Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗлар Көньяк Америкага китә


Дүшәмбедә Чаллыда «КАМАЗ-Мастер» такымын «Дакар-2009» ярышына озату чарасы үтәчәк. Бу узыш 3-18 гыйнвар көннәрендә Көньяк Америкада узачак.

«КАМАЗ-Мастер» такымы узышта өч экипаж белән катнаша. 1-нче экипаж – Владимир Чагин, Сергей Савостин, Эдуард Николаев; 2-нче экипаж – Фирдәвес Кәбиров, Айдар Беляев, Андрей Мокеев; 3-нче экипаж – Илгизәр Мәрдиев, Вячеслав Мизюкаев, Айрат Мәрдиев.

Беренче Көньяк Америка «Дакары» 3-18 гыйнвар көннәрендә Аргентина һәм Чили илләрендә узачак. Анда катнашучылар барлыгы 9578 чакырым юл үтергә тиеш булачак. Узыш Аргентина башкаласы Буэнос-Айреста башлана һәм шунда тәмамлана да.

Узышның Африкадан Америка кыйтгасына күчерелүенә карамастан, яңа «Дакарга» шул ук санда катнашучы килергә теләк белдергән: 188 җиңел машина, 230 мотоцикл, 23 квадроцикл һөм 82 йөк машинасы.
XS
SM
MD
LG