Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:25

Әл-Җәзирә: Телевидениедә эшләсәң “тыйнак” бул


Әл-Җәзирәдән киткән Либан журналисты Юмана Наммур

Әл-Җәзирәдән киткән Либан журналисты Юмана Наммур

Әл-Җәзирә телевидениесендә эшләгән 5 хатын-кыз баш мөхаррирнең сүзләренә каршылык йөзеннән эштән китте. Мөхаррир аларның эфирга яулык бәйләмичә “артык” бизәнеп чыгуын яратмаган. Якын Көнчыгышта танылган бу журналист ханымнарны Катарда урташкан каналның җитәкчелеге дә якламаган.

Яулык бәйләү, һиҗап кию җәнҗалы инде танылган телевидение - әл Җәзирәгә дә килеп җитте: андагы баш мөхаррир Айман Җабалла яңалыклар укыган 5 хатын-кыз журналистка инде күптән эфирга чыкканда яулык бәйләргә кушкан булган. Гыйнвар аенда телеканалның йөзе булган шушы ханымнар бу хакта югары җитәкчелеккә дә зарланып караган, әмма яклау тапмаган.

“Журналистларның нинди кыяфәттә эфирга чыгуларын телевидение үзе хәл итә. Бу карарлар каналның принциплары һәм кыйбласыннан чыгып кабул ителә”, диелгән Әл-Җәзирә җитәкчелеге хатында.

Юмана Наммур, Лина Заһрәддин, Юлинар Мусса, Лүнә Шибәл һәм Нәүфәр Афли исемле журналист ханымнар бу хәлләргә ризасыллык белдереп эшләреннән китте. Алар чыгышлары белән Либан, Сүрия һәм Тунистан.

Зур ширкәтләрдә булган җәнҗалларда кебек Әл-Җәзирәдә дә бу каршылыклар яулык бәйләүдән баш тартудан гына чыкмаган.

Үз исемен әйтергә теләмәгән башка бер журналист җәнҗалның тамыры тирәнрәк иде, дип сөйләде.
Журналистның нинди кыяфәттә эфирга чыгуын телевидение үзе хәл итә...


Бу хәлләрдән соң бер гарәп илләренә генә түгел, ә хәзер инде инглизчә дә бар дөньяга тапшырулар әзерләүче Әл-Җәзирә каналына, анда ничек киенү кирәклеге турында киңәш бирүче стилист алыначак.

Әл-Җәзирә 1996 елда Катарда оешты, ул шул дәүләтнең әмире акчасына эшли. Тапшырулар гарәп һәм инглиз телләрендә башкала Доһадан алып барыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG