Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея һөҗүм белән яный


Пхеньян хакимияте Көньяк Корея белән 1953 елда килешенгән атышларны туктату килешүеннән баш тартуын игълан итте.

Пхеньян хакимияте 5 якынара ракета сынап һәм плотониум җитештерү корылмасын яңадан ачып, дөнья җәмәгатьчелегенең өндәүләренә буйсынмавын дәвам итә. Пхеньян, Көньяк Кореяның АКШ җитәкчелегендәге "коралсызлану чарасына" катнашу карарына ризасызлык белдереп, моңа корал белән каршы чыга алачагы турында кисәтте.


Коралсызлану чарасы, төбәк диңгезендә атом матдәләрен ташуда шикләнелгән көймәләрне тикшерүне максат итеп куя.

Купләп үтерү коралларының канунсыз таралуын туктату максатында уздырылган уртак чарага катнашкан илләр, шикленелгән көймәләрне тикшерү вәкаләтенә ия.

АКШ, Франция һәм Япониянең каты тәнкыйть белдерүенә җавап итеп, Пхеньян бүген яңа ракетасын сынады.

Япония парламент рәисе урынбасары Такео Кавамура исә, Төньяк Кореяның "ялгыш юлда" баруын әйтте:

"Төньяк Кореяның БМО иминлек шурасы карарларына буйсынырга теләмәве һәм моңа өстәп шурадан әле гафу үтенүне көтүе, аның чыннан да адашуын күрсәтә. Ул бу хәрәкәте белән халыкара җәмәгатьчелек фикеренә игътибар итмәвен күрсәтте”, диде ул.


Төньяк Корея бары тик атом күнегүләре белән чикләнми, ул шул ук вакытта ракета җитештерүгә дә зур көч сала. Төньяк Кореяның узган ай ясаган ракета сынавы, аның Аляскага кадәр җитә алырлык еракара ракеталарга ия булуын дәлилләде.

Төньяк Кореяның БМОдагы вәкиле Пак Ток Һун, ракета сынавның илнең саклану системының бер өлеше булуын әйтте.

"Дошман эзләү сәясәтен ташларга кирәк, бигрәк тә АКШ белән Япониягә. Безнең үз-үзебезне саклаудан кала, бернинди начар максатыбыз юк", диде.


Ләкин дөньяда бик күп ил Пхеньянның бу максатларына шик белән карый. Төньяк Корея хәзер атом коралларын кечерәйтергә һәм аны ракета белән җибәрә алырлык хәлгә китерү белән мәшгуль. Шулай итеп, Пхеньян берьюлы ракета һәм атом коралына ия булырга, атом көче булырга җыена.

АКШ рәсмиләре башта Пхеньянны атом технологияләрен Сурия һәм башка илләргә сатарга тырышуда гаепләгән иде.
Төньяк Корея исә үзенә каршы булган барлык гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG