Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:14

Гыйракта узган парламент сайлавыннан соң илдәге төркмәннәргә сәяси игътибар арта башлады. Төньяк төбәгеннән сайланган 5 төркмән депутатның парламенттагы позициясе яңа төзеләчәк хакимияткә зур йогынты ясый ала.

Ләкин 7 мартта булган парламент сайлауларында алар җыйган нәтиҗәләр бу күренешне әкренләп үзгәртәчәк сыман.

Сайлауда төркмәннәр үзләренең Гыйракның төньягында көрдләрдән соң икенче зур халык булуын күрсәтте.

Сайланган депутатларның күпчелеге сайлауда җиңгән элекке премьер Ияд Галлавинең милләтче гыйрак партиясе исемлегеннән.

Хәзер төркмән сәяси вәкилләре үз тавышларының башкалада да ишетелүен тели. Моның өчен хәзер мөмкинчелек тә бар.

2005 ел сайлауларында бары тик бер генә депутат чыгара алган төркмәннәр бу юлы күпчелек яшәгән Кәркүк Мосулдан 5 вәкилен чыгара алды.

Төркмәннәрнең яңа коалициягә тәэсире

Истанбулдагы Гыйрак төркмәннәре сүзчесе Орһан Кәтәнәгә: "Хәзер 5 депутатыбыз бар. Хакимият төзүдә зур көндәшлек барган Галлави һәм әл-Мәлики төркеме арасында алар зур роль уйный. Алар бергә хәрәкәт иткән очракта баланс үзгәрә ала", диде.

Бу хәл төркмәннәргә карата игътибарны арттыра. Чөнки калган партияләр мәзһәпләргә күрә бүленгән, шуңа алар арасында зур үзгәреш булыр дип көтелми.

Хәзер Багъдадта барлык тарафлар яңа коалицияне төзү турында бик кызу сөйләшүләр алып бара. Беренче чиратта хакимият төзү мөмкинлеге Галләвинең "Гыйракия" партиясенә бирелә. Шунысы көн кебек ачык, Багъдатта яңа хөкүмәтне төзү бер дә ансат булмаячак. Аның берничә айга сузылуы ихтимал.

Кәркүк һәм төбәк сәясәте

Төркмәннәргә кире кайтсак, Орһан Кәтәнә аларның Гыйрак сәясәтендәге әһәмиятен аңлата:

"Төремәннәрнең беренче максаты - ил бердәмлеген саклау. Алар Кәркүкне Көрд автоном төбәгенә кертү тырышлыкларына каршы чыга", диде.

Элекке сайлауларда шактый көч җыйган көрд сәясәтчеләре илнең җирасты байлыкларына мул көрд автоном төбәгенең көчен тагын да арттырырга тели. Һәм моңа өстәп тирә-яктагы вилаятьләрне дә үзенә кушарга җыена. Озак вакыттан бирле җанисәп узмаган Кәркүктә көрдләр үзләренең күпчелекне тәшкил итүен алга сөрә.

Ләкин вилаять сәясәтен әкренләп аңлый төшкән төркмәннәр моңа каршы чыга. Шул исәптән, яңа коалициядә төбәкне кайсы партия күбрәк якларга вәгъдә итсә, төркмәннәр аны якларга әзер.

Кәркүктә милләтләр көч сынаша

Гыйракның җирасты байлыкларына бай төньяк төбәге Кәркүктә булган милләтләр арасында көч сынашуы кыза бара.

Көрд төбәге җитәкчелеге Кәркүт вилаятен тарихи яктан көрдләрнеке булуын алга сөрә, һәм аны Көрд төбәгенә кертергә тели.

Кәркүктәге төркмәннәр һәм анда яшәгән гарәпләр исә бу фикергә каршы. Төркмәннәр киресенчә, Кәркүкнең тарихи яктан үзенеке булуын белдерә.

Кәркүк һәм төркмәннәр

Госманлыдан элек Сәлчуклы империясе вакытында Кәркүк һәм Гыйракның башка җирләренә урнашкан төркмәннәр әле дә үз мәдәниятен саклап килә. Госманлы империясе вакытында Гыйрактагы төркмәннәргә шактый хокуклар бирелгән. Ләкин Госмнанлы империясе җимерелгәч, төркмәннәр яшәгән җирләр, британ хакимиятендәге Гыйрак җирләрендә кала.

Дистә еллар буена мәдәни яктан басымга дучар булган төркмәннәр 2003 елдан башлап үз мәдәниятен кайтара башлады. Хәзер төбәктә төркмән телендә мәктәп һәм ТВ каналлар эшләп килә. Кәркүк мәдәни яктан Төркиядән ярдәм ала. Ләкин финанс яктан Багдад Кәркүккә ярдәм күрсәтми.

Гыйрактагы төркмәннәрнең саны турында төгәл мәгълүмат юк. Кайбер белгечләр Гыйрак буйлап 3 миллионга якын төркмән яшәве турында фаразлый.

XS
SM
MD
LG