Accessibility links

Кайнар хәбәр

Koрея ярымутравында киеренкелек арта


Пхеньян Көньяк Корея белән АКШның чик буенда алып барачак уртак хәрби күнегүләрнең төбәкне сугышка этәрә алачагы турында кисәтте.

АКШ сугыш көймәләре якшәмбе көнгә планлаштырылган уртак хәрби күнегү чараларында катнашу өчен Сары диңгезгә таба юл ала.

Хәрби көймәләргә атом ягулыгы белән эшләгән зур бер очкыч көймәсе җитәкчелек итә.

Көньяк Корея һәм аның беректәше АКШ тарафыннан үз чигенә якын җирдә уздырылачак хәрби чаралар Пхеньян хакимиятенең ачуын чыгарды.

"Сеул белән АКШның чик буенда уртак чаралар уздыруы төбәктә сугыш куркынычын арттырачак", дип белдерә Төньяк Корея ягы.

Йонпьең утравындагы низаг

Мәгълүм булганча, 23 ноябрьдә ике ил арасындагы чик буена якын урнашкан Йонпьең утравындагы һөҗүм киеренкелекне көтелмәгәндә арттырып җибәрде.
Kорея низагы тарихы

Һөҗүм Көньяк Корея хәрбиләре Сары диңгездәге бәхәсле чик буенда гадәти хәрби күнегүләр үткәргән чакта башлана.

Төньяк Корея моңа ут белән каршылык күрсәтте. Бу ике ил арасындагы сугыштан соң Корея ярымутравында булган иң зур кораллы каршылык буларак аталды.

Төньяк Корея исә беренче булып һөҗүм иткәнлеген кире кагып, Сеулның һөҗүменә җавап буларак ут ачканлыгын белдерә.

Берьяктан, киеренкелек артканда АКШ хәрби көчләре башлыгы Вальтер Шарп Йонпьең утравына барып, андагы хәлләр белән танышты.

Вальтер Төньяк Кореяны һөҗүмнәр турында кисәтте:

"Сәфәр вакытында алган мәгълүматлар һәм күзәтүләрем нәтиҗәсендә бу утрауга Төньяк Корея тарафыннан һөҗүм булуын аңладым. Бу тынычлык килешүенә каршы. Без АКШ дәүләт хәрби идарәсе буларак вакыйганы тулысынча тикшерәчәкбез. Шул ук вакытта Төньяк Кореяны атышларны туктатырга чакырабыз", диде ул.

һөҗүм булган Йонпьең утравы

Көньяк саклану министры эшеннән китте


Һөҗүм каршында тиз арада тиешле чаралар күрә алмау өчен тәнкыйтьләнгән Көньяк Корея Саклану министры Ким Тай Йонг исә кичә вазыйфасыннан китте.

Көньяк Корея президенты Ли Мең Бак илнең яңа Саклану министры итеп Көньяк Корея кораллы көчләре идарә башлыклары комитетының элекке җитәкчесе Ким Кван Чинны билгеләде.

Кытай тарафсыз

АКШ белән Көньяк Корея арасында узачак хәрби күнегүләрнең һөҗүмгә кадәр үк планлаштырылган булуына карамастан, 4 көн дәвам итәчәк хәрби күнегүләр Төньяк Кореяга беректәш булган Кытайны уңайсыз хәлгә куя.

Шулай ук Кытай, соңгы вакытта туган киеренкелектә тараф сайламыйча, ике илне тынычланырга чакырган иде.

Күнегүләр узачак низаглы Көнбатыш чик буенда март аенда бер Көньяк Корея көймәсенең батуы сәбәпле, 46 Көньяк хәрбие һәлак булган иде.

Халыкара тикшеренү шурасы чыгарган хисапта көймә Төньяк Корея тарафыннан батырылган дип нәтиҗә чыгарылды. Пхеньян исә бу гаепләүне катгый кире кага.
XS
SM
MD
LG