Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майкл Джексон вафат


"Поп-музыка патшасы" Лос-Анжелес хастаханәсендә йөрәге туктап вафат булды. Дөньяда Джексон кебек җырлары күп сатылган башка җырчы юк.

Поп-музыка патшасы" Майкл Джексон йөрәге туктап вафат булды.

Джексон узган гасырның 80 елларында "популяр музыка патшасына" әйләнде. Аның 1982 елда чыккан "Триллер" альбомының 26 миллион данәсе сатылды.

Советлар Берлегендә үзгәртеп кору чорында Майкл Джексон Швециянең АBBA төркеменнән кала танылган икенче көнбатыш җырчысы иде. Аның Мәскәүдә 1993 ясаган чыгышы көнбатыш мәдәниятенә сусаган Русия халкын шок хәлендә кардырды, дип искә ала белгечләр.

1996 елда Чехия башкаласы Прагада аның тамашасына 150 меңнән артык кеше килде. Джексон сыны кыска вакытка Праганың элек Сталин һәйкәле торган тау башына куелды.

Үзенә генә хас хәрәкәттә биюе, бик югары тавышы һәм сәхнәдә үзен үзенчәлекле тотуы аны барлык җырчылардан аерып торды. Еллар узган саен Джексонның йөзе пластик операцияләр сәбәпле үзгәрде, тән төсе агарды, борыны юкара барды.

Michael Jackson Retrospective
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

Джeксонның сәхнә тормышы

Джексон сәхнәдән читтә йөзенең яртысын каплаган зур кара күзлек киде. Читкә гастрольләргә йөргәндә микроблардан куркып битлек киде.


Җырчы Калифорниядә үзенең утарында дөньядан "читләшеп" яшәде. Бары тик кунакка чакырылган балалар белән аралашканга аны бер малайны җенси эзәрлекләүдә гаепләделәр. Мәхкәмә эшләре Джексонның абруена зур зыян салса да, аның иҗади тормышына тап төшерә алмады.

Майкл Джексон ике атнадан Лондонда 50 концерт бирергә әзерләнә иде. Аның Лондон тамашаларына билетлар 1 секундка 11 билет тизлегендә сатылып беткән иде.

Джексонның өч баласы, ата-анасы һәм 8 бертуган абый-сеңелләре калды.
XS
SM
MD
LG