Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер төндә 10 мең уйгыр юкка чыкты"


Рабига Кадыйрның уйгырлар дучар булган фаҗиганы дөньяга аңлату максатында Япониягә баруы, бу ил белән Кытай арасында киеренкелекне арттырды.

Бөтендөнья уйгыр конгрессы рәисе Рабига Кадыйр 5 июльдә Синҗанда кабынып киткән вакыйгалардан соң 10 меңнән артык уйгырның югалуын әйтте.

Япония башкаласы Токиода мәгълүмат чаралары алдында ясаган чыгышында Кадыйр: "Протест чараларында катнашкан якынча 10 мең кеше бер төндә юкка чыкты", дип әйтте. АКШта сөргендә яшәгән Рабига Кадыйр: "Әгәр алар үтерелгән булса, мәетләре кайда? Кулга алынган булса, аларны кайда алып киттеләр?", дигән сорау куйды.

Рабига Кадыйр шулай ук халыкара җәмәгатьчелекнең Синҗандагы канлы фаҗигага карата йомшак реакция күрсәтүенә дә ризасызлык белдерде.

"Халыка җәмәгатьчелек протест чарасының канлы бастырылуына тавышсыз калды. Бу хакта бары тик Төркия генә Кытайга каршы көчле реакция күрсәтте. Мин монда япон халкы һәм хөкүмәтеннән вакыйганы тикшерү эшенә катнашуын сорарга килдем", диде.

Халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать иткәндә Кадыйр югалган кешеләрнең язмышын тикшерү өчен төбәккә бәйсез тикшерү һәяте җибәрүне сорады.

Пекин хакимияте, низаг вакытында күпчелеге хан кытае булган якынча 200 кешенең үлүен белдерә һәм каршылыкны чыгаруда Рабига Кадыйрны гаепли.

Синҗанда соңгы вәзгыять

5 июльдә Синҗан Уйгыр төбәге башкаласы Өремчедә кабынган канлы каршылык вакыйгаларыннан соң шәһәрдә тормыш яңадан үз көенә кайта башлады. Ләкин җитди хәрби күзәтүләргә халык ризасызлык белдерә.


Өремчедә каршылык вакыйгалары сәбәпле машиналар өчен ябылган урамнар, яңадан ачылды. Ләкин чат саен кораллы гаскәр контроле дәвам итә. Төбәктә низаг башлану белән ныгытылган хәрби көчләр саны шул килеш калдырылган.

Төбәк турында хәбәр җиткерергә теләгән чит ил мәгълүмат чараларына чикләүләр дәвам итә.

Һава аланына кергән һәм чыккан хәбәрчеләрнең камералары тикшерелә, төбәк турында төшерелгән фото һәм материаллары тикшерелә, сөртелә.

Канлы вакыйгалардан соң шәһәр кибетләре тулысынча эшли башласа да, сатып алучылар санының шактый кимүе күзәтелә. Уйгыр сатучылар шәһәрдә хәрбиләр торганда халыкның рәхәтләнеп йөри алмавын белдерә.

Хан кытайлары булган мәхәлләләрдә дә халык көндәлек тормышка кире кайткан. Ләкин кичләрен хәрби контроль дәвам итә.

Июль башында тыныч протест чараларының полиция тарафыннан канлы бастырылуы белән чыккан каршылыкта Кытай рәсмиләре 197 кешенең һәлак булуын, 1800-ләп кешенең яралануы белдерде. Ләкин вакыйганы якыннан күзәткән уйгыр активистлары низаг вакытында меңгә якын уйгырның үтерелүен алга сөрә.

бәйле язмалар
XS
SM
MD
LG