Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каспий мәсьәләсе Ирансыз карала


Каспий ярындагы илләр конференциясе быел беренче тапкыр рәсми булмаган төстә башлана. 11 сентябрьдә Казакъстанның Актауда шәһәрендә узачак конференциягә Иран чакырылмаган.

Каспий ярындагы илләр конференциясе быел беренче тапкыр рәсми булмаган төстә башлана. 11 сентябрьдә Казакъстанның Актауда шәһәрендә узачак конференциягә Иран чакырылмаган.

Азәрбайҗан, Казакъстан, Русия һәм Төркмәнстан җитәкчеләре җомга көнне Актау шәһәрендә очраша.

Рәсми булмаган конференция турында бер ай элек кенә игълан ителде. Каспий ярындагы 5 ил вәкиле катнашырга тиешле конференциягә 5-нче ил Иран чакырылмады.

Италиядә урнашкан еquilibri.net аналитик төркеме өлкән белгече Федерико Бордонаро, бу гадәттән тыш җыен турында болай ди:

"Иранның чакырылмавы бик гаҗәпләндергеч. Иран үзенең саммитка чакырылмавына ачу белдерде. 7 сентябрьдә Русия президенты Медведев белән Газпром югары идарә башлыгы очрашуына күз салсагыз, анда Медведев "берничә көннән Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Төркмәнстан кебек кайбер Каспий илләре белән очрашу булачак", дип әйткән иде. Аның ул вакытта ук "кайбер Каспий иле" белән диюе җыелыш турында кызыксыну уятты", ди ул.

Иранны Каспий илләре төркеменнән читтә тотуны Бордонаро болай аңлата:

"Иранны Каспий төркеме иле буларак кабул итмәү, тарихи фактларга караганда, аңлашыла. Бу очракта Русия белән булган тарихи бәйләнешләр күпкә көчлерәк", ди ул.

Җыенда караласы темаларга килгәндә исә, башта рәсмиләр Каспийның статусын хәл итәргә тырышачак.

Әгәр тарафлар аның статусын диңгез буларак билгеләсә, аны бүлешү ысулы үзгәрәчәк. Ул чагында чикләр илләрнең яр буена карап бүленәчәк. Казакъстан кебек Каспийга яр чиге озынрак булган илләр үзенә зур өлеш алачак.

Әгәр Каспий күл буларак кабул ителсә, һәр илгә тигез өлештә бүленәчәк. Бу очракта Иранга 13 %лык пай кала. Әгәр күл буларак калса, бу Иранның файдасына. Иран Каспий статусын алыштырырга теләми.

Казакъстан тышкы эшләр министры ясаган чыгышында, җыенда статус мәсьәләсе каралмаячагын әйтте.

Каспий җыенында ягулык үткәргеч мәсьәләсе дә мөһим урын ала. Европа Берлеге, Кытай, Һиндстан, Пакстан, Сүрия, Төркия һәм башка дөнья илләре Каспийдагы энергия юллары иминлеген кайгырта. Һәм төбәк газын алу өчен зур көрәш бара.

Бу Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Төркмәнстан кебек илләрнең мәнфәгатенә туры килә. Алар энергия юлларын төзрлеләндерү идеясен яклый. Ләкин вакытында Каспийдагы энергия юлларын үз кулында тоткан Русия, энергия юлларын төрлеләндерүне теләми.

Европа Берлегенең "Nabuccо" газ проекты шул исәптән, Азәрбайҗан, Төркмәнстан һәм бәлки Казакъстаннан һәм Үзбәкстаннан, 31 миллиард кубометр газ алырга планлаштыра. Бу күләм Европа ихтыяҗының бик азын гына тәшкил итсә дә, энергия мәсьәләсендә Русиягә бәйлелекне киметү өчен мөһим адым буларак кабул ителә.
XS
SM
MD
LG