Accessibility links

Израил көндәлеге (5) Әл-Акса


Әл-Акса мәчете
Әл-Акса мәчете
Беръяктан, Израилне дин буенча иң толерант дәүләтләрнең берсе дип атап булыр иде. Һәрхәлдә, күпчелеге европача киенгән халык белән рәттән, урамда кара эшләпә, озын кара пальто, озын итеп үстергән чәчен хатын-кызлар шикелле үргән ортодоксаль яһүдне дә; бай сакаллы, ап-ак озын күлмәкле мөселманны да; чапан кигән католик монахларны да еш очратырга мөмкин. Иерусалим шәһәренең төрле почмакларында яһүдләрнең синагогалары, христианнарның чиркәүләре һәм монастырьлары, мөселманнарның мәчетләре очрап тора.

Биредә ислам дине белән бәйле изге урыннар шактый. Ислам динендә Иерусалим шәһәре дә иң изге урын алып тора. Ул урыннар ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйләнгән. Шуларның иң данлыклысы – Әл-Акса мәчете. Белгәнебезчә, Ислам дөньясында рәҗәб аеның 26-27 көне Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Иерусалимга төнге сәяхәте һәм аның Аллаһа Тәгалә янына очып килүенә багышланган Миграҗ киче итеп билгеләнә.

Бу мәчеттә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам аңа кадәр яшәгән пәйгамбәрләрдән Гайсә, Нух, Ибраһим белән намаз укыган. Намаздан соң пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам җиде кат күк аша үтеп Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләшә.

Хәзерге вакытта мөселманнар карамагында булган Әл-Акса мәчете Иске шәһәрнең Гыйбадәтханә тавы (Храмовая гора) башында урнашкан иң мәһабәт бина. Тарих буенча бу тау башында яһүдләрнең беренче храмы патша Шломо тарафыннан 3000 ел элек төзелә. Вавилон патшасы Навухудоносор бу храмны безнең эрага кадәр 586 елда җимерә. 70 елдан соң храм яңадан торгызыла. 2000 ел элек Ирод патша шушы храмны яңадан элекке замандагы шикелле итеп төзеп куя. Безнең эраның 68 елында римлеләр гаскәре храмны яңадан җимерә. Храм бинасы яндырыла, ә ташлары төрле якка таратыла. Храмның хәзерге вакытта Хәсрәт дивары, ягъни Стена плача дип аталган урын гына сакланып кала.

Әл-Акса мәчетенә һәм Хәсрәт диварына керү урыны бергә эшләнгән. Полиция сумкаларны җентекләп тикшергәннән соң тау башына махсус эшләнгән күпер аша менәбез. Мин шунда менгәндә дога кылучы яһүдләр һәм туристлар белән тулы Хәсрәт дивары алдындагы мәйданны фотога төшереп алдым.

Ә тау башында тип-тигез, сирәк урыннарда куаклар утыртылган бик киң мәйдан. Мәйданның ике ягында ике мәчет бинасы. Иң зурысы Әл-Акса мәчете булып чыкты. Биредә инде мөселман-фәләстиннәр хуҗа, алар тәртип саклый, мәчеткә килүчеләрне тикшереп, мөселманнарны гына мәчеткә уздыралар. Дога укый белмәсәң мәчеткә кереп булмый. Безнең группадан бер ханымга мәчеткә керергә рөхсәт бирмәделәр. Мин үзем матур итеп кычкырып дога укый белмәсәм дә “Ля илаһа ил алла, Мөхәммәд рәсүл ул ла. Аллаһы әкбәр!” дигәч керергә рөхсәт бирелде.

Әл-Акса мәчете



Әл-Акса мәчетен эчтән караганда да бинасы искиткеч зур һәм ул матур итеп бизәлгән. Мәчетнең түбәсен биек колонналар тотып тора. Мәйданы футбол уйный торган урын белән чагыштырып булыр иде. Бинаның биеклеге дә шактый, хәтта астан караганда түбә астында күгәрченнәр очканы күренеп кала. Идәнендә матур көнчыгыш орнаментлары белән чуарланган кызыл келәм җәелгән. Марокко патшасы бүләге дип әйттеләр. Биредә берьюлы 5-6 мең кеше намаз укый ала дип аңладым. Без дә бергәләшеп намаз укыдык, истәлеккә Коръән-Кәримне сатып алдык (Коръәнне сатып алырга ярамаса да).

Ал-Акса мәчете түгел, биредән 200-300 метр ераклыкта урнашкан Гомәр (Омар) мәчете бинасы Мөхәммәд пәйгамбәр белән турыдан туры бәйләнгән булып чыкты. Гомәр мәчете исеме Иерусалимны 638 елда яулап алучы, Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булгач та дәүләт һәм дин җитәкчесе итеп сайланган хәлиф исеме белән атала. Ул шәһәрне яулап алгач шушы изге тау башын чистарттыра, тигезләтә һәм дә мәчеткә нигез салдырта.

Гарәпчә Куббат ас-Сахра (кыядагы купол) дип аталган мәчетне дә керетеп исәпләгән Ал Акса хәзерге вакытта ислам дөньясында Мәккәдән кала өченче урында тора. Хәзерге көнгә кадәр ул яхшы сакланган һәм мөселман архитектурасы тудырган иң күркәм мисал булып санала. Юкка гына мөселманнар бу мәчетне Аллаһ йорты, ә Иерусалим шәһәрен әл-Кудс изге (священный), әл-Шәриф затлы (благородный), әл-Мөбәрәк бәхетле, имин (благословенный) дип атый башламаганнардыр.

Бирегә керү өчен дә үзеңнең мөселман икәнлегеңне исбатларга туры килде. Бу алтын гөмбәзле мәчет Мөхәммәд пәйгамбәр дога укыган тау тишеге-мәгарә өстендә салынган икән. Безнең төркемгә тау тишегенә төшәргә рөхсәт иттеләр. Мәгарәнең мәйданы зур түгел, кечкенә бүлмә шикеллерәк булып чыкты. Безнең белән төшкән гарәб Мөхәммәд пәйгамбәрнең намаз укыган, басып торган урынын күрсәтте.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәгарә түбәсендә башы тигән урында әзрәк таш уелып калган икән. Мин үзем дә шул урынга басып карадым һәм Рәсүлебез миннән буйга озынрак булган икән дип уйладым, чөнки минем буем 170 см. Мәгарә уртасында намаздан соң пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм җиде кат күккә очып киткән урыны торба шикелле түбәдә эз калдырган. Фәрит хәзрәт гарәпләрнең сүзләрен тәрҗемә итеп аңлатып барды, Мөхәммәд галәйһиссәлам белән турыдан туры бәйләнгән шушы изге урынга аерым төркемнәрне генә керткәнлеген искәртте.

Әл-Акса, Гомәр мәчетләрендә, алар алдындагы мәйданда халык күп дип әйтеп булмый. Ике мәчет арасында зәйтүн куаклары ышыгында Коръән укыган дистәләгән мөселман һәм сирәк кенә турист төркемнәрен күреп була. Сәбәбен безгә аңлата алмадылар. Мөхәммәт пәйгамбәр белән бәйләнгән урыннанарда мөселманнарның аз булуы аптырашта калдыра.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG