Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият башында 20 ел. Назарбаев


Үзәк Азияның иң зур һәм иң бай илләреннән саналган Казакъстанда, Нурсолтан Назарбаевның хакимияткә килеүнә нәкъ 20 ел тулды.

Ил бәйсезлеге игълан ителгәннән бирле, Казакъстанда шул ук бер президентның җитәкчелек итүенә карата төрле караш бар.

Кайберләр Назарбаевны илдәге тотрыклык һәм муллыкны булдыручы итеп күрсә, икенчеләр исә аны иреклек һәм демократияне кысучы җитәкче дип атый.


Назарбаев беренче тапкыр 1990 елның апрелендә казакъ парламенты тарафыннан президент итеп сайланган иде. Бер елдан соң илдә рәсми президент сайлавы уздырылды, ләкин президентлыкка бер генә кеше дәгъва иткәнлектән, Назарбаев үзен җиңүче дип игьлан итте.

1995 елда Назарбаевның президентлык мөддәтен озайту өчен ил буйлап реферандум үткәрелде. 1999 елда яңа президент сайлавы узды. Җиңүче кабат Назарбаев булды. Рәсми нәтиҗәләр анын тавышларының 89%-ка җитүен күрсәтте. Әлеге сайлауда да төп нәмзәт Назарбаев иде. Чөнки аның көндәше Әкәҗан Каҗакәлдинга сайлауда катнашырга рөхсәт ителмәде.

2005 елдагы нәтиҗәләр исә элеккеләрдән аерылмый иде, Назарбаев кабат ил президенты итеп сайланды.

Kazakhstan -- A pre-election billboard of the political party Nur Otan in Astana, 16Aug2007
Президент сайлаулары һәм референдум илдәге оппозиция һәм халыкара күзәтүчеләр тарафыннан тәнкыйтьләнде. Алар сайлауның гадел үтмәвен, аның халыкара стандартка туры килмәвен белдерде.

Ләкин бернинди тәнкыйть тә Назарбаевны урыныннан китүенә сәбәп була алмый.

2007 елда ул ил конституциясенә яңа үзгәреш тәкъдим итеп, президент мөддәтен мәңгеләштерде.

Аның президентлыгы вакытында илдә югары дәрәҗәле оппозиция җитәкчеләре кулга алынды, кыйналды, хәтта үтерелде. Әйтик, оппозиция башлыгы Алтынбәк Сарсанбаевның үтерелүе илдә зур шау-шу куптарды.

Мәгълүмат иреклеген яклаучы төркемнәр казакъ хөкүмәтен сүз иреклеген кысуда, интернетны контроль астында тотуда һәм матбугатка бик аз толерантлык күрсәтүдә тәнкыйтьли.

Шулай да, Казакъстан Үзәк Азияның иң бай һәм иң тотрыклы иле булып тора. Күрше ил халыклары яшәү дәрәҗәсен арттыру өчен Казакъстанга бара.

Назарбаев оппозициясе моны илнең җир байлыклары белән аңлата. Казакъстан нефть, газ һәм минералларга бай ил. Ләкин Үзбәкстан һәм Төркмәнстан кебек күрше илләрнең дә җир байлыклары җитәрлек булуына карамастан, Казакъстандагы эш хаклары һәм мөмкинчелекләре бу илләрдән күпкә югары.
XS
SM
MD
LG