Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыбрыс низагы яңа президент кулында


Төньяк Кыбрыста узган президентлык сайлавында тавышларның 50.3 %ын җыйган премьер Дәрвиш Эроглу казанды. Көньяк Кыбрыс хөкүмәте сайлауда милләтче Эроглуның җиңүен тынычлык сөйләшүләрендә "тискәре" тәрәккыят буларак атады.

Кипрның төньягындагы Кыбрыс Төрек җөмһүриятендә узган президент сайлавында милләтче Дәрвиш Эроглу җиңде. Бу тәрәккыят Кыбрысның (Кипрның) грек өлешендә бик уңай каршы алынмаса да, Эроглу икегә бүленгән утрауда тынычлык сөйләшүләренә игътибарны арттырырга вәгъдә итә.

Көньякта грек, төньякта исә төрек хакимияте буларак "икегә" бүленгән Кыбрыс утравында ике тараф арасында сәяси киеренкелек әле дә чишелеш таба алмады. Бу низаг Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалык процессында да озак еллардан бирле киртә булып тора.

Якшәмбе көнне узган сайлауда Эроглу тавышларның 50%тан артыгын җыйды. Элекке президент Гали Талат исә 43% тавыш җыя алды. Эроглу бәйсезлек идеясен яклый.

Көньяк Грек Кыбрыс хөкүмәте сүзчесе грекларның сайлау нәтиҗәләре белән канәгать булмавын белдерде. Грек ягы яңа президентны тынычлык сөйләшүен дәвам иттерү өчен тиз арада чаралар күрергә чакырды.

Анкара Талатны күбрәк яклый иде. Мәһмәт Гали Талат Төркиядә БМО яклавындагы тынычлык сөйләшүләрендә салмак сәясәте белән искә алына.

Төркия премьеры Тайип Эрдоган тынычлык сөйләшүләренә басым ясады.

"Сайлауда кем сайланса да, ул президент тынычлык сөйләшүләрен җитди рәвештә дәвам иттерергә тиеш. Бу максат химаяче ил Төркия тарафыннан куелган. Аны дәвам иттерү кирәк", дип әйтте.

Төркия премьеры ел ахырына кадәр бу мәсьәләдә чишелеш табылырга тиеш дигән карашта. Эрдоган "Проблеманың өстәлдә каралмаган килеш, ике тарафны да борчуга сала", дип әйтте.

Билгеле булганча, Европа Берлегенә әгъза Көньяк Грек ягы, бүленешкә чара табылганчыга кадәр Төркиянең Eвропа Берлегенә әгъзалыгына каршы тора.

Лефкошада журналистлар алдында ясаган чыгышында Эроглу, тынычлык сөйләшүләрен дәвам иттерәчәген әйтте:

"Төньяк һәм Көньякта төрек белән грек кыбрыслылар арасында ниләр булып ятканын яхшы беләм. Шул исәптән мин утраудагы низагның чишелүен телим, хәтта тынычлык сөйләшүенә кмиртә булуымны алга сөргән - кешеләрдән тагын да күбрәк", диде.

Греклар белән төрекләр арасында чыккан сугыштан соң 1974 елда Кыбрыс икегә бүленгән иде.
XS
SM
MD
LG