Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Мәхкәмә карары буенча Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповка Русия икътисад министрлыгы 2008 елда 82 мең сумга якын акча түләде. Мәхкәмәнең яңа карары буенча Кашапов бу акчаны кире кайтарырга тиеш.

82 мең сум акчаны Русиянең икътисад министрлыгы узган елның 19 декабрендә Чаллыга, Рәфис Кашапов исеменә күчерә. Әлбәттә, ирекле рәвештә түгел, зыян күрүче Кашаповның берничә шикаятеннән соң, акча түләү турында мәхкәмә карары чыгарылган.

Шикаятьнең каскача эчтәлеге мондый: 2003 елда кулга алынгач, үзен яклау өчен Р.Кашапов адвокат яллый. Хатыны Нурзия Кашапова төрмәгә, хастаханәләргә ашамлыклар, дарулар ташый. Рәсми кәгазьләр белән расланган чыгымнар 81 мең 950 сум тәшкил итә. Менә шул акчаны Русия казнасы Кашаповка түләргә мәҗбүр була. Узган ел түләнгән акчаны кире кайтару өчен Русия казнасының Чаллы бүлеге мәхкәмә эшен башлады. Беренче утырыш карары мондый: “Р.Кашаповка матди зыян өчен бирелгән 81950 сум акчаны ул кире кайтарырга тиеш.”

Бу карар уңаеннан “Азатлык” хәбәрчесенә Р.Кашапов: “Мине заманында төрмәгә, аннан психбольницага яптылар. Бик күп мәхкәмәләр узып, бу эшнең дөрес булмавын дәлилләдек. Мәхкәмә аша килгән зыянны түләтә алдык. Килгән зыян 300 мең сумлап булса да, мин 82 мең сум гына алдым. Хәзер бу акчаны да кире алалар.

Бу махсус эшләнә. Ләкин без төшенкелеккә бирелмибез, басымнар булачак. Аңа карап, 82 мең түлисе бар дип, елап утырмыйбыз. Дөрес, гаиләгә авыр булачак. Түли алмасак, өйдәге мөлкәтне алып чыгып китү ихтималы да бар. Элек Чаллы ТИҮенә ярдәм итүчеләр бар иде, хәзер кысылды”, диде.

“Русия империясендә гадел мәхкәмә дигән нәрсә куш тырнаклар эченә алына. Р.Кашапов мисалында бу ачык күренә. Акчаны “гадел мәхкәмә” бирә, аннан шулар ук кире ала. Берсе бирә, берсе ала”, монысы мәхкәмәдә катнашкан Гамил Камалетдинов әйтте.

Кашаповның яклаучысы Габдрахман Җәләлетдинов: “Әлеге мәхкәмә карары гадел түгел. Моңа кадәр 3 мәхкәмә карары гадел иде. Кайбер органнарга бу гадел мәхкәмәләр карарлары ошамады. Алар мәхкәмәгә канунсыз тәэсир ясадылар. Менә 4нче мәхкәмә акчаны кире кайтару турында карар чыгарырга мәҗбүр булды. Мәсьәләне мәхкәмәдән читтә торучы махсус органнар хәл итте”, дигән фикердә.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG