Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

24 мартта Казанда халыкара Сокүк конференциясе узачак. Бу чара “Сокүк – төбәк инфраструктурасы үсешенә яңа мөмкинлек” дигән исем астында үтә.

Cокүк сүзе моннан 5-6 ел элек күпләр өчен бөтенләй ят булса, хәзерге көндә аның мәгънәсе эшкуарлар арасында киң тарала бара. Сокүк нәрсәне аңлата соң?
Cокүк (صكوك) – процентлы табыш китерми торган, шәригатькә туры китереп чыгарылган кыйммәтле кәгазьләр

Cокүк – мөселман хокукы шартларына туры китереп чыгарылган икътисади кыйммәтле кәгазьләр. Әлеге инвестиция сертификатлары хуҗаларына процент бирми, ә алынган активлар күләмендә тигез итеп керемне бүлешү хокукын тәэмин итә. Алар ислам эшкуарларына урта мөддәтле капитал салу мөмкинлеге бирсә дә, мондый кыйммәтле кәгазьләр керем алуны гарантияләми.

Нигезендә нинди килешү булуга карап, сокүкның төрләре үзгәрә. Әйтик, иджара-сокүк, истисна-сокүк, мурабаха-сокүк, мушарака-сокүк, мудараба-сокүк кебек төрләргә бүленеп йөртелә.

Март ахырына таба Казанда үтәчәк Сокүк конференциясе ислам финансларын республикага җәлеп итү ягыннан әһәмиятле чара булып тора. Аны, Татарстан президенты администрациясе булышлыгы белән ислам эшкуарлыгы һәм финансларын үстерү буенча коммерцияле булмаган фонд оештыра.

Шуны да әйтергә кирәк, узган елның 14 декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми сәфәр кысаларында Малайзиядә зур гына очрашулар үткәргән иде.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә ислам икътисады белән якыннан танышкан иде
Куала-Лумпур шәһәрендәге очрашуларның берсендә Татарстан хөкүмәте белән Малайзиянең Амана Рая инвестиция банкы, Күвәйт Финанс Йорты һәм "Линова" ширкәте арасында беренче суверен ислам облигацияләре чыгару проектына хәзерлек буенча протоколга кул куелган иде.

Күп кенә белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстан Русиядә ислам финанслары базарына чыгу проектын тормышка ашыра баручы бердәнбер республика булып тора. Ә менә шушындый зур конференцияләр оештыру ислам финанслары базарын танып-белү өчен бик мөһим юнәлеш үзенчәлеген йөртә.

Казан Сокүк конференциясендә Русиядә сокүк базары үсеше, финанслауда өстәмә чыганак буларак сокүктән файдалану, сокүк чыгару өчен хокукый мәйдан кебек мәсьәләләр тикшереләчәк.

Конференцияне оештыру комитеты вәкиле Айгөл Шәвәлиева сүзләренчә, бу җыенга якын һәм ерак чит илләрдән ислам икътисады белгечләре киләчәк.

“Бу җыенга Русиянең күп кенә төбәкләреннән, Бәйсез Дәүләтләр берлеге илләре, Көньяк-көнчыгыш Азия илләреннән ислам финанслары институтлары, банк вәкилләре, эшмәкәрләр һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эшләүчеләр килер дип көтелә.

Күптән түгел Татарстан белән Малайзия арасында килешү төзелгән иде һәм бу чарага хөрмәтле кунаклар буларак Малайзиядән дә кунаклар көтәбез. Әлеге очрашуда, Татарстанда сокүк кыйммәтле кәгазьләрен бастыру турында мандат та кабул ителәчәк, ди Айгөл Шәвәлиева.

24 мартта Казанда узачак Сокүк конференциясендә "Азатлык" радиосы мәгълүмати партнер буларак катнаша.

XS
SM
MD
LG