Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов Мәскәүдә Русия рәсмиләре белән очрашты. Русия президенты Медведев һәм Кәримов очрашудан соң ясаган чыгышта, Кыргызстанда сәяси тотрыклык урнаштырырга чакырды.

Русия президенты Дмитрий Медведев Үзбәкстан башлыгы Ислам Кәримов белән очрашты. Очрашуда ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләшүләр булды.

Советлaр җимерелгәннән бирле әле дә президент вазыйфасын дәвам иткән Кәримовның Мәскәү сәфәренең максатын Үзәк Азия белгече Санобар Шерматова болай аңлатты:

"Соңгы бер-ике елда мөнәсәбәтләрдәге тигезлек югала башлаган иде. Кайбер килешүләр туктап калды. Чөнки соңгы елларда Русия мәгълүмат чараларында үзбәк хакимиятен тәнкыйть иткән мәкаләләр саны артты. Шуңа күрә ике ил арасында булган проблемаларны хәл итәргә һәм мөнәсәбәтләрне ныгытырга дигән карар булды, күрәсең", диде ул.

2005 елда Үзбәкстанның көнчыгышындагы Әндиҗан вилаятендә протест чараларының көч белән бастырылуы дөнья җәмәгатьчелегендә борчу уяткан иде. Көнбатыш илләре моңа кискен тәнкыйть белдергәннән соң, Үзбәкстан йөзен Мәскәүгә борырга булды һәм бу ил белән мөнәсәбәтләрен көчәйтә башлады.

Башта Үзбәкcтанның көньягында Каршы-Ханабадтагы АКШ хәрби базасы ябылды.

Ташкент шулай ук Русия җитәкчелегендәге Евразия икътисади хезмәттәшлек һәм Уртак иминлек килешүе оешмаларына кушылды.

Кыргызстандагы вакыйгалар

Кәримовның Мәскәү сәфәре элегрәк планлаштырылган булса, Кыргызстандагы вакыйгалар кабыну сәбәпле ул кичектерелгән. Русия фән һәм тарих академиясе профессоры фикеренчә, очрашуның Кыргызстандагы вакыйгалардан соң оештырылуы Русия файдасына булган.

"Энергия өлкәсендәге килешүләр мөһим. Ләкин Кыргызстандагы вакыйгалардан соң ике ил җитәкчесе хәрби һәм иминлек өлкәсендәге килешүләргә игътибарны күбрәк арттырды. Яшерен батырын түгел, Үзбәкстанның көнбатыш белән мөнәсәбәте Русияне борчый", ди ул.

Үзбәкстан башлыгы сөйләшү вакытында күрше Таҗикстан һәм Кыргызстан белән булган низаг турында да фикер алышкан.

Мәгълүм булганча, Мәскәүнең Кыргызстандагы Камбарата гидро-энергия станциясен төзекләндерергә матди ярдәм бирергә килешүе Ташкент хакимиятен ачуландырган иде.

Ташкент Мәскәүнең бу адымына каршы чыга. Үзбәк рәсмиләре бу проектның илдәге суны киметәчәген алга сөрә.

"Бүген Бакиев, иртәгә Кәримовка"

Мәскәү метросы алдында 20 кеше протест уздырды. Алар "Бүген Бакиев, иртәгә Кәримовка" дигән шигарьләр күтәреп торган.

Шерметова фикеренчә, Русия хакимиятенең бу протестны туктатмавы исә Кәримовка үзенчә бер юллама булып тора:

“Гадәттә дус ил башлыгы килсә, Русия хакимияте протест чараларына бик рөхсәт итми. Әгәр Мәскәү хакимияте Үзбәкстанга каршы булган протестлaрны тыймый икән, бу ике ил арасында ниндидер чишелмәгән проблемалар булуын күрсәтә", ди Үзәк Азия белгече Санобар Шерматова.

XS
SM
MD
LG