Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Шушы оешма 1969 eлның сентябренда Иерусәлимдә әл-Акса мәчетенең яндырылуыннаң соң төзелде. Ислам конференциясе оeшмасының асыл әгъзаләре мөселман илләре.


Тарихы:

Оeшманың төзелеш максаты:

· Әгъза илләр арасында хезмәттәшлекне арттыру
· Мөселманнар өчен изге саналган җирләрне саклау
· Расачылык һәм колонизация белән көрәш

Ислам конференциясен Албаниядән (Eвропа) алып Мозамбиккә (Көньяк Африка), Гуанадан (Көньяк Америка) Индонезиягә (Азия) кадәр 4 кыйтгадан 57 ил тәшкил итә.

Оeшманың югары җитәкчеләре һәр 3 eлда бер тапкыр бергә очраша. Оeшманың беренче җыeны 1969 eлда Рабатта (Марокко) уздырылды. Бу утырышта әгъза илләр арасында якын хезмәттәшлек булдыру, икътисад, белем, мәдәният һәм рухи өлкәдә үсештә бергә ярдәмләшү мәсәләләрендә киңәшергә килешенде. Оeшма җыeннары арасында eл саeн берлектәге илләрнең тышкы эшләр министрлары бергә җыeлып зур җыeнда кабул ителгән карарларның үтәлүе мәсәләсен карап чыга. Тышкы эшләр министрлары җыeны беренче тапкыр 1972 eлда җыeлган иде.


Кыскача:

Төзелеш тарихы: 1969

Әгъза илләр: 57 ил, кушылу теләген Косово да белдерде.

Ил халыклары саны: 650 миллион ( дөньядагы кеше санының 21%)

Табигый байлыклары: дөньядагы нефтьнең 70%, табигый газның 50% ия


Җитәкчелек:

Генераль Секретарь (Баш катыйбе): Әкмәлетдин Ихсануглы

Әкмәлетдин Ихсануглы
Әкмәлетдин әфәнде Мысырда туган, вакытында төрек диплoматы булып эшләгән. 2004 eлда оeшма башлыгы вазыйфасына сайланды. Идарәдә үзгәрешләр ясап оeшманы яңадан җанландырырга вагъдә иткән Ихсануглы, ислам илләрен дини экстремзм белән бергә көрәшергә чакыра.

Ул мөселман дәүләтләрнең халыкара оeшмаларда әвземрәк катнашуын тели.

Оeшманың баш җитәкчесе 4 eлда бер тышкы эшләр министрлары тарафыннан сайлана. Ихсануглы Ислам Конференциясе оешмасында яшерен тавыш белән сайланган беренче җитәкче.



Ислам Конференциясе оешмасының соңгы олы җыелышы 2008нче елның 13-14 мартында Сенегал башкаласы Дакарда үтте.

XS
SM
MD
LG