Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин Пикалевогa бара"


Интернетка “Путин Пикалевогa бара” дигән шаян җыр чыкты. Берничә көн эчендә ул бик популярлашып китте.



Агентлыклар язганча, аны 3 миллионлап кеше тыңлаган, берничә радио аны эфирда уйната башлаган.

Русиядәге “Мурзилки International” төркеме “Йожин с Бажин” дигән чех җырына яңа сүзләр язган. Анда Русия премьер-министры Владимир Путинның Пикалевога баруы, андагы проблемаларны тиз генә хәл итүе, кибетләрдә бәяләрне төшертү, Путинның әлегә ил башлыгы булмавын, әмма моның алдагы сайлауларда үзгәрү мөмкинлеге хакында әйтелә.

Киләсе президент темасына барып җиткәч, оригинал жырда булган Йожин исеме килеп чыга.

“Йожин с Бажин” дигән шаян җыр 1978 елда чыккан булса да, соңгы вакытта Чехиядә яңадан популярлашып китә һәм Русия дә тарала башлый. Анда сүз Прага халкын ашаучы һәм сазлыкта яши торган куркыныч җанвар турында бара.
XS
SM
MD
LG