Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары яклаучыларын нинди тормыш көтә?


Кулга алыну, кыйналу һәм көч кулану - Үзбәкстандагы һәрбер кеше хокуклары активистын бу янаулар көтә. Шулай да үзләренә бу куркынычлар янаган мәлдә, алар ник бу эшеннән туктамый?



2005 елда булган һәм канлы бастырылган Андиҗан вакыйгаларыннан соң, Үзбәкстандагы кеше хокуклары торышы дөнья җәмәгатчелеген борчуга салды. Хөкүмәтнең мәктәп балаларын мамык эшендә куллануына, илдә сүз ирегенең кысылуына һәм ришвәтчелек кебек кеше хокукларын бозган хәлләргә каршы хөкүмәткә тәнкыйть белдергән кешеләр исә кулга алына.

Европа берлегенең Үзбәкстанга, кеше хокуклары активистләрын төрмәдән чыгаруы өчен ясаган басымнары нәтиҗәсендә, соңгы айларда берничә активист иреккә чыгарылды.

Шулар арасында 45 яшьлек Мугътәбәр Таҗибаева да бар. Аның иреккә чыгарылуына инде берничә ай үтсә дә, ул төрмәдә күргән михнәтне оныта алмый. Ул әле дә кайсы бер төннәре төшеннән саташып уяна икән:

"Мисал өчен, кайчандыр берәр җирем авыртса яисә нәрсәгәдер эчем пошса, ул төнне төрмә турында начар төшләр күрәм. Ул төнне мин йокымнан куркып уянам. Ни өчен бу хәлдә калсың дип сорасагыз, анда хатын-кызлар һәрвакыт ач, алар кимсетелә, мыскыллана", дип белдерде ул.

Таҗибаева, 2005 елда булган Андиҗан вакыйгалары турында хөкүмәтне тәнкыйтләгән өчен кулга алына. Кеше хокуклары активистлары белдергәнчә, хөкүмәткә каршы күтәрелгән каршылык чараларын, хөкүмәтнең чараны каты кул белән бастыруы сәбәпле йөзлән кеше үлгән иде. Бу фаҗига турында дөньяга хәбәр итәргә һәм аны каты тәнкыйтьләргә ашыккан активистлар исә соңыннан төрмәгә озатылды.


17 төрле гаепләүдән 8 ел төрмәгә хөкем ителгән Таҗиева, 112 көн иң каты шартларда төрмәдә яшәгән. Карангы һәм суык, аның тиздән барлык сәламәтлелегенә зыян китергән. Сәламәтлелеге кискен начарайганга аны чыгарырга булганнар.

Бу хәлләр бары тик Таҗибаева мисалы белән чикләнми. Үзбәкстанда кеше хокукларын яклап, хакимият кылган ялгыш гамәлләрне тәнкыйтьләгән һәрбер активистны, төрмәдә шул ук тормыш көтә. Анда аларны кыйнау һәм мыскыллау көн саен дәвам итә.

Төрмәдәге кешеләр җүнле аш табалмый, дип искә төшерә төрмәдәге елларын Таҗибаева. Төшке һәм кичке аш өчен яңгыр һәм кар астында сәгатләрчә аш көтәргә туры килә иде. Ләкин иң аянычы, дәүләтнен якыннарына да зыян китерәчәгеннән куркып яшәү, алар турында кайгыру - активистлар өчен төрмәдәге иң авыр хәл шушы, ди Таҗибаева.

Таҗибаева хәзер Германиядә, ул aнда дәваланачак. Бу ай ахырында кеше хокуклары буенча кылган батырлыгы Мартин Энналс исемендәге кеше хокукларын яклау бүлеген алачак. Шулай да ул Германиядә озак торырга ниятләнми. Ул иленә кайтып, кеше хокуклары өчен көрәшне туктаган җиреннән дәвам иттерергә хыяллана.

Кеше хокуклары активистлары, шаһит булган хаксызлыкка каршы тәнкыйть белдерергә курыкмый. Чөнки алар бу турыда кемдер берәр нәрсә кылырга тиеш дип уйлый, ди Парижда урнашкан кеше хокуклары күзәтүләре бүлеге башлыгы Елсе Видал.

Видал, күргән михнәтләргә каршы әле дә кеше хокукларың яклауны дәвам иткән кешеләрнең бу омтылышының сәбәбен аңлатырга теләп: "Үзбәк активистлары гади кешеләр. Алар илләренең язмышын алыштырачак карарларга каршы тавыш күтәрүдә үзләрен җаваплы хис итә. Танылган бер үзбәк активисты сүзе искә төшә, әгәр бер кем тавыш чыгармый икән, хәлләр тагын да начараячак" ди.
XS
SM
MD
LG