Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:57

Татарстан Русиядәге мөселман республикасы буларак билгеле. Дөньякүләм Ислам чараларына да Русиядән Татарстан вәкилләре йөри. Хәзер бу урынга Чечня дәгъва кыла.

Чечняда 10 мең кеше сыйдырышлы, диварлары затлы мәрмәр белән эшләнгән мәчет ачылуы, аның белән берәттән Исламга багышланган 2 көнлек халыкара зур конференция уздырылуы, Чечня президенты Рамзан Кадыйровның Согуд Гарәбстанына барып шахзадә белән очрашып аңа Русия премьер-министры Путинның сәламләрен җиткерүе Чечняның Русиядәге ислам мәркәзе булырга теләвенә ачык мисал.

Мәчет ачылышында Чечня президентының бу Европадагы иң зур мәчет дип әйтүе дә инде Казандагы Кол-Шәриф мәчетен икенче урынга күчерде. Чөнки моңа кадәр нәкъ Татарстандагы шушы мәчете Европадагы иң зур мөселман гыйбәдәт йорты дип танытылды.

Путин Чечнядагы мәчет белән соклана
Русия премьер-министры Путинның да Чечняга килеп заманча төзелгән мәчет белән соклануы да күп нәрсә хакында сөйли. Шул чакта ул фәнни чара турында: “Бу конференция Русия өчен Исламның никадәр зур әһәмияткә ия булуын бөтен дөньяга күрсәтә”, диде.

Нәкъ шушы вакыйгалар мохитендә Русиядә исламның бишеге булган Татарстан икенчерәк урынга күчте кебек тоела. Хәтта “Интерфакс” Кавказ республикасы Татарстан белән бу өлкәдә ярышуга кереште, дип язды. Ләкин Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб моның белән килешми.

“Чечня солых шартларына күчтек, тынычлыкка ия булдык, сугыш бетте дигән шигарне дөнья күләмендә үткәрергә тели. Шул сугыш бетү сөенечен күрсәтү һәм чит илдән рухи теләктәшлек алу өчен әлбәттә зур чаралар үткәрмичә булмый”, ди Ягъкуб Чечнядагы соңгы дини вакыйгалар хакында.

Аның сүзләренчә, ислам мәркәзе булу өчен мәдәни-илаһи традиция булырга тиеш.

“Мин моны бер мисал белән генә аңлатыр идем. Быел март аенда чечен телен гарәп хәрефләре нигезендә язуга 100 ел тулды. Ә бит татар телле гарәп әлифбасы әлләничә дистә еллар белән исәпләнә. Исламны кабул итү белән инде татар телендә язма мирасыбыз булдырылды”, дип өсти Вәлиулла хәзрәт.

Аның белән Азатлык радиосының Төньяк Кавказ редакциясе хәбәрчесе Әминә Умарова да килешә.

Вәлиулла Ягъкуб
“Чечня Татарстан белән ничек ярыша алыр икән – белмим, чөнки барлык чаралар күз буяу өчен генә оештырыла. Мисал өчен, зур мәчет ачылды, Европада 10 мең кеше сыйдырышлы иң зур мәчет, диделәр. Ләкин беренче чиратта ул гыйбәдәт йортына йөри торган кешеләрнең тормышын яхшыртырга кирәк һәм Ислам да шуны таләп итә. Ә Кадыйров күрсәтмә өчен генә хәйрия чаралары уздыра, сәдака бирә, мәчетләр ача”, ди ул.

Умарова сүзләренчә, ислам Чечняда бик сәясиләштерелгән. Мисал өчен, шул мәчетне ачканда дәүләт радио-телевиденисендә эшләүче журналистны мөфтинең чыгышын биреп бетермәгән һәм мактау сүзләре булмаган өчен эштән куганнар.

“Кудылар гына түгел, хәтта кыйнадылар да. Шуңа Чечнядагы ислам Татарстандагы белән ярыша алмый. Чөнки Чечняга әле татарлардагы кебек үсеш алган ислам хакында хыялланырга гына кала. Һәрхәлдә Кадыйров җитәкче булганда, бу көтелми”, диде чечен милләтеннән булга Әминә Умарова.

Әлбәттә Чечня президенты Рамзан Кадыйров Русиядә Исламны танытучы республика булыр өчен зур тырышлыклар куя. Әмма бу гына әлегә аз.

“Мәдәнилек, илаһи традицияләр ягыннан бу ике республиканы чагыштырырлык түгел. Татарстан ул Русиянең ислам “кыйбласы”, ягъни төп юнәлеше булып калачак һәм моңа беркем дәгъва кыла алмый”, дигән фикердә тора Вәлиулла Ягъкуб.

XS
SM
MD
LG