Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Ифтар мәҗлесе узды


Истанбулда татарларның ифтар мәҗлесе Истанбул Бөек шәһәр бәләдиясе тарафыннан төзелгән «Төрек өйләре» комплексында узды.

Ресторанны бер уйгыр ханым җитәкләгәнлектән ашлар төрекләр күнекмәгән ләззәттә булса да, максат ашау булмаганлыктан катнашучылар канәгать булдылар.

Ифтар мәҗлесенең матди ягын Рамил Мәүлетов җитәкләгән «Татарстан» сәүдә йорты, оештыру эшен Идел-Урал җәмгыятенең яңа җитәкчесе Гүлтән Ураллы алып барды. Шушы ифтар мәҗлесендә катнашучылар арасында рәсми шәхесләр дә бар иде. Алар - Истанбул мэры Гүләрнең ике ярдәмчесе Мурат Коҗабаш белән Мостафа Алтынташ.

Мостафа Алтынташның Татарстаннан килгән яшьләргә ярдәм кулы сузуы, чыгышы белән Ногай татары булуы аеруча дикъкатне җәлеп итте.


Татарстанның Истанбулдагы вәкиле Радик Гыйматдинов Казанда булу сәбәпле, аның ярдәмчесе Айдар Гашигуллин вәкиллек итте. Шушы ифтар мәҗлесендә йөздән артык кеше катнашты. Төркиядә укыган татар студентларының саны исә биштән дә артмады.

Шулай ук Кытай, Япониядән Төркиягә күчеп урнашканнар да бик сирәк иде. Төркиядә йөз ел элек күчеп авылларга урнашканнарның буыннары да, татар телен әле дә кулланган Ерак Көнчыгыш татарлары да бар иде.

Истанбулдагы ифтар мәҗлесендә катнашканнар арасында ерактан килгән кунаклар да бар иде. Шуларның берсе профессор Надир Дәүләтнең якын дусты АКШ-та яшәүче пенсиядәге нефть инженеры 82 яшьлек Рауил Сәлиәхтмәт иде. Ул да Кытайда туган. Әти-әнисе Кәшшаф белән Мәдинә Сәлиәхмәтләр Шанһайда татар җәмгыятенең актив әгъзалары булган. Алар уллары белән бергәләп 1950 елларда Төркиягә күченгәннәр. Аннары уллары Рауил исә АКШ-ка урнашкан.


Кунаклар арасында игътибарны җәлеп иткән башка бер кунак - Фәһим Вәлиев иде. Ул улы Рамил белән сый мәҗлесенә катнашты. Фәһим әфәнде Норлатта яши. Биредә беренче мәчетне салган. Хәзер исә мәдрәсә салу белән шөгыльләнә. Киләсе елда Норлат мәдрәсәсе ачылачак ди.

Ифтар мәҗлесенә Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән эшмәкәр Рамил Вафин да бар иде. Ул Истанбулда яшәгән кызын күрергә килгән. Кызы биредә бер ногай татары егетенә кияүгә чыккан. Төрекләр рус кызларын алганда, татар егетләре, алар бик аз санда булса да, татар кызлары белән өйләнешергә тырыша.

Ифтар мәҗлесе Др. Оруч Гүвенчнең музыйка төркеме концерты белән тәмамланды. Гүлтән Ураллы монан соң 15 октябрьдә хәтер көнен уздыру планы турында да әйте.
XS
SM
MD
LG