Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

Кыргыз журналистын биек бинадан кем ыргыткан?


Кыргызстан журналисты Геннадий Павлюк ташланган бина

Кыргызстан журналисты Геннадий Павлюк ташланган бина

Бер атна чамасы элек кул-аякларын бәйләп биек бинадан ташланган Кыргызстан журналисты Геннадий Павлюк хастаханәдә үлде. Полиция язучының үлү сәбәбен тикшергәндә, илдә сүз иреге мәсьәләсе кешеләрне кабат борчый башлады.

Кыргызстан оппозициясен бүген тынлык каплады. Ил оппозициясенең матбугаттагы тавышы булган Геннадий Павлюк узган атна Казакъстанда бер биек бинадан җиргә егылып төшүе хәбәр ителгән иде. Бу хәлдән соң бер атна узгач, язучы вафат булды.

16 декабрь көнне Павлюкның гәүдәсе Алматы шәһәрендә зур бер бина алдында табыла. Төрле җирләреннән яраланган язучының күп кенә сөяге сынган. Куллары һәм аяклары бәйләнгән килеш бинадан җиргә төшкән язучының, соңыннан бинадан үзе егылып төшмәве, берәрсе тарафыннан ыргытылган булуы ачыклана. Бу хәбәрдән соң полиция Павлюк эшен тәфсилләп тикшерә башлады.

40 яшьлек язучы фаҗигадан соң үз аңына кайта алмыйча, Алматы хастаханәсендә бер атнадан вафат була.

Павлюкның исемен Кыргызстандагы кайбер мәшһүр газет битләрендә күреп була иде. Ул Бикшкәктә чыгарылган атналык "Аргуметы и Факты" һәм "Комсолмолская Правда"ның Кыргызтан кушымтасында баш мөхәррирлек эшен башкарды. Урыс асыллы Павлюк язмаларын Ибрагим Рустамек исеме белән бастыра иде.

Якташлары аның үтерелүен матбугат иреклегенә зур һөҗүм буларак атады.

Ул оппозицияне яклый һәм хөкүмәткә каты тәнкыйть белдерә иде. Аның нәкъ бу омтылышы үлеменә китерде дигән фаразлар көчәйде.

Павлюкның якын киләчәктә оппозиция эчтәлекле бер интернет проекты булган. "atameken.kg" дип аталган сәхифә оппозиция партия исеменә аваздаш.

"Җинаятьнең асылында сәясәт ята"

Бу ай башында Ата-мекен оппозиция партиясе башлыгы Өмурбәк Текебаев Павлюк белән сөйләшә. Текебаев сүзләренә караганда, Павлюк чираттагы эш буларак веб сәхифәне гамәлгә ашыру максатын куйган булган.

"atameken.kg" партиянең рәсми сәхифәсе буларак түгел, ә бәйсез ватанпәрвар бер сәхифә булачак иде, дип әйтә Текебаев.

Дүшәмбедә партия башлыгы Текебаев Павлюкка булган һөҗүмне Кыргызстандагы сүз иреген кысу тырышлыгы буларак бәяләгән иде.

"Минемчә, бу җинаять асылында сәясәт ята. Бу Кыргызстандагы сүз иреген кысуга юнәлдерелгән башка бер һөҗүм", ди Текебаев. "Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә ул, Павлюкның соңгы көннәрдә хөкүмәтнең яңа планнарын аңлаткан мәкаләләр белән бергә берничә тәнкыйть мәкаләсе дә чыгаруын әйтә.

2006 елдан бирле журналистларга каршы 60 һөҗүм

Кыргыз хакимияте күргән гамәлләр оппозиция тарафында зур каршылык тудыра. Шул сәбәпле соңгы елларда хөкүмәтне тәнкыйтьләгән мәкаләләр еш дөнья күрә башлады. Шулай ук бу мәкаләләрне нәшир иткән журналистларга каршы басымнар да арта.

Соңгы мисал Павлюкка булган һөҗүм, илдәге сүз иреклеге һәм язучыларның иминлеге мәсьәләсен тагын бер тапкыр көн үзәгенә куйды.

Парламенттагы Социаль-Демократ партиясе, 2006 елдан бирле Кыргызстанда журналистларга каршы 60 төрле һөҗүм очрагы булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG