Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Истанбулда җыелган Ислам конференциясeнeң икътисад җыенында әгъза илләрнең сәүдә үсеше һәм хәерчелеккә каршы чаралар каралды.

57 әгъзасы булган Ислам конференциясeнeң чираттагы җыенында икътисадка караган мәсьәләләр каралды.

Истанбулдагы чарада Судан башлыгы Гөмәр әл-Бәшернең катнашу хәбәре дөнья җәмәгатьчелегендә киеренкелекне арттырган иде.

Чөнки Судан башлыгы Гөмәр әл-Бәшер сугыш җинаятьчелегендә гаепләнә. Халыкара сугыш мәхкәмәсе аны кулга алу турында карар чыгарган иде. Шул исәптән аның халыкара җыенга катнашуы аның кулга алынуы мәсьәләсен көн үзәгенә куйды. Әл-Бәшер моннан элек тә Төркиягә килгән иде. Төркия Халыкара сугыш мәхкәмәсенә кул куймаган өчен Судан башлыгын кулга алу кебек бер нияте булмавын баштан белдергән иде.

Төркия рәсмиләре шул ук вакытта Әл-Бәшернең хөкүмәт тарафыннан түгел, ә халыкара оешма тарафыннан чакырылуына басым ясады. Әл-Башернең Дарфур сугыш җинаятьчелеге турында гаепләнүе мәсьәләсендә исә Төркия премьеры Эрдоган: "Күпләп үтерү очрагы булган булса, без Әл-Бәшер белән бу турыда йөзгә-йөз күрешкән булыр идек", дип белдерде.

Ләкин Судан хакимияте соңыннан әл-Бәшернең җыенда катнашмaячагын әйтте. Әл-Бәшер Хортумдагы сәяси сөйләшүләргә катнашуны заруррак күргән.

"Җыенның темасы әл-Бәшер түгел"

Ислам Конференция башлыгы Әкмәләтдин Иhcаноглу, әл-Бәшердән кала җыен алдында әһәмиятлерәк максатлар тора диде:

"Бу форум икътисади максатлар өчен җыела. Икътисад җыенында без ИКО карамагындагы икътисад форумының 25 еллыгын билгелибез. Шулай ук Ислам конференциясе оешмасы төзелүенә дә 40 ел тула. Шул уңайдан анда кемнең катнашуы, яисә катнашмавы мөһим түгел", диде ул.

Ислам конференциясе икътисад хезмәттәшлегенә 25 ел

Җыенның ачылышында чыгыш ясаган Төркия президенты Габдулла Гүл, ашамлык бәяләренең артуы һәм климат үзгәреше кебек мәсьәләләрдә бергә хәрәкәт итүнең әһәмиятенә тукталды. Гүл бу оешма ислам мәдәниятенең яхшы мисалларын һәм аларның тыныч максатын дөньяга чагылдырырга тиеш дип әйтте. Шул уңайдан икътисад форумының 25 еллыгы бу адымны башлау өчен бер форсат булуына басым ясады.

Бер көнлек җыенга Иран башлыгы Әхмәдиниҗат һәм Әфганстан президенты Хамит Карзаи да килгән иде.

Әфганстан иминлеге

Саммит кысаларында Әфган президенты Хамит Карзаи 8 аерым илдән килгән вәкилләр белән очрашты.

Президент Хамит Карзаи катнашкан җыенда Әфганстанның киләчәге турында планнар каралды.

Рәсми булмаган җыенга, Пакстан, Иран, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Согуд Гарәбстаны һәм Гарәп Әмерлегеннән рәсмиләр катнашты.

Әфганстандагы иминлек мәсьәләсе каралган җыенда, Төркия башлыгы Гүл илнең яңабаштан террорчылар оясына әйләнүенә рөхсәт итмәскә чакырды.

Әфганстанда президентлыкка янәдән сайланган Хамит Карзаи да җыенда Әфганстанны якган илләргә рәхмәт әйтте.

Карзаи бу очрашудан файдаланып Әфганстанның бары тик хәрби түгел, ә башка өлкәләрдә дә ярдәмгә ихтыяҗы булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG