Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камерон Британиядә яңа хөкүмәтне төзү эшенә керешә


Kонсервативлар партиясе җитәкчесе Давид Камерон, Британия тарихында соңгы 70 елда илнең беренче коалиция хөкүмәте төзергә әзерләнә. Парламентта күпчелек урынны алган "консервативлар", парламенттагы иң кечкенә партия "Либерал демократлар" белән берләшергә җыена.

Давид Камерон җитәкчелегендәге консервативлар партиясе узган атнадагы парламент сайлавында күпчелек урынны алган иде. Ләкин алар үз башына хөкүмәт төзү өчен кирәкле күпчелеккә ия була алмады.

Kонсервативлар партиясе намзәте Давид Камерон бүген Британия премьер-министры итеп билгеләнде һәм аңа яңа хөкүмәтне төзү вазыйфасы йөкләнде.

Камеронның премьер итеп билгеләнүе белән Британиядә 13 елдан соң "консервативлар" яңадан хакимияткә килде.

11 майда "Лейбористлар" партиясе намзәте Гордон Браун премьерлык вазыйфасыннан чигенүен игълан иткән иде.

Браунның партиясе "Лейбористлар" 1997 елдан бирле хакимият башында торды.

"Фикер аермалыкларын бер якка ташлаячакбыз"

Дaвид Камерон премьер-министр исеменнән беренче ясаган чыгышында, сайлауда күбрәк урын казанган консервативлар партиясенең "Либераль демократлар" белән коалиция хөкүмәте төзү ниятендә булуын әйтте.

"Либерал демократлар" сайлауда лейбористларга караганда парламентта азрак урын алган иде.

Яңа премьер Камерон беренче ясаган чыгышында, ил алдында икътисади, сәяси реформалар кебек ашыгыч һәм җитди мәсьәләләр торуын, шул уңайдан коалициядәге "Либерал демократлар" белән булган сәяси каршылыкны онытып торып, уртак юл табарга тырышачагын белдерде.

Ил тарихындагы иң яшь җитәкче

43 яшьлек Давид Камерон, соңгы 200 елда Британияне җитәкләгән иң яшь премьер булачак.

Британия патшабикәсе Элизабет IIнче тарафыннан билгеләнгән Давид Камерон чәршәмбедә премьер-министр сараена урнашты.

АКШ президенты Барак Обама Британиянең яңа премьер-министрына шалтыратып тәбрик итте. АКШ белән Британия арасында "хосуси мөнәсәбәтләр" урнашуына басым ясаган Обама Камеронны июль аенда Америкага чакырды.
XS
SM
MD
LG