Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

Гыйракның көрд автаном төбәгендә узган сайлауның соңгы нәтиҗәләре билгеле булганда, оппозициянең дә шактый тавыш җыюы игътибарны җәлеп итә.

Ачыкланган беренче нәтиҗәләргә караганда, Мәсуд Бәрзани җитәкчелегендәге Көрдестан Демократ партиясе белән Җәлал Тәлабанинең Көрд ватанпәрвәрләр партиясе каршында Горан, ягъни оппозициядәге "үзгәреш" партиясенең дә җитди санда тавыш җыюы күренә.


Үзгәреш партиясе, көрд төбәге парламентында 111 урынның 1/4 өлешен казануын алга сөрә. Әгәр партия чыннан да үзе фаразлаган күләмдә тавыш җыя икән, бу төбәктә хәзергечә гел җиңеп килгән ике көрд партия каршына оппозиция килеп басачак.

Бу исә хакимият эчендә хәрәмләшү һәм коррупция булуын алга сөргән оппозиция бәхәсләрен яңадан көн тәртебенә куячак..

Үзгәреш партиясе башлыгы Ноширван Мустафа, Көрд ватанпәрвәрләр партиясендә югары дәрәҗәле вәкил вазыйфасыннан аерылып, үз оппозиция партиясен төзегән иде.

Бәрзани яңадан президент


Беренче тапкыр турыдан-туры халык тавышы белән сайланган төбәк башлыгы вазыйфасына яңадан Мәсуд Бәрзани сайланыр дип фаразлана.

Мәсуд Бәрзани
Көрд демократ партиясе вәкиле Фуад Хөсәен, агымдагы президент Бәрзаинең якынча 70% тавыш белән яңадан төбәк башлыгы булып калачагын белдерде.

Шимбә көн булган сайлауда тавыш биргән төбәк президенты Мәсуд Бәрзаи: "Бу сайлау үзәк Бәгъдад хакимияте белән булган каршылыкны бетерү өчен, яхшы бер адым булыр", дигән теләк белдергән иде.

Көрд башлыгы шулай ук: "Барлык күрше илләр белән, бигрәк тә - Төркия белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылабыз", дип әйтте.

Көрдестанда сайлау һәм Төркия

Соңгы көннәрдә көрд проблемы янә игътибар үзәгенә меңгән Төркиядә дә Гыйракның Көрдестан төбәгендәге сайлаулар якыннан күзәтелде. Сайлау турындагы комментарларда, сайлауның Төркия белән Америка тәэсирендә баруын һәм инде аның күбрәк төбәк эчендәге сәяси көчләр ярышына әйләнүенә басым ясалды.

Чикнең икенче ягы Төркия
Сайлау чараларында элеккечә "Зур Көрдестан һәм бәйсезлек" шигарьләренең кулланылмавын, моның урынына сайлауда күбрәк партияләрнең көч ярышына керүенә игътибар бирелде. Бу аргуметны исә язучылар Төркиянең иминлегенә янаган ПККның Гыйрактагы йөзе ПЧДК партиясе яклавындагы партиянең сайлауга керүенә рөхсәт ителмәве белән аңлатты.

Кыскасы, Гыйрак белән Төркия арасындагы иң зур низаг ПККның сайлауга тәэсир итмәве Төркияне тынычландырды. Моңа өстәп Төркия иминлегенә яный алачак икенче мәсьәлә "Көрдестан канституциясе референдумы" кичектерелеп килә.

Шулай ук Әрбил һәм башка төньяк вилаятьләрне сайлау нәтиҗәләре кайгысы урап алганда, бүген Анкарада, Төркия, Америка һәм Гыйрак рәсмиләре арасында "Көрд төбәгендәге ПКК террор оешмасын юкка чыгару өчен башкарылачак эшләр" турында махсус җыен узды.

Үзәк хакимият белән низаг


Сайлау һичшиксез этник, дини һәм иң әһәмиятлесе җир асты байлыклары булган Гыйракның Төньяк төбәге белән Үзәк хакимият арасындагы мөнәсәбәткә дә турыдан-туры тәэсир итәчәк.

Билгеле булганча, төбәктәге җир асты байлыклары һәм Кәркүк мәсьәләсе турында каршылыклар дәвам итә. Бу очракта оппозиция партиясенең дә хакимияттәге ике көрд партиясе белән уртак карашта торуы игътибарны җәлеп итә.

Ләкин көрд төбәге премьер-министры Нәчирван Барзани, көрд хакимиятенең Бәгдад хакимияте белән булган низагны чишүдә бөгелүчән сәясәт башларга әзер булуын әйтә:

2011 елда илдәге хәрбиләрен тәмам чигәргә җыенган Обама хакимияте дә Гыйракта бер дәүләт астында бердәмлекне саклау сәясәтен яклый.

XS
SM
MD
LG