Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта хөкүмәт язмышы көрдләр кулында


Гыйракта парламент сайлавыннан соң 7 ай узды, ләкин илдә хөкүмәт төзелә алмады. Бу көрчеккә терәлгән сәяси вәзгыятьтә хөкүмәт язмышы көрдләр кулында кебек.

Гыйракта сайлаудан соң ил парламентында тынлык урнашты. 7 айдан бирле ил мәҗлесендә нибары бер генә утырыш кына узды. Ләкин бу утырышта да ил премьеры сайлана алмыйча, парламент ялга таралды. Гыйрак сәясәтчеләре яңа хөкүмәт төзү өчен сарыф иткән вакыт белән дөньяда рекорд куя сыман.

Гыйракның төньягында яшәгән көрдләр хөкүмәт сөйләшүләрендә хәзергәчә актив катнашмады. Ләкин дәүләт башлыгы Җәлал Талабани һәм Тышкы эшләр министры Һошьяр Зәбаринең тәэсирен искә алганда, көрдләрнең Багдад сәясәтеннән әлләни читтә тормавы күренә. Алар икесе дә чыгышы белән көрд һәм Гыйрак сәясәтендә мөһим роль уйный.

"Cайлау хокукы - көрдләрдә"

7 айдан бирле нәтиҗәләнмәгән хөкүмәт сөйләшүләрендә соңгы ачкычның көрд сәясәтчеләре кулында булуы турында фаразлар арта бара.

Гыйраклы сәясәт белгече Салам Смейсен, "кемнең премьер-министр буласын көрдләр карар итәчәк" дигән сүзләр йөрүен әйтә. Аның фикеренчә, көрдләрнең Гыйрак сәясәтендә мөһим тәэсире бар. "Бу юлы сайлау хокукы - көрдләрдә", ди ул.

Ххөкүмәтне төзү өчен партияләр мәҗлестәге күпчелек урынны алырга тиеш. Ягъни, ким дигәндә163 урынга ия булу шарт.

Ләкин бер генә партия дә күпчелеккә ирешә алмады. Аллавинең Гыйракия иттифагы партиясе сайлауда бик аз аерма белән беренче булып чыккан иде, аның 91 урыны бар.

Премьер Нури әл-Маилкинең Хокук дәүләте партиясе мәҗлестә 89 урын алды.

Моктада әс-Садыр җитәкчелегендәге башка шигый партиянең исә 39 урыны бар.

39 урынлы шигый партия әл-Маликине якларга карар биргән иде. Ләкин әлегә нәтиҗә юк.

Хәзер бу очракта көрдләрнең мәҗлестәге 57 урыны хәлиткеч роль уйный ала.

Хокук дәүләте коалициясен яклаган очракта көрдләр барлыгы 185 урын белән әл-Маликине премьер итеп китерә ала.

Икенче вариант, көрдләр Гыйракия иттифагын яклаган очракта исә барлыгы 175 урын белән Аллави хөкүмәт башына сайлана ала.

Гыйрактагы көрдләр ил сәясәтендә бик мөһим тигезлекне саклавын яхшы аңлый. Һәм бу хәлдән мөмкин булган кадәр файдаланырга тели.

Көрдләр таләпләрендә каты тора

Гыйраклы көрд депутат Мәхмүт Госман сүзләренә караганда, көрдләрне күндерү алай ук ансат түгел.

"Депутатлар парламентта халыкны вәкиллек итә, аларның таләпләре бар һәм алар бу таләпләрне сөйләшүләр вакытында күтәрәчәк. Кайсы блок бу таләпләрне күбрәк якласа, көрдләр аңа кушылачак. Алай ук тиз бирешмәячәкләр", ди Госман.

Гыйраклы көрдләр кулында 19 маддәдән торган таләп исемлеге бар. Бу таләпләр арасында нефтькә бай Кәркүкнең дәрәҗәсе һәм автоном көрд төбәгенә нефть килешүен үзе хәл итү хокукын бирү кебек шартлар урын ала.

Көрдләр хәзер буш вәгъдәләр түгел, ә конкрет адымнар көтә. Гыйракта хөкүмәт төзү өчен сөйләшүләр якын киләчәктә тиз генә тәмамланыр дип тә көтелми.

Ләкин бер генә әйбер ачык - көрдләр хөкүмәт төзелешендә хәлиткеч роль уйный ала.
XS
SM
MD
LG