Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

Икенче дөнья сугышыннан соң Eвропада булган иң канлы һәм күпләп үтерүне оештырган серб башлыгы Карадҗич ниһаять табылды.

Дүшәмбе кулга алынган Босния серблары башлыгы Радован Карадҗич озакламый Һаагтагы сугыш
җинaятьләре мәхкәмәсенә җибәреләчәк.

Радован Карадҗич Eвропада Һолокосттан соң күпләп үтерүне оештырган, меңләгән кешенең тормышын өзгән сугыш җитәкчесе. 13 елдан берле сугыш җинaятьчесе буларак эзләнгән Карадҗичнең дүшәмбе кичен кулга алынуы турында хәбәр ителде.

Карадҗич хәзер кылган канлы золымнары өчен халыкара мәхкәмә алдында җәвап тотачак.

Мәгълүматларга караганда, Карадҗич 13 ел буе башка исем, фамилия һәм документлар белән Белградда яшәгән булган. Сербия президенты Борис Тадич кичә төнлә ясаган белдерүендә, 63 яшьлек Карадҗичнең яшеренгән җиреннән табылып, аның кулга алынуы турында әйтте.

Карадҗичнең кулга алыну хәбәре таралуга, Босния башкаласы Сараевода халык урамга чыгып, әлеге вакыйганы бәйрәм итте. Билгеле булганча, Сараево 1992-96 елларда Карадҗич җитәклегендәге серб көчләре тарафыннан басып алынган иде. 43 ай дәвам иткән сугыш вакытында меңләгән кеше үтерелгән, Eвропадагы иң канлы золымнар Боснияда кылынган иде.

Карадҗич Һаагдагы халыкара җинaятьчелек мәхкәмәсе тарафыннан ике тапкыр сугыш җинaятьчелегендә гаeпләнде. Ул җитәкләгән серб көчләре Сараевоны камап торганда 12 мең гөнаһсыз кешенең гөмерен өзде. Һәм моннан кала ул 1995 елда Сребреницада 8 мең мөселманны күпләп үтерүне оештыруда гаeпләнә.

Радован Карадҗичнең хәзерге кыяфәте
Карадҗичнең кулга алынуы турында белдерү ясаган рәсмиләр, аның кичә Белград шәһәрендә автобуска утырганда кулга алынуын белдерде. Мәгълүматларга караганда, ул үзеннең кем булуын яшереп яшәгән. Танылмау өчен сакал үстергән Карадҗич, Яңа Белград бистәсендә алтернатив медицина үзәгендә эшләгән.

Ялган документлар белән бергә кулга алынганнан соң Карадҗич, Һаагтагы халыкара мәхкәмәсе килешүенә күрә төзелгән Белградтагы сугыш җинaятьчелеге мәхкәмәсенә җибәреләчәк.

Мәхкәмә рәсмиләре Карадҗичнең кулга алынуы, Сербияның Eвропа берлеге шарт итеп куйган сугыш җинaятьчеләрен Һаагга тапшыру таләбенә тугърылыклы булуының булуын күрсәтте.

Карадҗичнең кулга алынуы бүген Eвропа берлегенең Брюсселдә Сербияның берлеккә кушылуы мәсьәләсен сөйләшү җыены вакытына туры килә.

Eвропа берлеге җыены өчен Брюссельгә барган Сербия тышкы эшләр министры Еремич матбугат алдында ясаган чыгышында моңа басым ясап болай диде:

“Без үзебезнең Eвропа берлегендәге киләчәгебез турында бик җитди кайгыртабыз. Һәм без моны кичә күрсәттек. Без Eвропа берлегенә әгъза булырга телибез. Һәм без төбәктәге тынычлык һәм тотрыклыкны саклауда мөһим роль уйнарга телибез”.

Карадҗичнең кулга алынуы шулай ук, 8 меңләп мөселман боснияленең күпләп үтерелгән Сребреница фаҗигасенең 13 еллыгына да туры килә.

XS
SM
MD
LG