан Азия мәдәният оешмасы башлыгы Вишаха Десаи, фестивальнең Обама чыгышына туры килүе чараның мәгънәсен арттырды ди:

"Бу Американ халкы арасында ислам мәдәниятенә карата ялгыш аңлауны бетерү өчен башлангыч булып тора. Чөнки бу илдә ислам диненә карата тискәре караш яши, ә аның яхшы яклары күзәтелми", ди.

"Мөселман авазы" фестивалында бары тик мәдәни чаралардан гына тормый. Анда азык-төлек, киемнәр дә сатыла. Алар арасында хәтта сәяси шигарьләр белән бастырылган кыска җиңле күлмәкләр дә бар. Ширкәт башлыгы Җим Моррисон, кешеләренең карашын үзгәтү өчен мода оригиналь бер юнәлеш дигән карашта тора:

"Без бастырган күлмәкләр башка сәяси шигарьләрдән бераз аерыла. Алар аны кигән кешеләрнең әйтергә теләгән фикерен чагылдыра. Ул бизәлеш һәм фикер ягыннан матур күренми, шул ук вакытта аралашуга да этәргеч була", ди.
XS
SM
MD
LG